Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Унбер яшьлек Буа малае “Ак Барс” клубы уенчысы булды

Рүзәл бүгенге көндә 65 гол авторы, 100дән артык гол кертүчегә шайба тапшыручы.

Буа муниципаль районы рәсми сайтында чыккан хәбәр буенча, 11 яшьлек Буа малае Рүзәл Алтынбаев инде тәҗрибәле хоккейчы – соңгы өч айда Казанның данлыклы “Ак Барс” клубы уенчысы булган.

"Мин хоккей белән 4 яшьтән бирле шөгыльләнәм. Бию түгәрәгенә дә йөреп карадым, тик спортка күбрәк тартылдым. Ә өч ай элек “Ак Барс” клубына чакырылуым хакында әтигә шалтыратып әйткәннәр. Бу хәбәрне ишеткәч, сөенгәнемне белсәгез", – дип шатлыгын уртаклашкан Рүзәл.

Рүзәл республиканың, Россиянең төрле шәһәрләреннән җыелган яшь спортчылардан торган 28 кешелек юниорлар хоккей командасы составына кертелгән.

"Уенда ул уң як һөҗүм итүче позициясендә. Егет алдан саклаучы булып уйнарга теләсә дә, Буадагы тренеры Иван Масленцев аны һөҗүм итүче ролендә күрә. Остазның сиземләве дөрескә туры килә. Рүзәл бүгенге көндә 65 гол авторы, 100дән күбрәк тапкыр гол кертүчегә шайба тапшыручы! Ә бер гол кертүе турында ул аеруча яратып сөйли. Сочи шәһәрендә узган турнирда капитаны Самат Хөсәенов белән уенның соңгы минутларында керткән ул алканы", дип хәбәр ителә Буа сайтында.

Рүзәлне команда белән яхшы уен гына түгел, ә бозны танылган хоккейчылар белән бүлешү дә горурландыра. Күптән түгел генә Данис Зарипов алар командасы янына килеп хәлләрен сорашкан. Рүзәлгә һәм аның иптәшләренә: “Оста хоккейчы буласыгыз килсә, тренерның сүзен тыңлагыз, иң мөһиме – җиңелгәч, артка китәргә кирәкми, ә җиңәм, дип алга гына ыргылырга кирәк”, – дип киңәшләрен биргән.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев