Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

УНИКС Европа Кубогының чираттагы этабына чыкты

Ярышлар 8-нче гыйнварда башлана.

УНИКС, Төркиянең «Дарушафака» клубына каршы узган уен нәтиҗәләре буенча, Ауропа Кубогының чираттагы этабына чыкты. Казан командасы үз мәйданчыгында 71: 68 исәбе белән җиңү яулады.

Көннең иң нәтиҗәле уенчылары Эррик Макколлум, Михаил Колесников, Реймар Морган, Джамар Смит һәм Алекс Тайс булды.

Европа Кубогының төркем турниры нәтиҗәләре буенча казанлылар дүрт җиңелү белән алты җиңү яулады. Беренчелекнең киләсе этабы 8-нче гыйнварда башлана.

«УНИКС» агымдагы елның соңгы уенын 27-нче декабрьдә Красноярск шәһәрендә «Енисей»га каршы уздырачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев