Ватандашлар аралаша... Спорт аша
Казанда тагын бер спорт чарасы гөрли. 13–19 май көннәрендә шәһәрдә IV Бөтендөнья яшь ватандашлар уеннары уза. Татарстан уеннарның финал ярышларын кабул итә. Казанга бары тик иң-иңнәр генә килгән. Сайлап алу турлары исә төрле илләрдә үткән. Быел үз спортчыларын беренче тапкыр Албания, Бөекбритания, Мисыр, Иордания, Исландия, Кипр, Көньяк Корея, Македония, Фәләстыйн, Сүрия, Хорватия һәм Швейцария тәкъдим итә.
Чараны оештыручылар матбугат конференциясендә катнашты. Кайчандыр “Бердәм Россия” партиясе депутатлары инициативасы белән үсеш алган әлеге уеннар быел сизелерлек дәрәҗәдә үзгәреш кичереп, киңәеп үтәргә тиеш. РФ Дәүләт Думасының VII чакырылышы депутаты Отари Аршба әйтүенчә, әлеге проект партиянеке булып башлангыч алган чорда 30 илдән 450 бала катнашкан. Бүген исә күрсәткечләр үскән, география дә киңәйгән: катнашучылар саны 600дән артык. “Бу статистика һәм географиянең киңәюе – Россияне башка илләрдән аерырга тырышуга турыдан-туры җавап. Шулай ук бу Россияне изоляцияләргә тырышуның мәгънәсез һәм мөмкин түгел икәнлеген дә күрсәтә. Безнең ватандашлар болай да иң таркалганнардан санала. Бу хакта Президентыбыз Владимир Путинның да әйткәне бар. 30 млн ватандашыбыз бүген чит илдә яши. Моның сәбәпләре төрле – сугышлар, революцияләр... Әлеге проектта катнашучы яшьләр бер атнага гына булса да туган иленә кайта. Бу чара исә аларның танышуына, аралашып яшәүләренә нигез сала”, – дип билгеләп үтте ул.
Спорт легендасы, күп тапкыр Олимпия уеннары чемпионы, дөнья чемпионы, Дәүләт Думасы депутаты һәм “Бердәм Россия” партиясенең “Балалар спорты” проектының федераль координаторы Ирина Роднина да бу уеннарның никадәр әһәмиятле булуына басым ясады. Уеннарга гомуми әзерлек ел буе бара, дип белдерде ул. “Казандагы финал ярышлары ул – балаларда илгә карата кызыксыну уяту, тарих белән ныграк танышу, тел белемнәрен камилләштерү өчен яхшы мөмкинлек”, – дип тә өстәде.
Казан уеннарны кабул итеп кенә калмый, үзе дә катнаша. Бөтендөнья уеннарының баш хөкемдары, Россиянең атказанган спорт мастеры, Европа һәм дөнья чемпионатлары призеры Ирек Зиннуров та бу уңайдан үз фикерен белдерде.
– “Иң мөһиме – катнашу” принцибы бу ярышларга аеруча туры килә. Уеннар тоташ спорт чараларыннан гына тормый. Иң элек бу – аралашу мөмкинлеге. Оештыручыларга мондый төр чараны Казанда уздыруны ышанып тапшырулары өчен рәхмәт әйтәсем килә. Зур дәрәҗә дә, шул ук вакытта зур җаваплылык та бу. Төп бурычыбыз – катнашучыларда илебезгә карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисләрен арттыру.
Спорт бәйгеләреннән тыш, катнашучыларга атна буе кызыклы мәдәни чаралар да тәкъдим ителәчәк. Яшьләрнең Татар мәдәнияте көнендә дә катнашулары көтелә.
Татарстан спорт чараларын үткәргәндә әлегә кадәр яхшы нәтиҗә күрсәтеп килде, бу уеннарның да югары дәрәҗәдә үтүенә шик юк төсле. Ярышларның футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан үтүен дә үзенә күрә бер репетиция итеп кабул итәргә мөмкин.
Фото: mdmsrt.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев