Владимир Алекно: Татарлар дөнья белән идарә итә
“Зенит-Казан” волейбол клубы баш тренеры Владимир Алекно Санкт-Петербургта узган, исәп буенча өченче финал уенына йомгак ясады.
“Зенит-Казан” волейбол клубы баш тренеры Владимир Алекно Санкт-Петербургта узган, исәп буенча өченче финал уенына йомгак ясады. Биредә Питер “Зенит”ын 3:0 исәбе белән җиңеп, команда унынчы тапкыр Россия чемпионы булды. Алекно үз командасының уңышын “Ак Барс”ның Гагарин Кубогында җиңүе белән бәйләде.
„Газпром” безнең шәһәргә волейболны кайтарды. Ә без, “Ак Барс” хоккей командасы Гагарин Кубогында җиңеп берничә көн үтүгә, без чемпион булдык. Мин Казанда ахыргы уенда булдым һәм горурлык белән әйтә алам - татарлар дөнья белән идарә итә. Шаяру” , — дип билгеләп үтте Алекно.
Вильфредо Леонның китүе турында әйткәндә, “Зенит” (К) остазы үз командасында тагын кадрлар үзгәреше булачагын җиткерде. Бүгенге уен бик үк яхшы булмады. Кызыксыз, тамашачыга кайвакыт күңелсез булды”, - дип таныды Алекно.
Фото: архив/Ильнар Тухбатов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев