Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Владимир Чагин: Мин команда өчен, заводыбыз өчен, Татарстан өчен горурланам

Татарстанның “КАМАЗ-Мастер” командасы дөньядагы иң абруйлы “Дакар” раллиенда унбишенче тапкыр җиңүче булды.

“КАМАЗ-Мастер” командасы җитәкчесе Владимир Чагин “Дакар-2018”нең җиңүле нәтиҗәләрен шәрехләде. “Мин команда өчен, заводыбыз өчен, Татарстан өчен горурланам!”- диде ул.

“Мин быел барлык Россия спортчыларына шундый ук матур җиңү телим. Без спорт сезонын җиңү белән ачтык, барлык ярышлар да шул рух дәвам итсен иде. Россия беренче булырга тиеш!” – дип өстәде Чагин.

Татарстаның “КАМАЗ-Мастер” командасы дөньядагы иң абруйлы “Дакар” раллиенда унбишенче тапкыр җиңде.

Йөк машиналары зачетында лидер булып Эдуард Николаев экипажы танылды. Финишка өченче булып Айрат Мәрдиев экипажы килде.

Раллида ярыш йөк машиналары зачетында бик киеренке барды. Ярыш тәмамланырга ике көн кала “КАМАЗ”дагы Эдуард Николаевтан төп көндәше IVECOдагы аргентиналы Федерико Виллаграны генераль классификациядә бары бер секунд кына аерды. Сан Хуан – Кордобада, ярышның соңгы этабында, аргентиналы машинасы ватылып, дистанциядән чыкты.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X