Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Владимир Путинга Данис Зариповның Россия гербы төшкән кәшәкәсен бүләк иттеләр

«Заряд» кәшәкәләрен ясау өчен югары технологияле материаллар кулланыла.

Стратегик инициативалар агентлыгының Лидерлар клубы вәкилләре Россия Президенты Владимир Путинны Россиянең яңа хоккей кәшәкәләре белән таныштырдылар. Дәүләт башлыгы бүләккә Данис Зариповның композит материалдан эшләнгән "Россия" язулы милли Герб сурәтләнгән "Заряд" кәшәкәсен алды.

Президентка Казанның "Ак Барс" форварды Данис Зариповның Чаллыда урнашкан фабрикасында яңа инновацион спорт снарядлары җитештерелүе турында сөйләделәр. Клюшкалар булдыру өчен анда углепластик һәм пыяла сүсе кебек югары технологияле материаллар кулланалар.

Дәүләт башлыгы кәшәкәне кулына алды, идәндә уйнатып карады. Фабрика вәкилләре шунда ук Россия Президентына үзе кулына алган кәшәкәне бүләк иттеләр.

Данис үзе хәзерге вакытта команда белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә шөгыльләнә. Зарипов Владимир Путинның күргәзмәдән "Заряд" белән китүен зур канәгатьләнү белән раслады.

"Россия Президентына безнең кәшәкәләрне берничә тапкыр бүләк иттек инде, – дип махсус "Татар-информ" өчен раслады Зарипов. — Шул исәптән "Россия" дип язылганын да. Төнге хоккей лигасы матчларында безнең кәшәкәләр уйнагач, күрәсең, алар аңа ошагандыр".

"Заряд" клюшкалары белән "Ак Барс"та Зариповның берничә клубташы, шулай ук КХЛның башка командаларында хоккейчылар уйный. Уртак фикер буенча, үзенең уен сыйфатлары буенча Зарипов кәшәкәсе, бәясе шактый ким булганда, дөньядагы иң яхшы үрнәкләрдән калышмый.

 

Фото: kremlin.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X