Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Ярышып ял иттеләр

Алар һөнәри бәйрәмнәрен дә ярышларда көч сынашып билгеләп үтә. 5 август көнне районыбызның физкультура һәм спорт өлкәсен үстерүгә, яңа чемпионнар тәрбияләүгә , сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга өлеш кертүчеләре, спортчылары, спорт ветераннары, җанатарлар, Бөтенроссия физкультурачылар көне уңаеннан “Олимп” стадионына җыелды.

Башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов аларны сәламләп, спорт һәркемнең тормышында күпмедер урын алып торуын, районыбызда теләгән һәр кешегә спортның теләсә кайсы төре белән шөгыльләнергә барлык мөмкинлекләр булуын билгеләп үтте һәм югары нәтиҗәләр күрсәтүчеләргә министрлыкның, Саба муниципаль районының Мактау грамоталарын, рәхмәт хатларын, “Татарстан Республикасының спорт һәм физик культура Отличнигы” күкрәк билгеләрен тапшырды.

 “Спорт өлкәсендә ел әйләнә даими шөгыльләнсәң генә уңышларга ирешеп була. Чаңгычы булсам да, җәйнең бер генә көне дә тренировкаларсыз узмый. Бүгенге бәйрәм ял гына түгел, спорт ярышларында үзебезне тагын бер кат сынап карау да, көндәшләребезнең әзерлеген күрү өчен  мөмкинлек тә”,-ди  “Татарстан Республикасының спорт һәм физик культура Отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнүчеләрнең берсе,  “Олимп” спорт мәктәбенең чаңгы буенча тренеры Руслан Миңнигулов.

Районның физкультура учреждениеләрендә хезмәт куючы 50гә якын хезмәткәре дә яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе  Ирек Гарипов кулыннан Рәхмәт хатлары алды бу көнне. ГТО нормативларын тапшыруда иң югары нәтиҗәләр күрсәткән 5 кешене Алтын билге белән бүләкләде, “Районыбызда спорт тарафдарлары да, спорт объектлары да елдан-ел арта. Быел Сабада ел әйләнә чирәмдә футбол  уйнау мөмкинлеге бирүче манеж төзелә. Иләбәр авылында куллануга тапшырылган роллер трассасын спорт сөючеләр үз итте, алга таба таудан шуу мөмкинлеге дә булачак”,-диде ул.

Бәйрәмнең бүләкләү этабы тәмамлангач, ярышларга старт бирелде. Спортчылар барлыгы 12 төрдә көч сынашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев