Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Йөгердекме?..Йөгердек!

Узган якшәмбедә Сабада Бөтенроссия йөгерү көне уңаеннан «Татарстан кроссы - 2011» дип исемләнгән массакүләм чара уздырылды.

Анда мәктәпкәчә яшьтәге балалардан алып, өлкән яшьтәгеләргә кадәр (оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләре, эшче-хезмәткәрләр) барлыгы 2100ләп кеше катнашты.

Ул көнне иртә баштан пыскып торган яңгыр да куркытмады кросска килүчеләрне. Юеш булса да, көне җылы иде бит. Йөгерешчеләр старт буласы урынга билгеләнгән вакыт җиткәнче үк килә башладылар. Ярыш башланганны кулчатыр астында яңгырдан качып та, буыннарын яздыру өчен аерым күнегүләр эшли-эшли көтеп торучылар да булды. Кроссны иң элек мәктәпкәчә яшьтәгеләр һәм башлангыч сыйныф укучылары башлап җибәрде. Билгеле, алар өчен йөгерү аралыгы күпкә кыскартылган иде. Гомумән, ул көнне старт Завод һәм Гали Закиров урамнарынының 2-3 урыныннан башланып китте. Азмы-күпме спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен эстафета авыр тоелмады. Һәрхәлдә йөгерүне тизләтелгән адым белән алыштыручылар күренмәде. Стартка килүчеләрне яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге инструкторы Рәшит Кәримов кызыклы репликалар белән, көч-куәт биреп каршылап торды. Финиш сызыгын кисүчеләр дә өйләренә кайтып китәргә ашыкмадылар. Йөгереп килгәч, күрәсең, һәркем шул араны башкалар кебек эстафетадан тайпылмыйча үтә алуына канәгатьләнү хисе кичерә иде. Шуңа да арттарак калучыларның финишка якынаюларын бар да теләктәшлек күрсәтеп, хәтта "ура" кычкырып каршы алдылар. Соңгы йөгерешчеләр килеп җиткәч, җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы башланды. Менә алар: 5-8 сыйныфлар арасында - Илнур Гатауллин һәм Камилә Гаптерахманова, югары сыйныфлардан Сәйдәш Галиев, Диләрә Фәлахова, олылардан күмәкләп йөгерүдә - Айгөл Димөхәммәтова, Данил Галиев. Районның иң җитез йөгерешчеләренә аерым старт бирелгән иде. Алар арасында иң яхшы нәтиҗәне Эзмәдә Гөлия Хәйруллина белән Сабадан Руслан Миннеголов күрсәтте. Җитәкчеләр арасында финишка беренче булып Илдар Закиров (129 номерлы янгын сүндерү часте начальнигы) һәм балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге җитәкчесе Зарина Таҗиева килде. Шулай итеп, хәрәкәттә - бәрәкәт дигәндәй, аяк-кулларны яздырып, күңелләрне җилкендереп, иң мөһиме, яхшы кәеф белән таралышты халык йөгерештән. Йөгерүне, гомумән, спорт белән шөгыльләнүне барыбызга да алга таба актив тормыш рәвешенә кертәсе генә калды.

И.Илфирова

Ф.Мәүлетов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев