Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Зенит” Чемпионнар лигасының ярымфинал этабының беренче уенында җиңде

Казан волейболчылары, бишенче сетта ике очкога өстен чыгып, уенны үз файдаларына төгәлләделәр.

3 апрель кичендә Казанның “Зенит” волейбол командасы Чемпионнар лигасының ярымфинал этабының беренче уенын үткәрде. Әлеге матчта Казан волейболчылары Италиянең “Перуджа” командасын җиңде. Уен Италиядә Перуджа шәһәрендә узды.

Бу уенда дүрт ел “Зенит”та уйнаган һәм 2018 елның җәендә Италиянең “Перуджа”сына күчкән Вильфредо Леон да катнашты. Аңа күптән түгелге командадашлары белән сетканың икенче ягында күрешергә туры килде.

Беренче сетта Казанның “Зенит”ы алга чыкты: 0-1 (22:25).

Икенче сетта “Перуджа” волейболчылары оттылар: 1-1 (26:24).

Өченче сетта “Зенит” командасы өстенлекне алды: 1-2 (25:27).

Дүртенче сетта “Перуджа” волейболчылары гомуми исәпне тигезләштерә алдылар: 2-2 (25:20).

Бишенче сетта (тай-брейкта) һәм гомуми исәп буенча “Зенит” волейболчылары җиңү яуладылар: 2-3 (13:15).

"Зенит" волейбол командасының старт составы: Мэтью Андерсон, Максим Михайлов, Артём Вольвич, Алексей Самойленко, Александр Бутько, Эрвин Нгапет, Алексей Вербов, Валентин Кротков.

Чемпионнар лигасының ярымфинал этабының икенче уенын “Зенит” һәм “Перуджа” командалары Казанда Волейбол үзәгендә үткәрәчәк. Матч 10 апрель 19:00 сәгатьтә башлана. 

Фото: Артур Шипилов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев