Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Зилә мәскәүләрне отты

Мәскәү өлкәсендә стендка ату буенча үткәрелгән Россия кубогының 2нче этабында Татарстан спортчылары 3 медаль яулады. Финалга 10 мәргән чыккан иде. Әмма хатын-кызлар скитында (даими траектория буенча очучы тәлинкәгә ату) уңыш Шәмәрдән кызы, спорт остасы Зилә Батыршинага гына елмайды. Ул финалда мәскәүле Анастасия Крахмалеваны 53:52 исәбенә отып, 1нче урынны алды. Хәзерге вакытта Липецкида Кубокның 3нче этабы бара.

Фото: shooting-russia.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев