Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Зиннәтулла Билалетдинов Казанда үзе белән эшләгән барлык кешегә рәхмәт белдерде

Белгеч «Ак Барс» хоккей клубы белән өч мәртәбә (2009, 2010 һәм 2018 еллар) Гагарин Кубогын яулады.

Казанның «Ак Барс» хоккей клубы баш тренеры вазифасыннан киткән Зиннәтулла Билалетдинов үзе белән бергә эшләгән һәм аңа ярдәм иткән бөтен кешегә рәхмәт белдерде. Бу хакта команданың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Белгеч шулай ук үзе җитәкчелек иткән вакытта клуб ирешкән уңышлар (2016 елда узган Россия чемпионатында һәм 2007 елда үткән Европа чемпионнар Клубында җиңү, 2009, 2010 һәм 2018 елларда Гагарин Кубогын яулау) хакында искәртте.

Билалетдинов 2014 елда Сочида узган Олимпиадада аның җитәкчелегендәге Россия җыелма командасы уңышсыз чыгыш ясаганнан соң Казанда үзенә ярдәм күрсәтүләре хакында да искә алды. Шулай ук «һәрвакытта да Татарстан һәм «Татнефть» компаниясенең ярдәмен, республика, шәһәр халкы һәм барлык җанатарлар алдында җаваплылык хисе тоюын» әйтте.

«Ак Барс»ның хәзер инде элеккеге остазы үзенең баш тренер вазифасыннан китүен: «Хәзер мин нәрсәнедер үзгәртергә вакыт җиткәнлегенә төшендем», - дип аңлатты. Аның сүзләренчә, әлеге карарны кабул итәр алдыннан ул гаилә һәм клуб әгъзалары белән киңәшләшкән.

«14 ел дәвамында минем белән эшләгән барлык кешеләргә, һәр уенчыга, хоккей карарга килгән һәр җанатарга рәхмәт белдерәм. Бу команда һәрвакыт минем күңелемдә калачак», - дип сүзен йомгаклады Зиннәтулла Билалетдинов һәм «Ак Барс»ның киләчәге яхшы булачагына өмет белдерде.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X