“Яшьлек» яшьләр үзәге Саба районының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе инспекторлары белән укучыларга очрашу оештырды
Дәүләт автоинспекция хезмәткәрләре , мәгълүмати буклетлар, истәлекле бүләкләр таратты.
“Яшьлек"яшьләр үзәге Саба районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе инспекторы Насибуллин Ильнур Дамир улы һәм "Юл хәрәкәте иминлеге"нең Саба бүлекчәсе начальнигы Ягъфәрова Гүзәл Нәзиф кызы белән укучыларга очрашу оештырдылар. ГАИ инспекторы белән очрашу барышында укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре белән танышты, велосипедта,электросамокатта йөргәндә сак булырга, кагыйдәләрне истә тотарга,юлда игътибарлы булырга кирәклеге турында аңлатты.
Укучылар шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләре турында инспекторлар биргән сорауларга җавап табып, үзләренең белемнәрен күрсәтте. Очрашу ахырында Дәүләт автоинспекция хезмәткәрләре , мәгълүмати буклетлар, истәлекле бүләкләр таратты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев