Юлларда иминлек хакына
Шәмәрдән авылында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру максатыннан билгеләр (знаклар) куелды
Юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итү һәм юл-транспорт һәлакәтләре куркынычын киметү максатларында Шәмәрдән авылы территориясендә сферик юл көзгеләре урнаштыру эшләре төгәлләнде.
3 сентябрь – Лермонтов, Мәктәп һәм М.Горький урамнары киселешендә төзекләндерүнең яңа элементлары барлыкка килде. Көзгеләр кую әлеге чатларда күзәтүчәнлекне шактый яхшырта, машина йөртүчеләргә ябык зоналар аркасында якынлашып килүче транспортны һәм җәяүлеләрне алдан күрергә мөмкинлек бирә.
Әлеге карар юл хәрәкәте комиссиясендә юл вәзгыятен һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләрен анализлаганнан соң кабул ителде. Барлык машина йөртүчеләрдән игътибарлы булуларын һәм җайга салынмый торган юл чатларын узу кагыйдәләрен үтәүләрен сорыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев