Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Светофор

РУЛЬ АРТЫНДА – ИСЕРЕК ХАНЫМ

Март аенда юлларда спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә техника белән идарә итүчеләрне ачыклау авызыннан аракы исе килгән 1988 елгы хатын-кызны тоткарлау белән башланып китте.

Әлеге  күңелсез  хәл Тимершык авылында булды. Алкоголь микъдарын билгеләү чараларыннан баш тартуы аны җаваплылыктан коткармый. Материаллары район судына  җибәрелгән. Ә алкотестерга өрергә тартынып тормаучылар  арасында промилле буенча рекордны Саба – Олы кибәче юлында туктатылган  Ак.Бигәнәй кешесе М. куйды. Аны инспекторлар “ВАЗ”ыннан ләх исерек хәлдә чак төшерделәр. ЮХИДИ хезмәткәрләре мартта юлларда эчкән килеш транспорт чаралары белән  идарә итүче 10  йөртүчене тоткарладылар. Шулар арасында иң  яше – Өчиле – Курсабаш  авыллары арасында “Калина” белән барганда туктатылган 1999 елгы Д. булып чыкты. Йөртүчеләрнең  8е  административ  җаваплылыкка тартылды. Икесенә – Урта Сабадан К.ка һәм  Явлаштаудан Г.га Җинаять кодексының 264.1 статьясы буенча эш кузгатылды. Март аеннан ЮХИДИнең район бүлекчәсендә моңарчы участок вәкаләтлесе булган Аяз Каюмов эшли башлады.  Шушы  айда төзелгән 10 беркетмәнең 5есе аныкы. Кагыйдәләрне  төгәл үтәгез.

Фото: https://pixabay.com | karriezhu

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X