Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Светофор

Юл йөрү кагыйдәләрен беләсең икән, бу конкурс нәкъ синең өчен

Тест.

Беренче сорау.

Гомуми файдаланудагы транспорт чаралары булып санала:
1. Автобуслар һәм маршруттагы таксилар.
2. Трамвай һәм троллейбуслар.
3. Билгеләнгән юнәлештә хәрәкәт итүче автобуслар, трамвай, троллейбуслар һәм таксилар.

Икенче сорау.

Юлның йөрү өлешендәге "СТОП" дигән язу нәрсәне аңлата?
1. Көйләнә торган юл чаты алдындагы стоп-линиягә якынлашу турында кисәтә..
2. Стоп-линиягә һәм "Туктамыйча хәрәкәт итү тыела" дигән юл билгесенә якынлашу турында кисәтә.
3. "Юл бир" дигән билгегә якынлашу турында кисәтә.

Өченче сорау.

Сез төп юлдан хәрәкәт итәргә җыенасыз. Сез уңга борылу утын яндырып сигнал бирергә тиешме?(рәсемдә)

1. Әйе.
2. Арттан килүче транспорт чарасы булганда гына сигнал бирергә тиешмен.
3. Юк.

Дүртенче сорау.

Спидометр сафтан чыккан очракта йөртүче нишләргә тиеш?
1. Юлын аеруча зур игътибар белән дәвам итәргә тиеш.
2. Алга таба хәрәкәт итүдән туктап калырга тиеш.
3. Төзексезлекне бетерергә тырышып карарга, әгәр дә бу мөмкин булмаса, саклык чаралары күреп, туктау урынына яки автосервиска кадәр барырга тиеш.

Бишенче сорау.

Торак зонада түбәндәгеләрнең кайсысы тыела?
1. Торак зона аша транспорт белән үтәли чыгу.
2. Бары тик автомобиль йөртергә өйрәнү максатында гына хәрәкәт итү.
3. Автомобильнең двигателен эшләткән килеш туктап тору.
4. Санап кителгәннәрнең барысы да тыела.


Алтынчы сорау.

Транспорт чарасын артка чигергәндә йөртүче нишләргә тиеш?
1. Башка транспорт чараларының хәрәкәтенә комачау итмәскә. Хәрәкәт иминлеген тәэмин итү өчен баш¬ка¬ларның ярдәменә таянырга.
2. Башкаларның ярдәмен сорап мөрәҗәгать итәргә.
3. Әгәр булса, арттагы томанга каршы фонарьларны яндырырга.
4. Габарит утларын яндырырга, тавыш сигналы бирергә.
5. Габарит утларын яндырырга.


Җиденче сорау.

Куркынычсызлык каешы белән җиһазланган транспорт чарасында барганда йөртүче һәм пассажир үз-үзләрен эләктереп куярга тиеш:
1. Бары тик таулы юлдан барганда гына.
2. Торак пунктлардан читтә хәрәкәт иткәндә генә.
3. Транспорт чарасы хәрәкәт иткән барлык очракларда.
4. Бары тик автомагистральдән барганда гына.

Сигезенче сорау.

Рәсемдәге юл билгесе нәрсә турында кисәтә?



1. Алдагы 150 метр арада юлга җәяүлеләр килеп чыгу ихтималы турында.
2. 150 метрдан соң хәрәкәт көйләнми торган җәяүлеләр сукмагы булачагы турында .

Тугызынчы сорау.

Ишек алды территориясендә транспорт чараларының траекториясе (хәрәкәт юлы) кисешә. Кем юл бирергә тиеш?
1. Җиңел автомашина сөт ташучы йөк автомобиленә.
2. Мотоциклчы җиңел автомобиль йөртүчегә.
3. Транспорт йөртүче үзенә таба уң яктан якынлашучы транспорт чарасын башта уздырып җибәрә.
4. Транспорт йөртүче үзенә таба таррак юл полосасыннан килүче транспорт чарасын үткәрә.

Унынчы сорау.

Балтыр сөяге сынганда шинны ничек дөрес салырга?
1. Аякның эчке ягыннан, табаннан алып оча сөягенә кадәр.
2. Аякның эчке һәм тышкы ягыннан, табаннан алып ботның уртасына кадәр.

Җавапларны район эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенә (ЮХИДИ) (адресы: Байлар Сабасы, З.Йосыпов урамы, 9а йорт) җибәрергә кирәк.

Жюри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев