Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Юллар хәвефсез булсынга

    Юллардагы киеренке вәзгыятькә бәйле рәвештә, 1 июльдән Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексының 12нче бүлегенә үзгәрешләр кертелде.

    Әлеге үзгәрешләр юлда йөрү кагыйдәләренә кагыла, нәтиҗәдә автомобиль йөртүчеләргә карата таләпләр кырыслана, штрафлар күләме арта. Әйтик, транспорт чарасында тукталыш ясау яисә туктап тору кагыйдәләрен бозган өчен моңарчы 100 сум штраф түләттерелсә, 1 июльдән соң аның күләме өч тапкыр артып, 300 сумга җитте. Юлның йөри торган өлешендә юл билгеләре яки разметка нигезендә транспорт чарасының туктавын яки туктап торуын тыючы таләпләрне үтәмәгән өчен хәзер 1500 сум административ штраф түләргә туры киләчәк. Җәмәгать транспорты өчен билгеләнгән полосада хәрәкәт иткән яисә тукталган өчен дә 1500 сум штраф каралган.

    Җәяүлеләр юлында яки аннан биш метрдан да якынрак туктаган, машина куйган өчен (әгәр юл билгесе белән рөхсәт ителмәсә), маршрут транспорт чаралары тукталышында яки аннан унбиш метрдан да якынрак туктаганнарга бер мең сум штраф яный. Әлегә түләү 300 сум иде. Трамвай юлларында туктаган яисә машина куйганнарга 100 сум штраф урынына 1,5 мең сум, тукталыш һәм машина куюны тыючы билгеләргә игътибар бирмәүчеләргә, маршрут транспорт чаралары юлыннан хәрәкәт иткән яисә тукталыш ясаганнарга 300 сум урынына 1,5 мең сум түләргә кирәк булачак. Ә инде машина юлында туктап, хәрәкәткә комачауласаң, 2000 сум штраф түләргә туры киләчәк (моңарчы 300 сум иде).

    Торак зонада йөрү кагыйдәләрен бозган очракта моңарчы 500 сум түләттерелгән штраф күләме дә 1500 сумга күтәрелде.

    Кодекска кертелгән үзгәрешләр тәрәзә пыялалары тиешле нормадан тыш караңгылатылган транспорт чаралары белән йөрүне дә тыя. ЮХИДИ хезмәткәрләре тонировкалы машиналарның дәүләт номер билгеләрен салдырып алачаклар. Моннан тыш 1 июльдән тоткарланган транспорт чарасын күчерү һәм саклау белән бәйле барлык чыгымнарны административ хокук бозучы үзе капларга тиеш.

    Штрафны түләү өчен 40 көн вакыт бирелә. Шушы вакыт эчендә түләнмәсә, кабат административ эш кузгатылачак. Әйтик, быел ЮХИДИ хезмәткәрләре үзләренең "штрафник" икәнлеген онытып йөргән 40 йөртүчегә беркетмә төзеделәр. Шуның 39ына штрафны икеләтелгән күләмдә (әмма бер мең сумнан да ким түгел) түләргә туры киләчәк. Гаебе зуррак бер йөртүчегә административ арест салынды.

    Җәза чараларының кырыслана баруы кагыйдәләр белән исәпләшергә теләмәүчеләрне йөгәнләүне, юлларда аварияләрне булдырмый калуны күздә тота. Кызганычка каршы, юл-транспорт һәлакәтләре әле авыл җирендә дә көн саен диярлек булып тора. Мисалга, 16 июнь көнне Саба - Лесхоз юлында Апастан килгән Р.Садретдинов идарәне югалтып, кырыйга төшә. Нәтиҗәдә ул үзе һәм 1990 елгы А.Шакирова тән җәрәхәтләре ала. Икенче көнне 17 июнь төнендә Казан - Шәмәрдән трассасында 1989 елгы хатын-кыз идарә иткән "ЛАДА" автомобиле зур тизлектә ремонт барган юлдагы ком-таш өеменә килеп бәрелә. Әлеге авария йөртүченең һәм аның пассажирының бик нык имгәнүләренә китерә.

    3 июль төнендә Саба - Тимершык юлында "ВАЗ-21144" автомобиле белән идарә иткән Р.Утяков каршына дамбадан районга эшкә килгән Р.Гыйлаҗев йөгереп менә. Машина йөртүче тормозга баса, әмма фаҗигане булдырмый кала алмый. Шуның өстенә "ВАЗ-21144" каршы як полосасына чыгып, шул полосадан хәрәкәт итүче автомобиль белән бәрелешә. Р.Гыйлаҗев алган җәрәхәтләрдән вакыйга урынында үлә.

    12 июль иртәсендә Сабаны урап узучы юлда скутерда баручы 1989 елгы егет үзеннән алдагы автомбильгә килеп бәрелә. Нәтиҗәдә скутерны йөртүчене авыр тән җәрәзәтләре ала.

    14 июль көнне Шәмәрдәнне урап узучы юлда "ВАЗ-321213" автомобилен йөртүче Р.Рәхимов каршы як полосасына чыгып, Балтачтан килүче С.Соляков идарә иткән машинага бәрелә. Икесе дә тән җәрәхәтләре белән район үзәк хастаханәсенә китерелә.

    24 июльдә Казан - Шәмәрдән юлының 107 километрында югары тизлектә барган "Мазда" автомобиле кырыйга төште, йөртүчесе Г.Гарипов вакыйга урынында үлде. Аның тизлекне билгеләнгән режимнан арттыруын быел гына да видеоҗайланмалар 6 тапкыр теркәгән булган.

    Болар әле июнь-июль айларында килеп чыккан юл-транспорт вакыйгаларының берничәсе генә. Кагыйдәләр санга сугылмаган очракта бәхетсезлек очраклары тагын килеп чыгарга мөмкин. Югыйсә тәртипле йөрүнең бер кыенлыгы да юк. Күпчелек транспорт чаралары хуҗаларының кагыйдәләрне төгәл үтәүләре моны ачык күрсәтә.

    Л.Вәлиев,

    ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: