Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Зебрага “ау” бара

    Россия территориясендә җәяүлеләрнең иминлеге мәсьәләсе киеренке булып кала, дип белдерә Татарстан Республикасы ЮХИДИ идарәсе.

    Агымдагы елның 9 аенда гына да автомобиль юлларында 5500 җәяүле тапталган, 42 мең кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Һәр дүртенче очрак юл аркылы чыгу урыннарында, ягъни "зебра"ларда теркәлгән. Өстәвенә, шуның 12 проценты хәрәкәт көйләнә торган зебраларда килеп чыккан. Күп очракта урам-юл челтәренең транспорт-эксплуатацияләү торышындагы җитешсезлекләр дә фаҗигагә китерә (28 процент). Шуңа күрә кичекмәстән юл-транспорт һәлакәтенә китерүче сәбәпләрне булдырмау өстендә җитди эшләү таләп ителә. (Язманы тулысынча "Саба таңнары" газетыннан укый аласыз).

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: