"Саба таңнары" газетасы - Саба районы
Район хуҗалыкларында хәзерге көндә тулаем 115592 килограмм сөт савып алына.
"Саба" җәмгыятенең "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесенең 3нче бригадасы саналган Йосыф-Алан товарлыклы сөтчелек фермасы коллективы 2012 елда һәр сыердан 6650 килограмм сөт савып алуга иреште.
Районда бүгенге көндә 111 тонна сөт савылып, шуның 104 тоннасы сатуга чыгарыла. Хуҗалыклар Россия күләмендә эшләүче "Danone" һәм Петербург шәһәренең "Векта" компанияләре белән тыгыз элемтәдә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, Саба җәмгыятенең "Мичән" филиалында сыерларның продуктлылыгы артып, һәр сыердан 20 килограммга кадәр сөт савып алуга ирешелә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бу көннәрдә "Мичән" филиалында һәр сыердан 19,9ар, "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесе" җәмгыятендә - 18,2шәр,
0