Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тарих

Бөек Болгар дәүләте һәм Хәзәр каганлыгы идарәчеләре

Азов–Кара диңгез буе далаларында 630 нчы еллар тирәсендә барлыкка килгән Бөек Болгар дәүләтенең гомере бик кыска була, шушы дәүләтне оештыручы Кубрат хан вафатыннан соң, 960 нчы елларда ул таркала. Көнчыгыш Европа халыкла­рының язмышында VII гасыр урталарыннан башлап Х гасыр ахырларына кадәр – 350 ел чамасы! – яшәгән Төрки каганлыгы зур роль уйный. Ни кызганыч, безнең татар тарихы белән турыдан-туры бәйләнгән шушы ике дәүләтнең дә тарихы бик начар өйрәнелгән. Язма чыганаклардагы мәгълүматлар тулы түгел. Аларның хакимнәрен дә юньләп белмибез хәтта. Без белгәннәр түбәндәгеләрдән гыйбарәт.

КУБРАТ – БОЛГАРЛАР ЮЛБАШЧЫСЫ

Әлеге шәхес тарихи чыганаклар­да, Болгар дәүләтенең хакиме була­рак, беренче мәртәбә 630 нчы еллар башында (төгәлрәк 632 ел дип әй­түче галимнәр дә бар) булып үткән вакыйгалар белән бәйле рәвештә телгә алына. Кубрат – болгарлар юлбашчысы, рәсми титулы бил­геле түгел. Болгариядә аны «хан» дип атау гадәткә кергән. Бөек Бол­гар дәүләтен «каганлык» дип йөрт­мәгәч, аның хакимен (идарәчесен) дә «каган» дип атау дөрес булмас иде, әлбәттә. Шуңа күрә, Кубратны гади халык арасында киң таралган «хан» дәрәҗәсенә күтәрү, минемчә, чынбарлыкка хилафлык китермәс кебек.

1-1

Хәтерегездә булса (журналы­бызның узган елгы 2 нче санын карагыз), Азов буе болгарлары һәм Түбән Идел, Каспий буе да­лаларында күчмә тормыш алып бар­ган башка халыклар 558 елда Истәми ка­ган гаскәрләре тара­фыннан җиңеләләр. Нәтиҗәдә алар Төрки каганлыгы составына кушылалар. 630 нчы елларга кадәр Кубрат төркиләр буйсынуын­дагы бер төбәкнең (бәклекнең) идарәчесе булгандыр, дип фараз­ларга нигез бар. Төрки каганлыгы, зәгыйфьләнеп, таркалу чорына килеп кергәч, Кубрат үз сәясәтен үткәрә башлый, мөстәкыйльлеккә омтыла. Дала халыклары арасында гегемонлыкка дәгъва кылган авар­ларга каршы сугышлар алып бара.

Әмма Кубрат – төрки-огурлар­ның атаклы Дуло ыруыннан чыккан Орхан/Органа исемле хакимнең бертуган агасының улы – әлеге вакыйгалардан күпкә элегрәк Ви­зантия сәясәтчеләре арасында бил­геле шәхес була. Язма чыганакларда сакланган мәгълүматларга караган­да, Орхан агасы аны әле яшүсмер

чагында ук Византия императоры Ираклий сараена тәрбиягә бирә. Биредә ул рум телендә сөйләшергә һәм укырга-язарга өйрәнә, сәясәт, дипломатия серләренә төшенә. Соңрак ул Ираклий белән хәрби союзга керә, Византия чикләренә һәрдаим янап, яу чабып торучы аварларга каршы юнәлтелгән ки­лешү төзи. Һәм бу килешү шартла­рын тормышка ашыруда сизелерлек нәтиҗәләргә дә ирешә. Һәрхәлдә, Кубратның император Ираклий кулыннан чит кавемнәргә сирәк бирелә торган патрикий титулы алуы һич тә очраклы хәл түгел, бәлки аның Византия алдындагы казанышларын күз алдында тотып эшләнгән гамәлдер.

Кубратның христиан динен кабул итүе – ә бу факт безнең тарихчылар арасында һичбер шик тудырмый һәм ул мәктәп дәреслекләренә дә кертелгән – аның Византия им­ператоры сараенда тәрбияләнүе нәтиҗәсе буларак кабул ителә. Әйе, бер карасаң, мантыйкка да каршы килми бу. Болгарларда һәм баш­ка төрки халыкларда дини толе­рантлык хөкем сөргән тәңречелек киң таралган булса да, арада будда һәм зараостризм тарафдарлары да, несториан-христианнар да очрап торган. Шулай булгач, Кубратның христиан динендә булуын гайре табигый хәл дип кабул итмәскә кирәк, минемчә. Ләкин…

КУБРАТ ХАН ВАСЫЯТЕ

Ләкин шикләнергә дә урын бар. Ни өчен дисәгез, Кубрат ханның христиан динен кабул итүе турын­дагы хәбәр VII гасыр ахыры – VIII гасыр башында Александриядә (Мисыр) яшәгән Иоанн Никиус­ский (Никиуслы) исемле чиркәү әһеле калдырган язмаларда гына телгә алына. Әлеге документ ла­тинча түгел, ә борынгы эфиоп те­лендә язылган һәм, белгечләрнең әйтүенчә, анда авыр аңлашыла торган сүзләр күп. Безне кызык­сындырган әлеге хәбәр – ә ул төрле имеш-мимешләргә таянып языл­ганга охшый, диләр галимнәр – башка чыганаклар белән раслан­мый. Алай гына да түгел. Иоанн Никиусский язмаларында христи­ан динен кабул иткән «варварлар юлбашчысының» исеме «Кубрат/Куврат» түгел, ә «Кетрадес» дип би­релгән. Кетрадесның Кубрат булу мөмкинлеге бары тик фаразлана гына. Бу фаразны яңа, өстәмә дә­лилләр белән раслау яки аны кире кагу өчен галимнәргә күп эшләргә кирәк әле.

1-2

Әлбәттә, Кубратның кайсы дингә өстенлек биргән булуы безнең өчен алай ук мөһим түгел. Иң мөһиме шул: Кубрат хан менә дигән сәясәт­че һәм дипломат, дәүләт эшлекле­се, хәрби җитәкче булган. Болгар­ларның беренче тапкыр халыкара күләмдә танылуы Кубрат хан идарә иткән чорга туры килә. Кубрат­ның вафатыннан соң, аның уллары үзләренә буйсынган халык белән төрлесе төрле якка таралып бетә. Алар хәтта Көнбатыш Европага, хәзерге Венгрия, Германия, Ита­лия җирләренә килеп урнашалар. Кубрат хан оештырган Бөек Болгар дәүләте хәзерге болгарлар (Дунай болгарлары) һәм татарлар тарихы белән тыгыз бәйләнгән.

Шунысын да онытырга ярамый: болгарлар, аларга кадәрге һәм алар­дан соң яшәгән төрки кабиләләр (мәсәлән, кыпчаклар) украин хал­кының этник яктан формалашуы­на да билгеле дәрәҗәдә йогынты ясаганнар. Шулай булмаса, хәзерге Украина җирендә, Полтава өлкәсен­дә, Кубрат хан хәзинәсе табылган Малая Перещепина авылы янында беренче болгар ханына атап һәйкәл торгызып куярлар иде микән?

Һәйкәл дигәннән. Ә нигә безнең үзебездә, башкалабызда Кубрат хан­га һәйкәл куймаска?! Ул һәйкәлне мин «Кубрат хан васыяте» дип атар идем. Хәтерлисездер: үләр алдын­нан Кубрат, улларын чакырып, алар­га дус һәм бердәм булырга куша, үзара ызгыш-талашлар чыгармый­ча, дошманнар алдында тез чүк­мичә, дәүләтне сакларга, исән‑имин килеш киләчәк буыннар кулына тапшырырга васыять итә. Бу васы­ятьне скульптурада гәүдәләндерү бик актуаль бүгенге көндә.

ХӘЗӘР КАГАНЛЫГЫ ИДӘРӘЧЕЛӘРЕ

Алар турында бик аз беләбез. Аларның исемнәре генә билгеле, гамәлләре түгел. «Шул чордагы Европа халыклары караңгылыкта яшәгәндә күк йөзендә балкып кит­кән якты йолдыз кебек» (академик В. Григорьев сүзләре) өч гасырдан артык яшәгән дәүләт ич ул, югыйсә.

Хәзәр каганлыгы – Төрки каган­лыгының дәвамчысы. Хәзәрләр элеккеге традицияләрне нык са­клаганнар, дәүләт төзелеше ягын­нан да, хуҗалыгы, мәдәнияте, тормыш-көнкүреш үзенчәлекләре һәм гореф-гадәтләре ягыннан кара­ганда да үзләренең элгәрләреннән аерылмаганнар. Хакимият башында каган/хакан торган. Аны элгәрерәк чорларда Тәңренең җирдәге илчесе буларак кабул иткәннәр: барлык җирләр һәм шул җирдәге байлык – аныкы, халкы тулысынча аңа буй­сынган, гаскәр – аның кулында, су­гышны ул башлый, солыхны ул төзи. Уңышлы яулар нәтиҗәсендә кулга төшерелгән байлыкларны, мөмкин кадәр гадел булырга тырышып, ка­ган бүлә. Кыскасы, ул чикләнмәгән хокукларга ия була.

Әмма бу хәл озак дәвам итмә­гән. IX гасыр чыганакларында инде каган реаль хокукларга ия хаким рәвешендә түгел, бәлки ниндидер бер дәүләт символы, элеккеге хоку­кларыннан мәхрүм ителгән бер изге шәхес буларак кабул ителә. Элеккечә аны сайлап куялар (яисә ул «вазый­фа» нәселдән нәселгә күчә). Яңа сай­ланган каганны сарайга алып киләләр, муенына бау бәйлиләр һәм аны буа башлап сорыйлар: «Ничә ел идарә итәргә чамалый­сың?». Теге уйлаган арада муенын һаман да тыгызрак итеп кыса ба­ралар, инде җаны чыга башлаган­да гына мескен каган җавап бирә: «Фәлән ел утырырга телим тәхеттә». Ул әйткән ел дәвамында каган үлеп куя икән, бу – аның бәхете, үлми икән, аны бөтен йоласына туры ки­тереп көчләп үтерәләр һәм, дәүләт күләмендә берничә көнлек траур ясап, күп кеше катнашында олылап күмеп куялар. Ибн-Фадлан язма­ларында «изге корбан» итеп куел­ган каганның исәнлеген белдереп, өч‑дүрт ай саен аны халыкка күр­сәтеп торулары турында хәбәр бар.

Тәхеттә менә шундый символик каган утырган чорда дәүләт белән бәк идарә итә, каганның элек­кеге вазыйфаларын тулысынча ул башкара.

БУЛАН КАГАН ҺӘМ ОБАДИЯ

Хәзәр дәүләтенең өч гасыр ярым дәвердә идарә иткән дистәләрчә хакимнәре арасыннан безгә билге­леләре түбәндәгеләр: Булан, аннан соң Обадия, аннан Езекия, Манас­сия, Ханукка (Обадиянең туганы), Исаак (Ханукканың улы), аннан соң Завулон, тагын бер Манассия, Нисси, Манахем, Вениамин, Аарон, Иосиф – барлыгы 13 каган. Игъ­тибар итегез – аларның барысы да яһүдләр токымыннан (Буланның гына исеме төрки – Болан).

Шул исемлектән өчесесе безгә күбрәк билгеле. Кылган гамәлләре белән. Булан (Болан) һәм аның оны­гы Обадия VIII гасыр ахырында – IX гасыр урталарына кадәр идарә иткәннәр (төгәл еллары билгеле түгел). Тарихка дәүләт күләмендә яһүд динен кабул итүче буларак кереп калганнар.

Билгеле булганча, Булан каганга кадәр дәүләт дине булып ислам дине хезмәт иткән. Бу дин 737 елда, озакка сузылган гарәп‑хәзәр сугышында Хәзәр дәүләтенең Мәрван җитәк­челегендәге гарәп гаскәрләре та­рафыннан җиңелүе нәтиҗәсендә кабул ителә. Рус галимнәре бу фактка артык зур әһәмият бирмиләр. Имештер, азсанлы югары катлау кешеләре генә бу динне тоткан, хәзәрләр үзләре, шул дәүләттә яшәүче башка халыклар, шул исәптән болгарлар да, элеккеге мәҗүсилекләреннән (тәңречелектән) аерылып җитмә­гәннәр әле. Бу фикер белән тулысын­ча килешеп бетеп булмый. Чөнки, беренчедән, археология материал­лары, икенчедән, язма чыганаклар башкача фикерләргә мүҗбүр итәләр. Хәзәр каганлыгы территориясендә 1970 нче еллардан башлап IX га­сырга (бәлки элгәрерәк чорга да?) караган мөселман зиратлары казып өйрәнелгән. Ә инде Хәзәр дәүлә­тенең башкаласы Итилдә күпсан­лы мөселман халкы, шул исәптән болгарларның да яшәве, аларның дистәләгән үз мәчетләре булуы ту­рында укып-ишетеп белмәгән кеше сирәктер, минемчә.

Тагын бер кызыклы факт: Оба­дия каган яһүд динен гади халык арасында бик актив рәвештә тарата башлагач, болгарлар баш күтәрә, ризасызлык белдерә, һәм аларның бер өлеше Урта Иделгә, анда элегрәк китеп төпләнгән ырудашла­ры-кабиләдәшләре янына күчеп китә. Бу факт язма чыганакларда сакланып калган.

Ә менә Хәзәр дәүләте халкының яһүд диненә күпләп күчүләре ту­рында бернинди мәгълүмат юк. Әйе, югары катлау кешеләре ка­бул иткәннәр бу динне. Ләкин мас­сакүләм рәвештә кабул итү булма­ган. Бу хакта археология материал­лары да ачык сөйли: бүгенгә кадәр яһүдләр йоласы белән күмелгән бер генә кабер дә ачылмаган әле. Шулай да «Хәзәр каганлыгы – яһүдләр дәүләте» дигән уйдырма тезис халыкара мәйданда бик актив таратыла хәзер.

ИОСИФ/ЙОСЫФ КАГАН

Ул – соңгы хәзәр каганнарыннан. Бәлки әле иң соңгысыдыр. Кайбер тарихчылар ул рус кенәзе Святос­лав явы вакытында, 965 (972?) елда үлгәндер, дип фаразлыйлар. Иосиф «патша» тарихка ничек кереп кал­ган соң?

Ул 954–961 елларда Кордова (Испания) хәлифәсе Габдрахман II, дөресрәге, аның сарай чиновни­гы яһүд Хасдай ибн-Шафрут белән Иосиф патша арасында хат алышу булып ала. Әлеге дә баягы яһүдкә Хорасан сәүдәгәрләре аркылы ерак Идел–Каспий буйларында урнаш­кан «яһүдләр иле» турында хәбәр­ләр килеп ирешә. Нинди ил ул? Нинди халыклар яши анда? Зурмы ул, кечкенәме? Шәһәрләре бармы? Иосифка җибәргән хатында Хасдай ибн Шафрут аннан шул сорауларга җавап бирүен үтенә. Йосифның Кордова хәлифәсенә җибәргән хаты ике нөсхәдә сакланып кал­ган. Берсе, кыскача варианты, әле 1577 елда ук, икенчесе, киңәй­телгән варианты, 1877 елда табыл­ган. Бу документлар тарихчылар өчен кыйммәтле чыганаклар булып тора. Биредә хәзәрләрнең төрки кабиләләрдән килеп чыгышы ту­рында мәгълүмат бирелгән. Дәүләт­нең чикләре дә күрсәтелә, әмма инде Иосиф биредә бераз алдаша, чикләрне киңәйтебрәк күрсәтә. Аңа буйсынган халыклар арасында славяннар (вятичлар, северяннар һ.б.лар), аланнар, бортаслар, бол­гарлар, суварлар, черемислар – бар­лыгы 13 халык – «аларның барысы да миңа буйсыналар һәм миңа са­лым түлиләр», дип санап кителгән.

Хәзәр дәүләтендә яшәгән халыклар арасында болгарлар белән аланнар күпчелекне тәшкил иткән­нәр. Ни кызганыч, аларның безгә мәгълүм идарәчеләре арасында төрки кавемгә караганнары юк ­.

Фотограф: Фотолар автордан алынды

http://protatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев