Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тарих

Хәтирәләрдә узган гомер агышлары

Ул һәркемне яшәгән гомерендә юлдаш булып озатып бара, күңелдә һәм йөрәктә калып, үзеңне чорнаган табигать һәм аның кешеләре белән тормыш казанында кайнап, тарихи истәлеккә әйләнә.

Әйе, һәркем үзе бер тарих яза. Шул чорга яшәү көче биреп, халыкның күңелендә тутыкмас тирән  эзләр калдырып яшәүгә ни җитә. Тарихның битләре гел шома гына бармыйча, ак һәм кара төсләрдән, ачы язмышлардан алып күңелле мизгелләре белән үрелеп бара, караңгы төнне яктыртып чыккан беренче кояшның ал нурлары да, шомлы куркыныч төннәре дә әдәм баласының башыннан уза, аны тәрбияли, дөньяга карашын, фикерен формалаштыра, кешеләр белән эшләү, аларның йөрәкләренә үтеп керердәй “ачкычлар” табарга, халыкка бары тик игелекле хезмәт итү теләге тудыра. Бу фикер барлык төр җитәкчеләргә хас булган тормыш биографиясе, аны узмый торып игелекле, хезмәт сөючән, халыкны ярату хәлләренә уралган тормышны күз алдына китереп булмый.

   Минем әлеге язмам Мамадыш, Саба якларында туып-үсеп, кешелекнең барлык гүзәл сыйфаталарына ия булган Абдуллин Илгиз Абдулла улы хакында, максатым - үземнең һәм районыбыз- якташларның аңа карата булган тирән ихтирамлы фикерләрне җиткерү иде.

  Әтиләре Абдулла Бикмөхәммәт улы 1918 нче елны Саба районының Иске Икшермә авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә  туа. Әтисенең бабаларыннан калган кәсебе – каен тузыннан дегет ясап сату була, шунлыктан Үзәкәй Бикмөхәммәт гаиләсен яшь Совет хөкүмәте хәерче һәм ярлы булмаган өчен өнәп бетерми. 1936 нчы елда Лубьян урман хуҗалыгы техникумына укырга кергәндә документларын бераз үзгәртергә кирәк була, әмма ике ай укуга, укучы иптәшләре эләкләве нәтиҗәсендә “кулак малае” исеме тагып, уку йортыннан куалар...    Гыйлемгә тартылган егетне бу кимсетү туктатмый, яңа документлар ясатып Мамадыш укытучылар техникумына укырга керә, укытучылар җитмәгәнлектән, ул чорларда укучыларны читтән торып укуга күчереп, укытучылар итеп мәктәпләргә җибәрәләр. Шул вакытларда булачак тормыш иптәше – Югары Ушма кызы Зәйтүнә Вагиз кызы Хафизова (1920-1998) белән таныша. Уку чорында алар районыбызның төрле мәктәпләрендә укытып, 1938 нче елда гаилә коралар. Яшь гаиләне Кече Кирмән авылына эшкә җибәрәләр шунда беренче уллары Венер туа, ул озак яшәми – каты авырудан үлеп китә. Бер елдан Габдулла белән Зәйтүнә Арташ авылына юллана, анда икенче балалары, язмамның сәбәпчесе Илгиз (1942 нче ел, 8 нче август) туа. Язмыш дими ни дисең, бу гаиләне яңадан икенче авылга – Яңа Комазан башлангыч мәктәбенә җитәкче итеп җибәрәләр. Гаилә башлыгының күптәнге теләге – үз якларына, Сабага кайтып төпләнү булса да, аларга ниятләрен тормышка ашыру бары 1951 нче елда гына насыйп була. Ул районда да гаиләгә Явлаштау, Сатыш, Мәртен авыллары мәктәпләрендә эшләргә туры килә.

   Ниһаять гаилә 1962 нче елда Иске Икшермәгә – Абдулла абыйның бабалары нигезенә кайтып төпләнә; пуҗымны кире кайтару, кредитка йорт төзү, мәктәптә эш урыны табу җиңелләрдән булмый. Ничек итсә итәләр, тырышлыклары, уллары  булышлыгы белән төп нигезгә яшәү яме кертәләр. Мин бу юлларны нигә язып, искә алдым? Безнең халыкта бер күченү – бер янгынга тиң диләр. Әгәр аңа ышансак, бу гаилә нинди генә авырлыклар,  кайгы-хәсрәтләр күрмәгән. Тормышта яшәү өчен, “кеше” булып калу өчен ачлык, хәерчелекнең  үзәгеннән узмаган булса, балалары яшәүдә, укуда, олы мәхәббәттә зур уңышка ирешә алырлар иде микән дигән сорау туа.Әйе, гаилә зурая, исән калган балаларның  сигезе дә югары белем ала. Алар химиклар, укытучылар, врачлар  булып тормышта үз урыннарын табып, халкыбызга игелекле хезмәт итәләр. Һәр гаиләдә юл ярып баручы, башкаларын үз канаты астына җыеп, әйдәп баручы була. Монда андый кеше – олы абыйлары Илгиз Абдулла улы була.  Мондый гаилә балалары арасында бер-береңне зурлау, хөрмәтләү, әти-әнигә булган кадер хөрмәт, туган-үскән җиргә мәхәббәт бермә-бер көчлерәк, ягымлырак була. Бу хакыйкать. Олы абыйлары башлангычы белән басылып чыккан “Тирән тамырлар” (Казан, 2017) китабын укыгач, Үзәкәйләр нәселенең нинди нык тамырлы, давылларга да бирешми үсә торган агач икәнен аңлап, бу нык нәсел кешеләренә бары тик халкыбызның олы рәхмәтен генә  ирештерәсе килә.

Алга таба Илгиз Абдулловичның биографиясен ачыклап язу теләге булмаса да, аерым мизгел-хәтирәләргә тукталып үтәсе килә. Өлгергәнлек аттестатын Саба урта мәктәбеннән ала, берничә ай укытучы булып эшләп, дүрт ел Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1969 елда Казан дәүләт педагогика институтының тарих бүлеген Ленин стипендиаты булып тәмамлый. Укыганда , Казахстанда чирәм җирләрне үзләштерүдә отряд командиры, студсовет рәисе, институтның 5нче санлы уку бинасы комитеты ( оешмасы) җитәкчесе булган өметле яшь белгечне 1974 елда институт ректорының админстратив-хуҗалык эшләре буенча урынбасары итеп билгелиләр. Проректор И.А.Абдуллин югары уку йортының, укыту –материаль базасын, хезмәткәрләрнең һәм студентларның яшәү-көнкүреш якларын яхшырту өчен фидакәрь хезмәт куя. Ул шушы тынгысыз хезмәтендә 35 елдан артык эшли. Хезмәт биографиясен җитмеш яшеннән соң да эшләп, студентларның Универсиада авылы биләмәләрендә җитәкче эштә эшләп тәмамлады.

Һәр җирдә, илдә югары уку йортларының алтын баганасы булып дәүләт университетлары һәм педагогика институтлары санала. Бөтен гомерен институтта проректор вазифасын намуслы башкарган итәгатьле, игелекле бу иптәш күп меңнәрчә студентларга “икенче” әти булган шәхесебезгә якын көннәрдә 80 яшь тулачак.

Әйе, ел саен меңнәрчә укучыларны институтка алып, аларны 5 ел тәрбияләп, укытып чыгарган Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаган студентлар илебезнең төрле почмакларында хезмәт куйдылар, яисә эшлиләр. Алар арасында төрле дәрәҗәдеге җитәкчеләр дә, укытучылар да, халык хуҗалыгының төрле өлкәсендә эшләүчеләр дә бихисап. Аларның күңелләрендә яшьлек хисләре ялкынланып янган вакытта, Илгиз Абдулла улын искә алып, сагынып сөйләрлек мизгелләр күп булгандыр. Гомерләр узган саен хатирәләр яңара, үзеңә ярдәм иткән кешеләргә мең рәхмәтле буласы килә. Бу һәркемдә дә шулай, ә бигрәк тә укытучы йөрәге ул бик сизгер, ул һәр кешене үз баласы кебек ярата торган иң изге, олы йөрәктер. Ул кешеләр белән эшләүдән, аларга күпмедер дәрәҗәдә ярдәм итүдән тәм, күңел сөенече табып мәгънәле итеп яши белде... һәм белә.

Әти-әнисе дә балаларының гайләләренең ныклыгын күреп, дәвамчылары калуына ышанып яшәделәр, бакыйлыкка күчтеләр.

Мин, язмам героеның хезмәт уңышларын, хөкүмәт бүләкләрен санап үтүне максат итеп куймадым, ә алар бик күп.., ничек аз булсын: тынгысыз, борчулы хезмәттә 35 елдан артык эшләгәндә ирешелгән уңышлар әйтеп тә, язып та бетергесез.

Әниләре Зәйтүнә Вагиз кызы гомер буе үзенең сагышларын,  кичерешләрен шигъри дүрт юллыкка салып “Сагыну җырлары” язып бара, ул шигырь юллары гомер юлларына үрелеп хәтер сандыгында урын ала. Ә анда тарих яши! Кыскасы, әти-әниләренең балаларга васыять иткән горур тарихы яши.

Еллар узган саен, тирән тамырлы агачның да аерым ботаклары шиңә, сирәкләнә. Әмма буын яңартучы оныклар, оныкчыклар, шул тамырдан тормыш һәм яшәү гамен алып, әле бик күп еллар яфрак ярып, чәчәк атарлар...

    Язмам, егетләрнең дә егете булган, безнең өчен якташ Илгиз Габдулла улына, әнисе Зәйтүнә Вагиз кызының барча балаларына, олы абыйларына 80 яшь тулу хөрмәтеннән языла, барчасына саулык-сәләмәтлек, изге гамәлләр теләп: Мамадыш районы якташлары исеменнән Сәләхов Хәлим Шиһап улы, ТР мактаулы Авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Мамадыш шәһәренең мактаулы гражданины.

                      Июнь, 2022 нче ел. Арташ авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев