Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тарих

Татарлар – дәүләт төзү юлында

ТАССРның 100 еллыгына.

Бу язмамда сүз татар халкының тамырлары турында барачак. Җир йөзендә бер генә дә сыңар тамырлы халык юк. Татарлар да бер тамырлы гына түгел. Алар тик болгарлардан гына яки Алтын Урдадан гына барлыкка килгән дигән фикерләр белән килешеп булмый.

ТАТАР ФЕНОМЕНЫ

Без болгарлар да, койрыгыбыз белән Алтын Урдага нык бе­реккән. Өстәвенә, без әле кып­чаклар да. Хәтта хәзәрләр дә. Угро-фин, күпмедер рәвештә сла­вян каны да бардыр бездә. Һәр­вакыт бертуктаусыз хәрәкәттә булган, дөньяның бер читеннән икенче читенә йөреп торган ха­лыкта ник башкаларның да там­гасы булмасын икән? Алар бар, әлбәттә. Ләкин ничек кенә бул­масын, без – төркиләр. Алай гына да түгел, төркиләрнең юл башын­да торган татарлар без.

Безгә мәгълүм булган юл ба­шыбыз моннан 25 гасыр элек яшәгән бабаларыбызга барып тоташа. Шушы дәвердә борын­гы бабаларыбыз берничә, хәтта кытайларны буйсындырырдай дәүләтләр төзегәннәр.

Ни гаҗәп, без 1895 елда ук инг­лиз галиме Эдуард Паркер та­рафыннан язылган «Татарлар тарихыннан мең ел» исемле ки­табына тиешле игътибар бир­ми яшәгәнбез. Бу кеше, күп ел­лар буе Кытайда дипломатик хезмәттә булып, борынгы кытай чыганакларын өйрәнгән һәм та­тарның тирән тамырларын нык­лап ачыклаган. Заманында китап шулкадәр зур резонанс тудырган ки, аны 1937 елда кытай галиме, Шан Да Паркерның мәгълүматла­рын яңа чыганаклар белән тагын да баетып, үз телләренә тәрҗемә иткән.

Бу соңгы мәгълүматны мин бү­генге көнне Алматы шәһәрендә яшәүче милләттәшебез Мөнир ага Ерзинның үземә язылган ха­тыннан белдем. Мөнир ага үзе дә бик кызыклы шәхес. Ул зама­нында Кытайда кытай телендә университет бетергән Алматыда да университет тәмамлаган. Ул да кытай чыганаклары белән таныш. Мөнир ага ул чыганакларын кай­сы китапханәләрдә ятканлыгы турында язган. Аңа моның өчен генә түгел, Кытайга күчеп килгән татарлар язмышына багышлан­ган «Тропою предков» исемле китабы өчен дә зур рәхмәт.

Тагын бер милләттәшебез – дипломат һәм галим Йолдыз Хәлиуллин турында фикер бел­дермәсәм, мине дөрес аңламас­лар, дип уйлыйм.

Татар тарихы һәм аның бүгенге язмышы белән янып‑көеп йөрүче милләтәшебезнең «Независимая газета»сында 2009 елның 6 ок­тябрендә басылган һәм Эдуард Паркерга багышланган зур әһә­мияткә ия булырдай мәкаләсен шулай ук бик кызыклы, дип са­ныйм.

Татарларның дәүләти тәҗрибә­се монголларга да күчеп, аларга да дөньякүләм империя тудыру­га юл ачкан. Татарның биеклеге монголлар барлыкка китергән Алтын Урда дәүләтен татарлаш­тыруда да чагылыш тапкан. Моны бернинди шик-шөбһәсез татар феномены дип атарга була. Бол­гар иленә, кыпчак далаларына килгән монголлар, хәтта Чыңгыз­ның үз токымы да төркиләшкән, татарлашкан.

Икенче бер нык төпле бол­гар тамырыбыз аларны ислам диненә күндергән, Алтын Урда дәүләтен ислам дөньясына алып кергән. Алай гына да тү­гел, ханнар Мәскәү дәүләтенә нигез салганнар. Дөрес, рус та­рихчыларының күбесе, Гарвард университеты галиме Ричард Пайпс әйтмешли, бу турыда сөйләргә ояла.

Тамыры тирән булган халыкны тарихтан йолкып алу мөмкин түгел. Татар язмышы – авыр яз­мыш. Бөеклекнең иң биек нок­тасыннан коллык ноктасының иң төбенә төшү җиңел була ал­мый, әлбәттә. Дөньяның гөрләп торган ничәмә-ничә дәүләтен юктан бар иткән халыкка кискен рәвештә коллыкка күчү – ул фа­җиганең дә фаҗигасе.

Чыннан да, кыска гына вакыт эчендә Казан җир белән диярлек тигезләнә, татарлар башкалала­рыннан, уңайлы булган күптәнге яшәү урыннарыннан куыла. Га­сырлар буена җыелган рухи бай­лыгыбыз бөтенләе белән юкка чыга. Бәлки башка бер халык шушы сынаулар аша үтә дә ал­маган, инде күптән юкка чыккан булыр иде. Ләкин татар үлемне дә, кайгыны да җиңәргә өйрәнгән һәм тарих тарафыннан ныклап чарланган халык. Аңа яшәү көчен әнә шул тамырлары биреп торган.

Татарлыкның иң зур дошманна­рыннан булган атаклы миссионер Ильминский юкка гына татарлар­ны дәүләтле халык дип атамаган­дыр. Безнең халык дәүләтеннән мәхрүм булганнан соң да, кайгы белән үлем арасында калса да, бөек булып кала алды. Миссио­нерларның «татарлар өч йөз буена руслар белән бергә яшәүләренә дә карамастан, руслашмыйлар, киресенчә башкаларны татар­лаштыралар», дигән сүзләрендә дөреслек юк түгел. Галим-миссионер Ефимий Малов 1904 елның 30 сентябрь – 14 октябрь чорында­гы көндәлек язмалары арасында уфтанып язылган мондый юллар бар: «Без, руслар, ун гына түгел, йөзләгән еллар дәверендә татар­лар өстеннән хаким сыйныф рәве­шендә яшибез. Инде Казан алын­ганнан соң да өч йөз елдан артык вакыт үтте, тик менә без аларны күпме дәрәҗәдә генә руслаштыра алдык икән соң? Тагын да өч‑дүрт йөз ел көтәрбезме икән?»

МИЛЛИ ТАМЫРЛАР УЯНА…

«Уяндык без бишенче елның бер таңында», – дип язган Тукае­быз. Россия капкасын револю­ция шакый башлау белән татар да уяна.

Татарлар XVIII–XIX гасыр чикләрендә яңарыш кичереп, үз мәгариф системаларын бул­дырып, Россиянең иң укымышлы халкына әвереләләр, 20 дән ар­тык газета-журнал, миллионлаган тираж белән китаплар чыгарып, аларны барлык төрки халыклар­га да җиткерә алуга ирешәләр. Дистәләгән язучы, шагыйрьүсеп чыга, театрлар барлыкка килә, музыкаль сәнгать туа. Әллә инде «халыклар төрмәсе» дип атал­ган Россиядә шушы гүзәл үзгә­решләрне булдыра алу могҗиза түгел? Бу һичшиксез могҗизаның да могҗизасы! Кыскасы, Россия күгендә татар йолдызы балкый башлый.

1911 елны «Вакыт» газетасында басылып чыккан бер хатта мон­дый сүзләр бар: «Үзенең китап теле һәм әдәбияты, үзенең тари­хы, менә дигән үткәне булган ха­лык беркайчан да юкка чыкмас… Менә безнең халык уяна, өстендә­ге кабер туфрагын кагып төшерә һәм озаклап яткан кабереннән чыга. Татарның киләчәге томанлы түгел, ул бик тә ышанычлы».

Казан җандарм идарәсе баш­лыгы 1909 елның 9 августындагы Эчке эшләр министрлыгының полиция департаментына юнәл­телгән депешасында татарлар арасында милли идеянең ныгуы­на борчылып, болай дип язган: «Бу идеянең максаты барлык мөселманнарны бер дәүләткә җыюдан гыйбарәт. Аның тактик алымнары татарларда һәм мө­селманнарда милли хис уятуга, автономия, милли мәктәп, милли бердәмлек булдыру, рус йогынты­сына һәм хөкүмәтнең руслашты­ру сәясәтенә каршы торуга юнәл­телгән… ә киләчәктә Төркестан һәм Кавказ белән союзга кереп, эшне гомумтөрки республика төзүгә кадәр җиткерү күздә то­тыла».

1911 елда төзелгән бер җан­дарм белешмәсендә «Казан губер­насында һәм кайчандыр куәтле булган тарихи татар патшалыгы­ның үзәге Казанда алдынгы татар элементлары җыела», – диелгән. Әйе, беренче рус революция­сеннән соң Россия татарлары дәүләтчелекләрен аякка басты­руны максат итеп куялар. Шул ел­ларны Петербург шәһәрендәге татар студентлары «Татар учагы» исемле оешма оештырып, анда шулай ук татарлар өчен махсус республика булдыруны үзләренең бурычлары итеп билгелиләр.

Ә инде 1917 елгы революцион өермәләр дәверендәге берничә мөселман съездында дәүләтчелек мәсьәләсе ныклап тикшерелә. Шул елның маенда булып үткән I Мөселман съездында Россия федератив рәвештәге дәүләткә әверелергә тиеш дигән карар кабул ителә. Ә Нижгар мулласы Габдулла Сөләймани Россиядә татарлар өчен бер штат төзергә кирәклеген алга сөрә. «Штат» тө­шенчәсе беренче мәртәбә шунда яңгырый һәм акырынлап көчкә керә.

Фото: http://protatarstan.ru
http://protatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев