Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССР төзелүгә - 100 ел

Ленин ордены кавалерлары – район горурлыгы

Узган ел газетабызда илебез, республикабыз, районыбыз үсешенә зур өлеш керткән 24 Ленин ордены кавалеры турында материаллар урнаштырган идек. Язмаларның авторы Расих Сабиров дәрәҗәле Хөкүмәт бүләгенә лаек булганнарның барысы да ачыкланып бетмәвен, алар турында мәгълүматлар булса, Саба ветераннар советына җиткерүне сораган иде. Нәтиҗәдә газета укучылар ярдәме белән яңадан берничә Ленин ордены кавалеры ачыкланды. Алар белән газетаның бүгенге санында таныша аласыз. Әгәр Ленин ордены кавалерлары турында өстәмә мәгълүматлар булса, ветераннар советына хәбәр итүегезне үтенәбез.

Мария Сергеевна Соколова.1902 елда туган. Биш бала –  Владимир (1924 ), Виталий (1927), Тамара, Анюта, Сусанна  (1942) исемле ул-кызлар  тәрбияләп үс­­терә. 1934 елда Шә­мәрдәнгә күченәләр. Коо­ператив урамындагы  (хәзерге  Лермонтов) кечкенә генә йортта яшиләр (хәзер бу урында мәчет төзелгән). Мария Сергеевна Шәмәрдән урта мәктәбендә рус теле укытучысы булып эшли. Ленин ордены белән бүләкләнә.  «Күкрәгенә Ленин ордены тагып йөрде. Аңа ул вакытта 49 яшь иде. Чал чәчле, тәбәнәк буйлы ханым иде», -дип искә алалар шәмәрдәнлеләр  аның турында.

 

 

 

 

Әдһәм Равил улы Равилов. 1921 елда Мичәнбаш авылында туган. Әти-әнисе – крестьяннар, әтисе җәен игенчелек белән шөгыльләнгән, кышын сатарга өс киемнәре теккән. Мәктәптән соң Казанда техникумда укый. Аннан Шәмәрдәннең ашлык  кабул итү   пунктында лаборатория мөдире булып эшли. Сугыш башланырга өч көн кала  хәрби комиссариатка комиссиягә  чакырыла һәм хәрби училищега укырга җибәрелә. 22 июньдә Арча районының Чүриле авылына базарга килә һәм шунда сугыш башлану хәбәрен ишетә. Үзенә  дә чакыру кәгазе киләсен белеп тиз генә өенә ашыга.  Башта бер генә уй – тизрәк дошманны җиңеп кайтырга!

Ул 1941 елның сентябрендә армиягә алынып, 145нче укчы дивизиянең Кукмарада урнашкан дивизия мәктәбенә җибәрелә. Ярты елдан соң Ленинградтагы хәрби артиллерия училищесына китә, 7-8 ай укыганнан соң сәламәтлеге какшап, госпитальгә озатыла, хәрби  хезмәткә  яраксыз дип табыла. Туган ягына кайтып, Шәмәрдән ашлык кабул итү пунктында бер ел эшләгәч, яңадан армиягә чакырыла. ТАССРның дәүләт куркынычсызлыгы комитеты кушуы буенча  1944-1947 елларда Литвада бандитларга каршы көрәштә актив катнаша.

1948 елда Әдһәм Равилов туган ягына әйләнеп кайта,  ТАССР  Дәүләт иминлеге министрлыгының Тымытык район бүлекчәсе начальнигы булып эшли. Аннан Дәүләт иминлеге министрлыгының  Свердловсктагы  махсус мәктәбен тәмамлый,  министрлык органнары бетерелгәч,  11 ел Азнакайның  эчке эшләр бүлеген җитәкли. 1964 елда  Әлмәт шәһәре эчке эшләр бүлегенең оператив эшләр буенча начальник урынбасары итеп күчерелә. Биредә  1984 елга кадәр эшләп,  милиция полковнигы  дәрәҗәсендә лаеклы ялга китә.

Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен  Әдһәм Равилов 1977 елда Ленин ордены һәм  «Кызыл Йолдыз» (1967ел) башка бик күп хәрби медальләр белән бүләкләнә.   Тормыш иптәше Сәвия Закир кызы белән ике ул, бер кыз  тәрбияләп үстерәләр.

Кәшиф Ибәтулла улы Ибәтуллин. 1926 елның 17 мартында Юлбат авылында туган.  1944-1951 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Хәрби бурычын  үтәгәч, ТАССРның Саба район башкарма комитетында сәүдә бүлеге мөдире булып хезмәт юлын башлый. 1954 елда  РСФСР сәүдә  һәм товар  сыйфаты буенча дәүләт инспекциясенең  республика идарәсе эшенә тәкъдим ителә. Аннан ТАССР  сәүдә министрлыгының бүлек начальнигы булып эшли. 1964-1966 елларда – Казан шәһәренең «Восток» тегү җитештерү берләшмәсенең генераль директоры урынбасары. 1966-1967 елларда ТАССРның сәүдә министры урынбасары  вазифасын башкара.  Аннан 25 ел дәвамында  ТР Министрлар Кабинеты каршындагы җәмәгать туклануы идарәсен  җитәкли. Төрле җаваплы хезмәтләрдә Кәшиф Ибә­туллин үзен энергияле, яхшы белгеч, оста оештыручы итеп таныта. Ул башкалардан  олы җаваплылык хисе, гаҗәеп хезмәт сөю,  таләпчәнлеге һәм шул ук вакытта ихтирамлы мөнәсәбәте белән аерылып тора.   Күпьеллык  нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Кәшиф Ибәтуллин Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы орденнары, медальләр, ТР Мактау грамоталары белән бүләкләнә. «РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була. Ике чакырылыш рәттән ТАССРның Югары Советы депутаты булып тора.

 

Абдуллаҗан Әхмәтҗан улы Гатауллин. 1896 елның 27 августында  Кызыл Мишә авылында мулла гаиләсендә туган. Хезмәт юлын Кызыл Мишә башлангыч мәктәбе укытучысы һәм мәктәп мөдире булып башлый. Берничә елдан соң Татар Икшермәсе мәктәбендә рус теле укытучысы һәм мөдир итеп җибәрелә.  Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан гаиләсен туган авылына урнаштыра. Үзе 1942 елда фронтка китә. Сугыштан 1945 елда исән-сау кайткач, лаеклы ялга чыкканчы Кызыл Мишә мәктәбендә рус теле укытучысы һәм мәктәп мөдире булып эшли. Бик тәрбияле, тыйнак, сабыр кеше була. Үз эшен һәм балаларны бик ярата. 1949 елның 23 мартында Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә(№80056),1953 елда Ленин орденына лаек була (№214027).  1978 елның 27 августында вафат була. Кызыл Мишә зиратында җирләнгән.

 

 

 

 

Әлфинур Миңлегаян кызы  Мингалиева. 1967-1971  елларда ТАССР Югары Советы депутаты, Ленин ордены кавалеры. 1939 елда Теләче районы Олы Нырсы авылында 10 балалы ишле крестьян гаиләсендә туган. 16 яшендә туган колхозында бозау караучы булып эшли башлый. 1957 елдан сыер савучы булып күчә. 1966 елда ул һәр сыердан 3610 килограмм сөт савып ала, үзенә беркетелгән 18 сыердан 18 бозау алып үстерә. Бу күрсәткеч ел саен арта бара. Хезмәт уңышлары өчен Мәскәүдә коммунистик хезмәт ударникларының Бөтенсоюз киңәшмәсендә катнаша. Шулай ук ВЛКСМ өлкә комитеты әгъзасы, авыл хуҗалыгы һәм хәзерләүләр хезмәткәрләре профсоюзының өлкә комитеты әгъзасы булып тора. 1966 елның 22 мартында Саба районыннан 5 кеше хөкүмәтебезнең Ленин орденына лаек була. Алар арасында Әлфинур Хөснетдинова (Мингалиева) да була. 1967-1971 елларда 182 нче Теләче сайлау округы буенче ТАССР Югары Советы депутаты булып сайлана. Бүген Теләче районы Олы Нырсы авылында гомер кичерә.

 

 

 

Расих Сабиров,

район ветераннар советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев