Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССР төзелүгә - 100 ел

Яшә, Саба-йорт: депутатлар, шәхесләр, язмышлар!

Агымдагы елда без ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Шушы истәлекле дата уңаеннан газетада Саба районыннан сайланган Татарстан Югары Советы депутатлары турында материаллар бирә башлыйбыз. Тарихтан билгеле булганча, – ТАССР төзелүнең 3 датасы бар.

Беренчесе – 1920 елның 27 мае. Бу көнне бөтен Россия Үзәк башкарма комитеты һәм халык комиссарларының Советы декреты белән Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелә. Бу дата рәсми рәвештә безнең республика оешкан көне булып санала.Икенчесе – 1920 елның 25 июнь көнне Казан губернасы башкарма комитеты үзенең вәкаләтләрен  Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты тарафыннан оештырылган Вакытлы Революцион Комитетка тапшыра. Өченчесе – 1920 елның 26 сентябрендә Казанда эшче-крестьян һәм Кызыл Армия депутатларының учредительный I съезды уздырыла һәм ТАССР төзелүе игълан ителә. Бу дата формаль рәвештә безнең республиканың оешуы көне булып санала. Республикада бөтен власть татар Үзәк Башкарма Комитеты (ҮБК) кулына күчә. I съезд карары белән 56 депутатан торган ҮБК сайлана. 1920 елдан башлап 1937 елга кадәр ТАССР тормышында эшче-крестьян депутатларының 11 съезды уздырыла. Анда төрле мәсьәләләр карала.  Татарстан тарихында барысы 4 конституция кабул ителә. Беренчесе – 1926 ел конституциясе, икенчесе 1936 елда “Сталин” конституциясе (СССР конституциясе көнне 5 декабрьдә ял итә  идек, шуның  белән истә  калды, РСФСРда кабул ителә), өченчесе – 1978 һәм 4чесе бүгенге көндә гамәлдәгесе – 1992 елгы Конституция. Саба районыннан Үзәк башкарма комитет составында 1 депутат булуы билгеле. Ул –  Җ.Х.Вәлиева.

1937 елгы конституция нигезендә ҮБК бетерелеп, аның урынына ТАССР Югары Советы барлыкка килә. Югары Совет депутатлары халык тарафыннан сайлана торган була. Беренче  сайлаулар 1938 елның 25 июнендә уздырыла. Барлыгы 143 депутат сайлана, шуларның 135 республика депутатлары һәм 8 СССР юлбашчылары.   Беренче чакырылыш депутатлары закон нигезендә 4 ел түгел, Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, 1947 елга кадәр үз эшен башкара. Шунысы билгеле – 44 депутат үз теләкләре белән фронтка китә. Бу чакырылышта Саба районыннан 2 депутат сайлана. Икенче чакырылыш Югары Советы депутатларын сайлау 1947 елның 9 февралендә уздырыла. Барлыгы 147 округ оешып, 147 депутат сайлана. Депутатлар арасында Казан шәһәренең 21нче Ленин сайлау округыннан депутат булып И.В.Сталин, 147нче Бөгелмә округыннан ВКП (б) Үзәк комитеты секретаре А.А.Жданов һәм илебезнең башка җитәкчеләре сайлана.

ТАССР, Татарстан Республикасы тормышында барлыгы 18 сайлау уздырыла. Шуларның 12се – ТАССР, ТССР Югары Советына һәм 6сы – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары сайлаулары.

Безнең районда 1938-1955 елларда 2 округ (икешәр депутат дигән сүз), 1959-1963 елларда Теләче районы кушылу сәбәпле – 5, 1963-1967 елларда Кукмара районы безнең составка кергәч – 8, 1967-1995 елларда   3-4 округ оеша (нигездә Саба, Теләче, Икшермә, соңрак Шәмәрдән округлары), 1995-2004 елларда 1 округ (Саба округы) һәм 2004 елдан башлап Саба районы бермандатлы Мамадыш округына кертелгән.

Кемнәр соң Саба районыннан республикабыз ҮБК, Югары Советы һәм Дәүләт Советы депутатлары? Саба районыннан барлыгы 50 депутат сайлана, шуларның 25е – Саба, 6сы – Теләче һәм 2се – Кукмара, 17 се республика тарафыннан тәкъдим ителгән депутатлар. Берничәсе 2-4 мәртәбә сайлана. (КПСС өлкә комитеты I секретаре Ф.А.Табеев – 4, КПССның Саба райкомы I секретаре Ү.С.Закиров – 3,  КПССның Саба райкомы I секретаре Ә.Җ.Камалов – 2, Елыш фермасы мөдире М.Г.Галиева  2 мәртәбә депутат булып сайланалар.

Вәлиева Җәмилә Хәсән кызы

1934  елда Саба районыннан ТАССР Үзәк баш­карма комитеты әгъ­засы.

1904 елда Чистай шә­һәрендә туган. Чистай педагогика техникумын тәмамлап, 1927 елның 1 сентябрендә Тимершык авылына укытырга килә. 1929 елда  кияүгә чыга һәм алар Сабада яши башлыйлар. 1933-1940 ел­ларда авыл яшьләрен тизләтелгән программа белән югары уку йортларына керергә хәзерләүче рабфакта, районара колхоз мәктәбендә (МРКИ) математикадан укытуы билгеле. Совет төзелеше буенча җитәкче хезмәткәрләрне укыту, белемнәрен күтәрү курсларында шөгыльләр, консультацияләр үткәрә.

1934 елда аны X чакырылыш ТАССР ҮБК әгъ­засы итеп сайлыйлар. Утырышларга баргач, 1 ай­лык кызы Розага аерым няня билгелиләр. Тә­нә­фесләрдә яслегә бала имезергә бара торган була. Аны йөртергә махсус җиңел машина бил­геләнгән. Ире Бөек Ватан сугышында һәлак була, 3 бала белән кала. Аны балалар яслесенә мөдир итеп билгелиләр. Хезмәт юлын 1959 елда Росгосстрахның Саба бүлегендә өлкән бухгалтер вазыйфасын үтәп тәмамлый. Бик дәрәҗәле хезмәткәр була. Саба районының 1нче рәсми депутаты 1990 елда вафат була. Сабада җирләнгән.

 

Лаврова Агафия Федотовна

1938-1947 елларда Саба районыннан ТАССР Югары Советы депутаты.

1896 елның 5 фев­ра­лендә Чистай өязе Түбән Никиткина авылында туа. Милләте буенча – та­тар. Заманына карата бик белемле, көчле рухлы була. Казанда ке­рәшен татарлары укытучыларын әзерләү хатын-кызлар техникумын тә­мамлый. 1913-1927 ел­ларда Земская управага, Наркомпроска буйсынган мәктәпләрдә, шул исәптән Чистай районы данлыклы Каргалы авылында да укыта. 1927-1934 елларда Үзбәкстанда Ново-Ургенче шәһәренең педагогик техникумында рус теле укыта. 1934 елда туган якларына кайта һәм 5 ел Сабада рус теле укыта. 1938 елда аны беренче чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлыйлар. 1939 елда Ленин ордены белән бүләклиләр. Шул ук вакытта ТАССР Югары Советы Президиумы әгъзасы итеп сайлыйлар. 1939 елда аны Татарстан халык мәгарифе комиссариатына мәктәпләр идарәсе начальнигы итеп билгелиләр. 1941 елның 1 июлендә  Казан шәһәре 18нче мәктәбе директоры итеп күчерәләр. 1943 елның 22 июлендә аны Татарстан республикасы башлангыч һәм урта мәктәпләр хезмәткәрләре комитеты рәисе итеп сайлыйлар (сүз профсоюзлар турында бара).

 

Бисеров Әхмәтхан Мөхәммәтҗан улы

1938-1947  елларда Сатыш сайлау округыннан ТАССР Югары Советы депутаты.

1896 елда Казан шәһәрендә туа. Революция хәрәкәтендә актив катнаша. Мөселман батальоны политругы була. 1919 елның 21 июнендә аны Казан губернасы ЧКсы кулга ала, ләкин дәлилләр булмау сәбәпле азат итә. Кызганычка каршы, бездә аның турында башка бернинди мәгълүмат та юк.

 

Галимуллин Тимерхан Галимулла улы

1947-1951 елларда 48нче  Сатыш сайлау округы буенча Татарстан АССР II чакырылыш Югары Советы депутаты.

1902 елда Саба районы Олы Мишә авылында туган. Узган гасырның 30нчы елларында Саба урта мәктәбендә укыта. Бераздан Баландышта урнашкан җидееллык мәктәп директоры итеп күчерәләр. 1937 елда Теләче районы мәгариф  бүлеге мөдире итеп билгелиләр. Соңрак ВКП(б) Теләче районының II секретаре вазыйфаларын башкара. 1943 елда аны халык депутатларының Теләче районы Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлыйлар. Бик принципиаль, таләпчән җитәкче була. Ни өчендер аны Сатыш сайлау округы буенча Татарстан АССР икенче чакырылыш Югары Советы депутаты итеп сайлыйлар. Димәк, бу шәхес буенча ВКП(б) өлкә комитетының аерым фикере була. 1947-1948 елларда Казанда Югары партия мәктәбендә белем ала. 1954 елдан аны Кызыл-йолдыз райбашкарма комитеты рәисе итеп күчерәләр. 1956 елда гаиләсе белән кабат Теләчегә әйләнеп кайта. Күпмедер вакыт Теләче сөт-май комбинаты директоры булып эшли. Сәламәтлеге буенча персональ пенсиягә чыга. 1979 елның 5 февралендә вафат була.

 

Галиева Мөфәрлиха Гали кызы

1947-1951 һәм 1951-1955 елларда Саба, Сатыш сайлау округлары буенча Татарстан АССР Югары Советы депутаты.

1908 елның 3 июлендә Казан губернасы Мамадыш өязе Елыш авылында ярлы гаиләдә туган. Авылда колхоз оешкач та, җиң сызганып эшли башлый. Ул 1931-1944 елларда  сыерлар сава. 1944 елда “Кызыл көч” колхоз идарәсе М.Галиеваны ферма мөдире итеп билгели. 1946 елда ферма мөгезле эре терлекләр үрчетү планын 102 процентка һәм дәүләткә ит сату планын тулысынча үти. Ялкынлы патриот Галиева колхоз һәм дәүләт мәнфәгатьләрен бөтен нәрсәдән югары күрә, фермада эшчеләрне дә шул рухта тәрбияли. Саба сайлау округы хезмәт ияләре аны Татарстан АССР Югары Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтәләр һәм 1947 елның 9 февралендә депутат итеп сайлыйлар. Обком, райком секретарьларыннан кала, гади хезмәт ияләрен ике-өч мәртәбә рәттән югары җитәкче органнарга сайлау бик сирәк очрый торган хәл. Аны, 1951 елның 8 февралендә икенче мәртәбә Сатыш сайлау округыннан өченче чакырылыш Татарстан АССР Югары Советы депутаты итеп сайлыйлар. Шулай итеп, М.Галиева  1947-1955 елларда Татарстан АССР Югары Советы депутаты булып тора. 1998 елнын 20 октябрендә вафат була, Елыш авылында җирләнгән.

Расих Сабиров, ветераннар советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев