Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССР төзелүгә - 100 ел

Яшә, Саба-йорт: депутатлар, шәхесләр, язмышлар!

ХАММАТОВ Шәмси Хәбибулла улы

Партия эшлеклесе, журналист, 1963-1967 елларда 168нче Шәмәрдән сайлау округы буенча Татарстан АССР Югары Советы депутаты. 1919 елда Свердлов өлкәсендә туа. Хезмәт биографиясен 1937 елда туган ягында тулы булмаган урта мәктәптә тарих укытучысы булып башлый. Югары партия мәктәбен тәмамлагач, ВКП (б) Үзәк комитеты каршындагы академиядә укый. 1945-1951 елларда “Кызыл Татарстан” газетасының бүлек мөдире, “Татарстан коммунисты” журналы редакторы вазыйфасын башкара. 1951 елдан Татарстан өлкә комитеты бүлек мөдире, “Соиалистик Татарстан” һәм “Советская Татария” газеталары редакторы булып тора. Соңыннан озак еллар Татарстан АССР журналистлар берлеген җитәкли. 1988 елның 21 ноябрендә вафат була.

                                     

 

 

 

 

Нурисламов Мәсгуть Нурислам улы. 1967-1971 елларда 183нче Шәмәрдән сайлау округы буенча Татарстан АССР җиденче чакырылыш Югары Советы депутаты. 1935 елның 12 апрелендә Эзмә авылында туган. Шекше 7 еллык мәктәбендә белем ала. Аның хезмәт юлы колхозда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләүдән башлана. 1953-1954 елларда Арча районы Үрнәк механизаторлар мәктәбендә укып механик-комбайнер таныклыгы ала. 1957-1960 елларда Совет армиясендә хезмәт итә. 1951-1977 елларда – колхозның алдынгы комбайнчысы.1967 елда аның кандидатурасын 183 нче номерлы Шәмәрдән сайлау округы хезмәт ияләре Татарстан АССР җиденче чакырылыш Югары Советы депутаты итеп күрсәтәләр.  Аның ярдәме белән Шәмәрдәндә хастаханә төзелә. 1977-1980 елларда колхозда механизатор булып эшли. 1980-1991 елларда Эзмә урта мәктәбендә балалар укыта. Пенсиягә чыккач җәмәгать эшендә актив катнаша. Авыл советы каршындагы ветераннар советы рәисе урынбасары вазыйфасын башкара.2018 елның 29 маенда вафат була.

                         

 

 

 

Мингалиева Әлфинур Миңлегаян кызы. 1967-1971 елларда ТАССР Югары Советы депутаты, Ленин ордены кавалеры. 1939 елда Теләче районы Олы Нырсы авылында 10 балалы ишле крестьян гаиләсендә туган. Уналты яшендә туган колхозында бозау караучы булып эшли башлый. 1957 елдан сыер савучы булып күчә. 1966 елда ул һәр сыердан 3610 килограмм сөт савып ала, үзенә беркетелгән 18 сыердан 18 бозау алып үстерә.  Хезмәт уңышлары өчен Мәскәүдә коммунистик хезмәт ударникларының Бөтенсоюз киңәшмәсендә катнаша. Шулай ук ВЛКСМның өлкә комитеты әгъзасы, авыл хуҗалыгы һәм хәзерләүләр хезмәткәрләре профсоюзы өлкә комитеты әгъзасы булып тора. 1966 елның 22 мартында Саба районыннан 5 кеше хөкүмәтебезнең Ленин орденына лаек була. Алар арасында Әлфинур Хөснетдинова (Мингалиева) да була.1967-1971  елларда 182нче Саба районы Теләче сайлау округы буенче ТАССР Югары Советы депутаты булып сайлана. Бүген Теләче районы Олы Нырсы авылында гомер кичерә.

 

 

 

Җиһаншин  Наил Салих улы. 1971-1975 елларда 182нче Шәмәрдән округы буенча Татарстан АССРның Югары Советы депутаты. 1931 елның 2 июнендә Өтернәс авылында туган. Әтисе Бөек Ватан сугышына киткәндә Наилгә 9 яшь була. Гаиләдә җиде бала үсәләр. Наил, җиденче сыйныфны тәмамлагач, тракторчылар әзерләү курсында укый, 16 яшендә тракторчы ярдәмчесе булып эшли башлый. Кышкы-көзге айларда чылбырлы тракторда эшли, игеннәр өлгерүгә комбайн штурвалы артына утыра. Ул үз чорында бәрәңге игү звеносы җитәкчесе булып таныла,  гектар уңышын 172 центнерга җиткерә. 1972 елда Мәскәүгә халык казанышлары күргәзмәсенә чакырыла һәм аңа Бронза медаль белән акчалата премия тапшырыла. 1974 -1977 елларда Татарстан АССР Югары Советы депутаты итеп сайлана.  Шул чорда депутатлык бурычын үтәп, Яр Чаллы шәһәрен төзүдә  дә катнаша.  Хезмәт юлында күп тапкырлар “Районның иң яхшы бәрәңге игү звеносы җитәкчесе” дигән дипломнарга лаек була. 2003 елда 72 яшендә вафат булды.

                        

 

 

Фомичева Анна Александровна. 1971-1975  елларда 181 нче Теләче сайлау округы буенча ТАССР Югары Советы депутаты. 1935 елның 16 мартында Теләче районы Югары Мирәтәк авылында туган. Мәктәп тәмалаганнан сон, Ленин сов­хозына күченеп киләләр һәм ул бозау караучы булып эшкә урнаша. Терлекчелектә югары уңышларга ирешә. 1969 ел нәтиҗәләре буенча районның иң яхшы терлекчесе исеменә лаек була.  1971-1975 елларда ТАССР Югары Советы депутаты булып сайлана. 1971-1973, 1975 елларда “Социалистик ярыш җиңүчесе” билгесенә лаек була. 1976 елда “Тугызынчы бишьеллык ударнигы” исемен яулый. 1974 елда аны “Почет билгесе” ордены белән бүләклиләр.  Үзәк бистәсендә яши.

 

 

 

Камалов Әләметдин Җамалетдин улы. (1974-1983 елларда КПССның Саба район партия комитеты беренче секретаре) 1975-1985 елларда Татарстан АССР Югары Советы депутаты. 1941 елның 15  сентябрендә ТАССРның Чүпрәле районы Зур Акса авылында туган. Хезмәт юлын, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, 1963 елда Сарман районы “Авыл хуҗалыгы техникасы” берләшмәсендә өлкән инженер буларак башлый. Бераздан аны шушы ук берләшмәнең  баш инженеры  итеп  билгелиләр.1965  елда КПСС сафларына кабул ителә. 1966 елда Сарман районы Карамалы “Авыл хуҗалыгы техникасы” бүлегенә управляющий итеп билгелиләр. 1967-1970 елларда Карамалы машина-мелиоратив станциясенең директоры.  1970 елда аны КПССның Татарстан өлкә комитеты авыл хуҗалыгы бүлегенә инструктор итеп күчерәләр. 1974 елның июлендә Саба районы коммунистлары аны  район партия комитеты беренче секретаре итеп сайлыйлар. 1983 елның ноябрендә  “Тасфир” иминиятләштерү компаниясенә җитәкче итеп билгелиләр. Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнә. 1975-1985 елларда 188нче Икшермә, 208 нче Саба сайлау округлары буенча ТАССРның Югары Советында депутат була.2016 елда вафат. Казан шәһәрендә җирләнгән.

Расих Сабиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев