Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССР төзелүгә - 100 ел

Яшә, Саба-йорт: депутатлар, шәхесләр, язмышлар!

МӨБАРӘКОВ Илфар Әһли улы

1975-1980 елларда 191нче Шәмәрдән сайлау округы буенча ТАССР Югары Советы депутаты.1946 елның 29 июлендә Можга шәһәрендә туа. Өч яшь тулгач әти- әнисе үзләренең туган якларына – Кызыл Мишә авылына күченә. Үзенең хезмәт юлын гади колхозчы булып 1961 елда башлый. 1963 елда Яниль авылында училищеда  укый. 1965-1967 елларда Совет армиясендә Германиядә хезмәт итә.1968  елдан 12нче  ПМКда тракторда эшли. 1972 елда Сабаның кичке мәктәбен,  Минзәлә  техникумының агрономия бүлеген тәмамлый. 1979 елдан Саба районы Калинин исемендәге колхозда агроном хезмәтен башкара. 1983-2007 елларда Саба сельхозтехникасында тәэминатчы булып эшли. 1975 елда ТАССР югары Советына депутат булып сайлана. Хезмәте һәрчак югары бәяләнде. 1976 елда  III дәрәҗә Хезмәт даны ордены белән бүләкләнде. Тормыш иптәше Кифая  ханым белән бәхетле матур тормыш кичерәләр,  ике ул үстерделәр, аларга дөрес юл күрсәттеләр.  Бугенге көндә Байлар Сабасында яши.

 

 

 

 

 

 

Хисмәтуллина Тәнзилә Насыйбулла кызы

1975-1980 елларда Татарстан АССР Югары Советы депутаты.1944 елның 5 октябрендә Саба районы Олы Тиләҗе авылында туа. 1968 елда Минзәлә совхоз-техникумын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген 1963 елдан Саба районы Ленин исемендәге совхозда товарлыклы- дуңгызчылык фермасында дуңгыз караучы буларак башлый. 1965-1980 елларда 1нче товарлыклы-дуңгызчылык фермасы бригадиры булып эшли. 1980-1991 елларда  Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгының (ОПХ) нәсел эше буенча эш алып баручы фермасында фәнни-тикшеренү эшләрен үткәрү буенча лаборанты. 1991-1993 елларда зоотехник-селекционер, 1993-1995 елларда нәсел эше буенча хисапчы була. 1975  елның 16 июнендә улла кызы 190нчы Теләче сайлау округы буенча IX чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана, һәм 1980 елга кадәр ТАССР Югары Советы депутаты була. 2012 елның 16 мартында вафат булды.

 

 

 

 

 

 

Гатауллин Мәгъдәнур  Һидият улы

1980-1985 елларда 209нче Теләче сайлау округы буенча Татарстан АССР Югары Советы депутаты. 1941 елның 2  мартында Чулпыч авылында колхозчы гаиләсендә туа.  Оет авылында җиде еллык мәктәпне тәмамлый. Хезмәт юлын «Авангард»колхозында төрле эшләрдән башлый, ике ел тимерчелектә эшли. Кукмара автоклубында укып, авылда ике ел шофер булып эшли. 1963  елдан Саба «Сельхозтехника «сында хезмәт юлын дәвам итә. 1966  елда шоферлар арасында барган социалистик ярышта җиңүче була, берләшмәнең  мактау китабына кертелә. Токарь хезмәтенә кызыксынуы көчле булу сәбәпле, 1961 елдан шушы һөнәрне үзләштерә һәм хезмәтенә тугрылыклы булып кала, бик күпләрне шушы һөнәргә өйрәтә. Тырышлыгы һәм оештыру сәләте булуын искә алып, участок мастеры булып күтәрелә. Күп тапкырлар техник хезмәт күрсәтү эшчәнлеген тагын да яхшыртуга юнәлдерелгән тәкъдимнәр белән чыга һәм яңалыклар кертүгә ирешә. Хезмәттә күрсәтелгән уңышлары өчен III дәрәҗә Хезмәт даны ордены белән бүләкләнде. Тормыш иптәше Гадения ханым белән бәхетле матур тормыш кичерәләр, күп гаиләләр өчен үрнәк булырлык ике ул үстерделәр. Бүгенге көндә Байлар Сабасында яши.

 

 

 

 

 

 

Гуляев Александр Александрович

ТАССРның урман хуҗалыгы министры, 1975-1980 елларда 207нче Икшермә сайлау округы буенча ТАССР Югары Советы депутаты. 1920 елның 30 октябрендә Аксубай районы Аксубай авылында туган. 1937 елда Казан педагогия институтына укырга керә. Ленинград шәһәрендә хәрби диңгез уку йортын тәмамлый. Бөек Ватан сугышында катнаша. Крым, Кавказ юнәлеше сугышларында батырлык күрсәтә. I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры.1946 елда демобилизацияләнгәннән соң урман хуҗалыгы өлкәсендә эшли башлый. 1959 елда аны Татарстан урман хуҗалыгы идарәсе начальнигы итеп билгелиләр. 1979 елда ТАССРда урман хуҗалыгы министрлыгы оешкач, аны урман хуҗалыгы министры итеп билгелиләр. 1975-1980 елларда 207нче Икшермә сайлау округы буенча IX чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана. 1984 елда эшеннән отставкага китә.1992 елда вафат була.

 

 

 

 

Мөхәммәдиева (Хәмидуллина) Райсә  Шамил кызы

1980-1985 елларда 210нче Шәмәрдән сайлау округы буенча Татарстан АССР Югары Советы депутаты.1958 елда Иләбәр авылында туган. Шәмәрдән урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Киров исемендәге колхозда сыер савучы булып эшли башлый. Аннан соң хисапчы-лаборантка була, ә 1977 елдан колхозның Иләбәр товарлыклы-сөтчелек фермасына җитәкчелек итә. Ферма коллективын һәр сыердан 3000 килограммнан артык сөт савып алып, район фермаларын социалистик ярышта җиңүчеләр рәтенә чыгара. Җәмәгать эшләрендә актив катнаша,  комсомолның өлкә комитеты әгъзасы була. ВЛКСМның XVIII съезды делегаты итеп сайланды. Бүгенге көндә Теләче районы Иске Җөри авылында гаиләсе белән яши. Лаеклы ялда булса да, авыл  хуҗалыгы предприятиясе бухгалтериясендә эшен дәвам итә.

 

 

 

 

Нигъмәтуллин  Илдус  Нигъмәтулла улы

1983-1990 елларда КПССның Саба райкомынын беренче сәркатибе.1985-1990 елларда 232нче Шәмәрдән сайлау округы буенча Татарстан АССР Югары Советы депутаты.1932  елның 22 декабрендә Балтач районы Чутай авылында туган. Хезмәт юлын ул Балтач районы Чепья авылында китап сатучы булып башлый.1952-1956 елларда Армия сафларында хезмәт итә.1956-1974 елларда Балтач районы “Кызыл юл” колхозында машина йөртүче, Вахитов исемендәге колхозда рәис  урынбасары,  “Кама” колхозын  җитәкли. 1974-1981  елларда авыл хуҗалыгы  идарәсе  башлыгы. 1981-1983  елларда  Балтач  район советы башкарма комитеты рәисе. 1983-1990 елларда  Саба районының беренче секретаре. 1985-1990 елларда Шәмәрдән сайлау округы буенча Татарстан АССР Югары Советы депутаты вазыйфаларын башкара. 1990  елдан лаеклы ялга киткәнче, “Орлык” фәнни-җитештерү берләшмәсе  бүлегенең генераль директор урынбасары, “Ромашка”  җәмгыятенең директоры булып эшли. Илдус  Нигъмәтулла улы эшләгән чорда Саба районы хезмәт коллективларында  гаилә подряды кертелә. Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнә. 2017 елның 29 октябрендә вафат була. Туган авылында җирләнгән.

 

 

Сәйфуллина Миңнегөл Миңнулла кызы

1985-1990 елларда Саба районы 233нче Теләче сайлау округы буенча Татарстан АССР Югары Советы депутаты. 1953 елның 11 ноябрендә Кече Шыңар авылында туган. Хезмәт юлын Ленин совхозы Үзәк товарлыклы-сөтчелек фермасында савымчы булып башлый. Аннары лаборант итеп куялар. 1983-1993 елларда ферма мөдире булып эшли. 1985-1990 елларда Саба районы 233нче Теләче сайлау округы буенча Татарстан АССР депутаты итеп сайлана. 1994-2005 совхозда баш зоотехник, соңрак кабат ферма мөдире, зоотехник, нәсел эше белгече, тәҗрибә җитештерү хуҗалыгы директоры була. 2001 елда аңа “Татарстан Республикасының атказанган зоотехнигы” исеме бирелә. 2007 елдан Муса Җәлил бүлекчәсендә хезмәт куя.

 

 

 

 

Ярмөхәммәтова (Хәсәнова) Рәзинә Гомәр кызы

1985-1990 елларда Татарстан АССР Югары Советы депутаты. 1963 елның 12 гыйнварында Ике басу Арташ авылында туган. 1980 елда Икшермә урта мәктәбен тәмамлый. Шул елны комсомол юлламасы белән Ике басу Арташ комсомол-яшьләр фермасына сыер савучы булып эшкә килә. 1982-1984 елларда аны бригада комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. 1981-1984 елларда читтән торып Минзәлә совхоз-техникумында белем ала. 1985-1990 елларда XI чакырылыш 231нче Саба сайлау округыннан ТАССР Югары Советы депутаты булып сайлана. 1988-1991 елларда сөтчелек фермасында хисапчы булып эшли. 1991 елда яңа “Арташ” совхозы оешкач, шунда сыер савучы итеп күчерәләр. 1993 елда  Арташ балалар бакчасына завхоз итеп белгелиләр. 2001 елдан башлап лаеклы ялга киткәнче Олы Арташ кибетендә сатучы булып эшли. 1984 елда “Хезмәттәге казанышлары” өчен медале белән бүләкләнә. Бүгенге көндә гаиләсе белән Ике басу Арташ авылында яши.

 

(Дәвамы бар)

Автор: Расих Сабиров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев