Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССР төзелүгә - 100 ел

Яшә, Саба-йорт: депутатлар, шәхесләр, язмышлар!

НУРИСЛАМОВ Ришат Габделиксан улы

1990-1995 елларда Шәмәрдән сайлау  округы буенча Татарстан Республикасы Югары  Советы депутаты.1951 елның 10 апрелендә Башкортстанның  Илеш районы Югары Манчар  авылында туган. 1973 елда Уфа нефть институтын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген  “Севергазцентр”  идарәсенең турбокомпрессор цехында смена инженеры булып башлый, начальник вазифаларын башкара.  1975-1979 елларда  – Шәмәрдән бистәсе  янында  урнашкан Волжск магистраль газүткәргечләрнең линия-производство идарәсе компрессор станциясе начальнигы. 1979 елда сугыш хәрәкәтләре барган Әфганстанга газны транспортлауга  әзерләү һәм күкерт чистарту заводына  командировкага  җибәрелә,  анда 1982 елга кадәр эшли. 1983 елда  4нче  газ  кудыру станциясе  базасында булдырылган магистраль газүткәргечләрнең Шәмәрдән линия-производство  идарәсенә начальник итеп билгеләнә һәм 2020  елга  кадәр алыштыргысыз җитәкче була. 1990 елда районда  беренче тапкыр  альтернатив  нигездә  Шәмәрдән сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Югары  Советы депутаты итеп  сайлана.  “Газ сәнәгате отличнигы” исеме бирелә, “Газ сәнәгате хезмәт ветераны”  күкрәк билгесе белән  бүләкләнә.

Бәйрәмова Фәүзия Әүхәди кызы. Язучы, җәмәгать эшлеклесе, 1990-1995 нче елларда Саба сайлау округы буенча Татарстан АССР Югары Советы депутаты. 1950 елның 5 декабрендә Сабай авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казанда театр мәктәбендә укый. 1983-1989 елларда Казан дәүләт университеты филология факультеты студенты. Татарстан телевидениесендә, китап нәшриятында редактор булып эшли. 1986 елда аны СССР язучылар берлегенә кабул итәләр. Күп кенә китаплар авторы. 1994-1998 елларда Татарстан язучылар берлеге әгъзасы. 1990-1995 елларда Саба сайлау округы буенча Татарстан АССР Югары Советы депутаты итеп сайлана.

 

 

 

Шамгунов Роберт Шакир улы. Дәүләт, партия, сәнәгать эшлеклесе, 1990-1995 елларда Теләче сайлау округы буенча Татарстан АССР Югары Советы депутаты. 1939 елның 22 сентябрендә Үзбәкстанда туган. Совет армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң, 1966 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый. 1966-1982 елларда түбән Кама нефтехимия комбинатында инженер, цех начальнигы, профком рәисе вазыйфаларын башкара. 1983-1989 елларда КПССның Түбән Кама шәһәр комитеты I секретаре, 1989-1991 елларда Татарстан профсоюзлар Советы рәисе, ТАССРның Югары Советы председателе беренче урынбасары булып эшли. 1991-2014 елларда “Татнефтепродукт” берләшмәсе генераль директоры, иминиятләштерү компанияләре директоры вазыйфаларын башкара.1990-1995 елларда Саба районы Теләче сайлау округы буенча Татарстан АССР Югары Советы депутаты булып сайлана.  Казан шәһәрендә яши.

Гыйльмиев Фәрит Гыйльметдин улы. 1986– 1992 елларда Саба районы башкарма комитеты рәисе,1992-1997 елларда Саба районы хакимият башлыгы, 1991-1997 елларда Халык депутатларының Саба районы Советы рәисе. 1995-1997 елларда Саба сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты вазыйфасын башкара. 1946 елның 2  августында  Казанчы Бигәнәй авылында туа. Хезмәт эшчәнлеген 1968 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, “Икшермә” совхозында инженер булып башлый. Армиядән кайтканнан соң “Икшермә” совхозында эшләвен дәвам итә. 1974-1984 елларда «Сельхозтехника»ның Теләче бүлекчәсендә баш инженер, идарәче булып эшли. 1984 елда “Сельхозтехника”ның  район бүлекчәсе идарәчесе итеп билгеләнә.1986-1992 елларда Саба районы башкарма комитеты рәисе. 1992-1997 елларда Саба районы хакимияте башлыгы итеп сайлана. 1997-2000 елларда “Татавтодор” берләшмәсе начальнигы вазифаларын башкарды. 2000 елда хезмәт юлын “Татсельхозэнерго” берләшмәсе җитәкчесе буларак дәвам итте. Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Почет орденына лаек булды. 2017 елның 21 ноябрендә вафат булды. Саба шәһәренең 3нче зиратында җирләнде.

Хөсәенов Рәхимҗан Сабит улы. 1997-1999 елларда Саба сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. 1953 елның 5 гыйнварында Балтач районы Түбән Кенә авылында дөньяга килгән.  Армия сафларында хезмәт итә. 1978 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген Яшел Үзән районының Ильич исемендәге күмәк хуҗалыгында баш инженер булып башлый. 1981-1984 елларда – шушы ук районның Кучеев авыл советы башкарма комитеты  җитәкчесе. Бер ел Норлат районының “Сельхозхимия” оешмасында баш инженер булып эшли. 1986-1997 елларда КПССның Арча  райкомында авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, 8 март исемендәге күмәк хуҗалыгы рәисе, район башлыгының беренче урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы  булып эшли. 1997-1999 елларда Саба районы хакимияте  башлыгы. 1997-2012 елларда «Татсельхозтехника»ның генераль директоры урынбасары, «Татарстан сөте» ААҖнең агросәнәгать комплексы генераль директор урынбасары  вазыйфасын башкара. 2012 елның июненнән пенсиягә чыкканчы Питрәч районының Простор АПК» ААҖнең генераль директоры урынбасары булып эшли. 1995 елда фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты исеменә лаек була.

Автор: Расих Сабиров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев