Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССР төзелүгә - 100 ел

Яшә, Саба-йорт: депутатлар, шәхесләр, язмышлар!

МИҢНЕХАНОВ Рәис Нургали улы

1999-2004 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.1961 елның  8 июнендә Саба районы Борчаклы Яз авылында туган. 1983 елда «Урман хуҗалыгы” белгечлеге буенча Мари политехника институтын тәмамлаган.  Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. 1978-1999 елларда Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы өлкәсендә эшче, урман әзерләү мастеры, Лубян тәҗрибә агач эшкәртү заводы директоры, Мишәбаш урманчылыгы лесничие, Саба урман хуҗалыгы  директоры булып эшли. 1999 елның ноябреннән  2005 елның декабренә  кадәр хакимият, 2006 елның гыйнварыннан бүгенге көнгә кадәр Саба муниципаль районы башлыгы - Саба муниципаль районы Советы рәисе. “Россия Федерациясенең  атказанган мәгариф хезмәткәре”, “Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты, “Татарстан Республикасының  атказанган урманчысы”. 2000-2004 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының II чакырылыш депутаты булып сайлана.

Абдуллин Тәлгат Мидхәт улы. 2004-2019 елларда 49нчы номерлы Мамадыш бермандатлы сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.1951 елның 22 августында туган. 1974 елда Казан дәүләт финанс-икьтисад институтын тәмамлый. 1974-1977 һәм 1978-1984 елларда банк системасында эшли. 1977-1978 елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә. 1984-1993 елларда Яр Чаллы шәһәр хакимиятендә җаваплы вазыйфалар башкара.1997 елдан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы “Дәүләт торак фонды”н җитәкли. 2004 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау системасына үзгәрешләр кертелә. Депутатларның яртысын бермандатлы округлар буенча сайлый башлыйлар. Саба районы Мамадыш сайлау округына кертелә. Шулай итеп, 2004-2019 елларда бездән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп Т.Абдуллин  сайлана.

Галиев Марат Ибраһим улы. 2019 елда 49нчы Мамадыш бермандатлы сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды. 1976 елның 3 июнендә Свердловск өлкәсе Малышев бистәсендә туган. Әти-әнисе Саба районы Килдебәк авылы кешеләре. Бүгенге көндәге яшәү урыны – Саба районы Килдебәк авылы. Россия Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә белем алган. “ТрансЛомПереработка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры. 2019 елның 8 сентябрендә узган Татарстан Республикасы VI чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау кампаниясендә 5 кандидат арасында җиңеп чыгып, 49нчы Мамадыш бермандатлы сайлау округы буенча депутат мандатына ия булды.

Автордан. Республикабызның иң дәрәҗәле органы  –  Югары  Советка районыбыздан 50  депутат сайлана.  Шуларның  яртысы диярлек гади эшче-колхозчылар, укытучылар, хатын-кызлар. Ләкин вәзгыять  узган гасырның  90нчы елларында  тамырдан  үзгәрә.  Безнең районнан  җитештерү өлкәсендә соңгы  хатын-кыз депутат Рәзинә Ярмөхәммәтова Югары Советка 1985 елда  сайлана.  Әлбәттә,  республикабызда  да   вәзгыять тамырдан үзгәрә. 2019 елда Дәүләт Советына сайланган  100 депутат арасында бер генә җитештерү өлкәсе  вәкиле булмавы  дөрес  хәл түгелдер.  Парламентта  яшь депутатлар булмавы  да   күңелдә борчу тудыра.   Гомумән алганда, без Саба районында туган, ләкин  башка  төбәкләрдән сайланган    депутатларны да беләбез. Алар арасында Тимершык  авылында туган, табибларның белем   күтәрү инстиутының балалар авырулары  кафедрасы доценты дәрәҗәсенә күтәрелгән Миңневасил Миңнехан улы  Зарипов һәм республика газлаштыру фондның башкарма директоры  Җәүдәт Мидхәт улы Миңнәхмәтов та бар. Депутатлар кайдан сайлануларына һәм  кайсы органнар депутаты булуларына  карамастан, алар –  гади халыкның  мәнфәгатьләрен  кайгыртучы.  Шул  уңайдан без сугыш  чоры балаларына кагылышлы  закон  кабул итү мәсьәләсендә   Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллинга  мөрәҗәгатебезнең дә уңай хәл ителүен  көтәбез.  Шулай  да  депутатлар турындагы  язмамны татар хлкының иң дәрәҗәле шәхесе, СССРның халык артисты, данлыклы  якташыбыз Шәүкәт Хәсән  улы Биктимеров  турында мәгълүмат белән тәмамлыйсым  килә. Ул 1975-1980 елларда ТАССР Югары Советы депутаты, 1984-1990 елларда ике  чакырылыш рәттән СССР Югары Советының Милләтләр Советында ТАССРдан депутат булып торган  шәхес. 2012 елда каты  авырудан арабыздан китте, әмма  үлемсез Әлмәндәр булып халык   күңелендә калды.

Автор: Расих Сабиров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев