Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССР төзелүгә - 100 ел

Яшә, Саба – йорт: район җитәкчеләре, шәхесләр һәм язмышлар

ТАССРның – 100, районыбызның 90 еллыгы уңаеннан 1930-2020 елларда Саба районының башкарма комитеты рәисләре булып эшләгән шәхесләр турында язмалар әзерләнгән иде. Алар “Саба таңнары” газетасының 2019 елгы июль-август айлары саннарында (№50, №56 ,№57, №58) басылып чыкты. Циклны дәвам итеп, ВКП(б)ның, КПССның беренче секретарьлары, район башлыклары турында мөмкин кадәр тулы мәгълүмат бирергә булдык.

Дөрестән дә, 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң кемгә тәхетне (“властьны”) бирергә дигән сорау тормый. Чөнки революцияне оештыру, патша режимын бәреп төшерүдә иң мөһим рольне большевиклар уйныйлар һәм ил буенча хакимият алар кулына күчә. ВКП(б)ның партия оешмалары, район, өлкә, комитетлары оешып, зур көчкә ия булалар. Әлбәттә, 1930 елның 10 августында оешкан Саба районы да читтә калмый. Аңа кадәр Саба партия волком секретарьлары булып Зайцев (соңыннан жир эшләре халык комиссары була), Мишкин, Рәхмәтуллин эшли. 1929 елның 11 сентябреннән ВКП(б) Саба волость сәркатибе итеп Гомәр Шагов сайлана. ВКП(б) секретарьларына эшләргә җиңел булмый. 1930 елдан башлап 1937 елның апреленә кадәр эшләгән 5 сәркатипнең 4се репрессиягә эләгә, 3 се төрмәдә үлә. 1937 елдан беренче секретарь вазифасы барлыкка килә. Чөнки шул елдан ВКП(б) райкомнарында 2 секретарь эшли башлый.

 Район оешудан башлап партия комитеты секретарьларына зур вәкаләт бирелә. Шул ук вакытта алардан сорау да зур була. Алар авыл хуҗалыгы, сәнәгать, сәясәт, социаль-икътисади үсеш белән идарә итүне кадрлар аша тормышка ашыралар. Аларны сайлап алу, тәрбияләү, эшчәнлекләрен контрольдә тоту алымнарын киң кулланалар. Кадрларны райком бюросында раслау, аларга резерв булдыру партия органнары эш алымнарының бер ягы гына булып тора. Орденнарны, мактаулы исемнәрне СССР, РСФСР, ТАССР Югары Советы Президиумнары бирсәләр дә, бүләкләнүчеләрне сайлап алу, тәкъдим итү партия комитетларында була. Шул ук вакытта гади колхозчыларга, эшчеләргә игътибар зуррак була. Практикада 3 гади кешегә 1 җитәкче бүләкләнә.

1930 елның август аенда район оешып, сентябрь башында Байлар Сабасы авылында беренче район конференциясе була. ВКП(б) райкомы сәркатибе итеп Гомәр Шагов сайлана.

Расих Сабиров, Саба районы ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе.

 

Шагов Гомәр Шаһимәрдан улы. 1930 елның августыннан 1931елның июненә кадәр ВКП(б) Саба район партия комитеты секретаре. Ул 1895 елда Әтнә районының Шашы авылында туган. 1915-1917 елларда патша гаскәрендә, 1918-1920 елларда Эшче-Крестьян Кызыл Гаскәрендә гади солдат булып хезмәт иткән. 1921-1922 елларда Барнаул шәһәрендә Татар-Кыргыз Губкомында секретарь булып эшли. 1924-1929 елларда Алабугада Бөтенсоюз Коммунистлар партиясенең (большевиклар) оештыру бүлеге мөдире, пропагандист, аннары ВКП(б)нын Норлат волосте район партия комитеты секретаре булып эшли. 1929 елдан 1931 елның июленә кадәр ВКП(б) Саба волосте, район партия комитеты вазифасын башкара. 1931-1933 елларда Мамадыш районында, 1934 елдан – Краснобор район партия комитетында, соңыннан Аксубайда райком секретаре була. 1937 елның 21 маенда террорчылыкта гаепләнеп, кулга алына, тоткынлыкта вафат була. Аклану датасы: 1959 ел.

 

 

Кәримов Галимҗан Кәрим улы. 06.1931 – 03.1934 елларда ВКП(б)ның Саба районы партия комитеты секретаре. 1904 елда ТАССРның Яр Чаллы районы Теләнче-Тамак авылында туган. Хезмәт эшчәнлеген 1920 елда үз хуҗалыгында башлый. 1922-1924 елларда Яр Чаллы мәктәбендә укый. 1924-1931 елларда ВЛКСМ, башкарма комитеты, ВКП(б), Сарман, Яр Чаллы, Арча, Мамадыш һәм Кукмара кантоннарында һәм районнарында эшли. 1931 елның июленнән башлап 1934 елга кадәр ВКП(б)ның Саба район комитетының секретаре була. 1934 елдан башлап ВКП(б)ның Кукмара район комитеты секретаре булып эшли.     Узган гасырның 30нчы елларына, ягъни Саба районы оешып эшләп киткән чорга караган мәгълүматлар бик аз. Әмма 1932 нче елның 4 февралендә “Правда” газетасы ВКП(б)ның Саба район партия комитеты сәркатибе Галимҗан Кәримов белән интервью урнаштырган. Эш шунда ки, ул XVII Бөтенсоюз партия конференция делегаты була һәм аны журналистлар эләктереп алалар, карандаш белән портретын да ясыйлар. Саба районы үсеше турында мондый юллар язылган:

- районда язгы чәчү вакытында төгәлләнгән һәм ул 104%ка үтәлгән;

- 1930 елда дәүләткә ашлык әзерләү 1931елның апреленә кадәр сузылган һәм барысы 2 мең тонна ашлык сатылган. 1931 елда план Татарстанда беренче булып тормышка ашырылган һәм 2 мең тонна урынына 18 мең тонна итеп үтәлгән; ит хәзерләүнең 4нче квартал планы үтәлеше 128 %ка җиткән.

Районда соңгы ике елда түбәндәге эшләр башкарылган:

 - 1100 сыерга исәпләнгән тугыз ферма, 700 башлык бозаулар торагы, 1500 башлык өч сарыкчылык фермасы, 700 казга, 700 үрдәккә, 10 мең тавыкка исәпләнгән берничә ферма төзелгән; сарыкчылык һәм куянчылык буенча ике совхоз төзелә башлаган; машина-трактор станциясе барлыкка килгән;

 умартачылык техникумы, 11 ШКМ (колхозчы яшьләр мәктәбе), терлекчелек юнәлешендәге колхоз институты, рабфак, тракторчылар курсы, колхоз хисапчылары хәзерләү мәктәбе оештырыла; Сабада мәдәният йорты һәм театр ачыла;

 Районга юл төзелешенә 70 мең сум премия бирелә. Татарстан Үзәк Башкарма комитеты (ЦИК ТАССР) Саба райкомы сәркатибе Г.Кәримовны Мактау грамотасы белән бүләкли. Аңа ул вакытта нибары 28 яшь була. 1937 елда вафат. Кукмарада җирләнгән.

Моратов Салих Хафиз улы. 03.1934-03.1935 елларда ВКП(б)ның Саба район партия комитеты секретаре. 1896 елда ТАССРның Чаллы районы Мусзавод авылында туган. Эшчәнлеген 1912 елда Бондюг заводында слесарь булып башлый. 1918-1921 елларда Мәскәү Бөтенроссия хәрби командирлар бюросы курсанты, II татар полкы командиры, 1921-1922 елларда Үзбәкстанда эшли. 1922-1931елларда Татнаркомюст прокурорының өлкән ярдәмчесе, ТАСС Совнаркомның идарәче һәм сәркатибе, юстиция халык комиссариаты коллегия әгъзасы, Казан шәһәре Баш суды рәисе халык комиссары, 1931-1932 елларда Казан шәһәре муниципаль берәмлеге рәисенең беренче урынбасары. 1934 елның мартыннан 1935 елның мартына кадәр ВКП(б) Саба райкомының секретаре. 1935 елдан ТАССР Баш судының махсус коллегиясе рәисе урынбасары. 1937 елның 31 июлендә кулга алына. 1938 елның 9 маенда атып үтерелә. 1957 елның 1 июлендә аклана.

 

Әхмәтов Әхәт Муфаза улы (фотосы сакланмаган)

1935 елның мартыннан 1936 елның мартына кадәрВКП(б)ның Саба районы партия комитеты секретаре.

 Ә.М.Әхмәтов 1898 елда Башкортстан республикасының Бәләбәй районы Иске Турай авылында дөньяга килә. Мәскәү дәүләт университетын тәмамлый. 1919 елдан ВКП(б) әгъзасы. Хезмәт юлын 1918 елда Бәләбәй мөселман комиссариятында агитатор-оештыручы булып башлый. 1919 елдан Бәләбәй өязе Ревкомы мөселман бүлегендә мөдир булып эшли башлый. 1920-1923 нче елларда Бохара шәһәрендә чыгучы “Бухараакбарс” газетасы редакциясендә редколлегия рәисе урынбасары. 1924-1926 елларда Мәскәү Губсовпарт мәктәбендә татар бүлеге мөдире була. 1926-1927 елларда – Татпищетреста экономист. 1935 елның мартыннан алып 1936 елның мартына кадәр ВКП(б) Саба район партия комитеты секретаре була. 1937 елның 2 июнендә кулга алына. СССРның Югары Хәрби суды тарафыннан атылуга хөкем ителә. 1957 елның март аенда аклана.

 

Җәләев Шәрәф Җәләй улы. (1936-1937 елларда ВКП(б)ның Саба район партия комитеты секретаре). Ш.Җ.Җәләев 1906 елның 12 апрелендә Татарстанның Азнакай районы Чубар-Абдул авылында туа. Аның хезмәт юлы 1920 елда башлана, кулакта батраклыкта йөри. 1924 елда өяз батраклар комитеты рәисе була. Аннан соң Минзәлә советпартия мәктәбендә укый. 1929 елдан ВКП (б) әгъзасы. 1934-1937 елларда Саба районы партия комитетында сәркатип булып эшли. 1937 елның 1 декабрендә кулга алынган һәм 6 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. 1940 елның 3 мартында, мәгълүматлар расланмау сәбәпле, эш туктатылган. 1942-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. Хәрби исеме – лейтенант. Перемышлкено-Ледзанск полкында үзйөрешле артиллерия машинасы командиры була. 1945 елның 17-27 мартында Гдыня шәһәрен азат иткәндә, зур батырлык күрсәткәне өчен, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Сугыштан соң халык мәгарифе оешмаларында хезмәт итә – мәктәп директоры, район мәгариф бүлеге мөдире була. Азнакай районы 29нчы төзү монтаж идарәсенең кадрлар бүлегендә өлкән инспектор чагында 1970 елда пенсиягә чыга. 1979 елның 4 октябрендә вафат. Туган авылында җирләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев