Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССР төзелүгә - 100 ел

Яшә, Саба – йорт: район җитәкчеләре, шәхесләр һәм язмышлар

Шакиров Сабир Шакир улы. 11.1937-08.1947 елларда Бөтенсоюз коммунистлар партиясенең ВКП(б)ның Саба районы партия комитеты I секретаре.

1902 елда ТАССРның Тымытык районы (хәзерге Азнакай районы) Зур Сукаеш авылында туган. Үзенең хезмәт эшчәнлеген туган авылында әтисенең хуҗалыгында зирәгатьче (крестьян) булып башлаган. 1924-1925 елларда Новороссийск полк мәктәбендә курсант, 22нче Краснодар девизиясенең 64нче ату полкы командиры. 1925-1927 елларда Тымытык районы Зур Сукаеш авыл Советында сәркатип булып эшли. 1929 елда Бөтенсоюз коммунистлар партиясенә (ВКП(б)) керә. 1930-1935 елларда Азнакай районында Җир банкы бүлеге идарәчесе, ВКП(б) район комитеты инструкторы булып эшли. 1935-1937 елларда марксизм-ленинизм мәктәбе курсанты (Казан шәһәрендә), ВКП(б) Тымытык райкомы инструкторы. 1937 елның февраленнән декабрьгә кадәр II секретарь, 1937 елның декабреннән 1947 елга кадәр ВКП(б)ның Саба райкомы I секретаре булып эшли. 1949 елны сентябреннән 1953 елның августына кадәр Әлмәт шәһәр комитеты I секретаре вазифаларын башкара. Хатыны Фатыйма 1947 елда бәби тапканда үлә. Сабада җирләнгән. Хезмәт Кызыл байрагы орены белән бүләкләнгән. Әлмәт шәһәренең бер урамы аның исемен йөртә.

 

Кәрамов Заман Кәрам улы. 08.1947-07.1952 елларда ВКП(б)ның Саба районы партия комитеты I секретаре. 1906 елда ТАССРның Актаныш районы Иске Байсар авылында туган. 1923-1928 елларда Минзәлә җидееллык мәктәбендә укыган. 1930 елда комсомолга кабул ителә. 1928-1931 елларда РККА сафларында хезмәт итә. 1931-1934 елларда кадәр Казан Югары коммунистик авыл хуҗалыгы мәктәбендә ирекле тыңлаучы. 1934-1941 елларда Шереметьево (Түбән Кама) районы Кызыл Кадкан МТСы политбүлеге тарафыннан чыгарылган газетаның җаваплы сәркатибе, шулай ук Кызыл Йолдыз районының “Большевистик колхоз” газетасы җаваплы сәркатибе вазифасын башкара. 1941-1943 елларда ВКП(б)ның Кызыл Йолдыз районында II секретаре, Дөбьяз МТС ының политбүлек җитәкчесе булып эшли.1943-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. 1947-1952 елларда ВКП(б)ның Саба район партия комитеты I секретаре. 1954-1959 елларда ТАССРның Ворошилов (Минзәлә) районы МТСының партия оешмасы секретаре, Хрущёв исемендәге колхоз рәисе, КПСС райкомы инструкторы,”Нуркеев” совхозының партоешма секретаре. Кызыл Йолдыз һәм “Почёт билгесе» орденнары белән бүләкләнгән.

 

 

Фәйзуллин Шәйхи Миңнулла улы. 07.1952-06.1956 елларда КПССның Саба район партия комитеты I секретаре. 1918 елның 20 декабрендә ТАССРның Апас районы Байраш авылында туган. Ике еллык механизаторлар мәктәбен тәмамлагач, 1937-1938 елларда Апас районы Ишев МТСында өлкән комбайнчы һәм авыл хуҗалыгы машиналары механигы булып эшләгән. 1938 елның октябрендә РККА сафларына алына. Бөек Ватан сугышында катнаша. Могилев полк мәктәбен тәмамлый. Көнбатыш фронтта 21нче укчы-артиллерия полкында майор буларак Сталинградны саклау, Ленинград блокадасын өзү, Балтыйк буе республикаларын фашистлардан азат итү сугышларында катнаша. 1941 елның августында Гомелов өлкәсендә яралана, ә 1942 елның май аенда Харьковта авыр контузия ала. 1945 елның декабрендә демобилизацияләнә. 1946 һәм 1949-1952 елларда ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты каршындагы партия мәктәбендә укыган.1947 һәм 1951-1952 елларда Апас һәм Төньяк- Норлат райкомнары секретаре булып эшләгән. 1952 елның июнендә КПСС Саба райкомының I секретаре итеп сайлана һәм 1956 елның июненә кадәр эшли. Шул ук елның июнендә Дөбъяз район башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. 1959-1974 елларда КПСС Татарстан өлкә комитеты җибәрүе буенча “Татсовнархоз” аппаратында, “Азнакай нефть” ОРСында җитәкче, Норлат һәм Алабуга сөт комбинатларында директор, Азнакай “Каздорстрой” матди-техник тәэмин итү бүлегендә җитәкче булып эшләгән. 1974 елның сентябреннән лаеклы ялга кадәр Азнакай АТПсының профком рәисе булып эшләгән. Кызыл Байрак ордены, “За оборону Ленинграда” медале белән бүләкләнгән. 1982 елның 24 мартында вафат була. Азнакай шәһәрендә җирләнә.

Минһаҗев Вәли Минһаҗ улы. 06.1956-11.1958 елларда КПССның Саба районы партия комитеты I секретаре. 1905 елда ТАССРның Балык Бистәсе районы Иске Арыш авылында туган. 1948 елда ВКП(б) Татарстан Өлкә Комитеты каршындагы ике еллык республика партия мәктәбен тәмамлый. 1944-1947 елларда ВКП(б) Баулы райкомы I секретаре. 1948 елның августыннан 1956 елның июненә кадәр Чүриле район партия комитетын җитәкли. 1956 елның июненнән 1958 елның ноябренә кадәр КПССның Саба райкомы I секретаре булган. "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнә. 1974 елның 10 июнендә вафат була. Казан шәһәрендә җирләнә.

 

 

 

Садыйков Фарук Әбделхак улы. 11.1958-10.1959 елда КПССның Саба район партия комитеты I секретаре. 1922 елның 5 гыйнварында ТАССРның Арча районы Яңа Шашы авылында туган. 1956-1958 елларда КПССның Зәй райкомы секретаре, хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе. 1958-1959 елларда КПССның Саба райкомы I секретаре. 1959-1961 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты партия органнары бүлеге мөдире. 1961-1978 елларда – КПСС Үзәк комитеты инструкторы, инспекторы. 1978-1983 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре. 2009 елның 11 июнендә вафат була. Казан шәһәрендә җирләнә. (Тулырак мәгълүмат газетабызның 2020 елгы 4 март санында бирелде).

 

 

 

Гыйматдинов Габбас Кыям улы. 11.1959-03.1962 елларда КПССның Саба районы партия комитеты I секретаре. 1925 елда ТАССРның Минзәлә кантоны Туймәт авылында, хәзерге Чирмешән районында туа. Хезмәт эшчәнлеген 1941 елда "Азат" колхозында колхозчы булып башлый. 1942-1943 елларда - Беренче Май районы Чирмешән урта мәктәбе укучысы. 1943-1946 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә, Бөек Ватан сугышында катнаша, 100 гвардия укчы дивизиясенең 298 Гвардия укчы полкы бүлекчәсе командиры була. 1946-1950 елларда ТАССР Беренче Май районында укытучы, ВКП(б)ның Беренче Май райкомында пропагандист, пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире, II секретаре булып эшли. 1950-1958 елларда республика партия мәктәбендә укый, КПССның Ямаш районы партия комитеты II секретаре, район башкарма комитеты рәисе, Шөгер районының "Ленин Юлы" колхозы рәисе.1958-1959 елларда – КПССның Теләче районы партия комитеты беренче секретаре. 1959 елда Саба районы коммунистлары аны КПСС райкомының беренче секретаре итеп сайлыйлар. 1962 елдан 1965 елга кадәр Куйбышев һәм Әлки районнары территорияләрен үз эченә алган Куйбышев совхоз-колхоз җитештерү идарәсе партком сәркатибе. 1965 елның гыйнварында КПССның райкомының Октябрь райкомы Iсекретаре итеп сайлана. 22 ел буе КПССның I секретаре булып кала. 1971 елда аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. 2 Ленин Ордены, 1 дәрәҗә Ватан сугышы, "Халыклар Дуслыгы", Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнгән. 1997 елда вафат була. Норлат шәһәрендә җирләнгән.

Кадыйров Азат Кәбир улы. 04.1962-12.1962 елларда Саба район партия комитеты I секретаре. 1926 елның декабрендә ТАССР ның Кайбыч районы Борындык авылында туган. Хезмәт эшчәнлеген 1941 елда Кайбыч районы Фрунзе исемендәге колхозда башлый. 1943 елда Кызыл Армиягә алынган, Бөек Ватан сугышында катнашкан. 1950 елда армиядән кайткач, Кайбыч ВЛКСМ райкомы пропагандисты булып эшли, ә 1951-1954 елларда I секретарь була. 1954-1958 елларда Казан Югары партия мәктәбе тыңлаучысы. 1958-1961елларда КПССның Татар Өлкә Комитетында эшли. 1962 елда Саба район партия комитеты беренче секретаре итеп сайлана. 1963-1965 елларда КПСС өлкә комитетының ТАССР Министрлар Советында партия-дәүләт контроле Комитетында эшли. 1965-1966 елларда – Балык Бистәсе районында КПССның беренче секретаре. 1966-1969 елларда ТАССР Халык контроле комитеты инспекторы. 1969 елда 58 яшендә пенсиягә киткәнче Казанның 10нчы, ә соңрак Калинин исемендәге машина төзү заводының 19нчы эшче яшьләр мәктәпләре директоры булып эшли. 1998 елның 14 маенда вафат була. Казан шәһәрендә яңа бистә зиратына җирләнгән. Почет билгесе ордены белән бүләкләнгән.

 

Закиров Үзбәк Садыйк улы. 1962-1974 елларда КПССның Саба район партия комитеты I секретаре. Закиров Үзбәк Садыйк улы 1925 елның 25 маенда ТАССРның Балтач районы Комаров-Завод авылында туа. 1962-1974 елларда КПССның Саба район партия комитеты I секретаре. Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, өч медаль белән бүләкләнә, VI-VIII чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты. КПССның ХХIV съезды делегаты. 1974 елның 15 июлендә вафат була. Байлар Сабасының 1нче зиратында җирләнгән. (Тулырак мәгълүмат газетабызның 2020 елгы 13 март санында бирелде).

Расих Сабиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев