Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Яшә, Саба – йорт: район җитәкчеләре, шәхесләр һәм язмышлар

    Камалов Әләметдин Җамалетдин улы. 07.1974-11.1983 елларда КПССның Саба район партия комитеты I секретаре.

    1941 елның 15 сентябрендә ТАССРның Чүпрәле районы Зур Аксу авылында туган. 1974 елның июлендә Саба районы коммунистлары Әләметдин Җамалетдин улын район партия комитеты I секретаре итеп сайлыйлар. Хез­мәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнә. ТАССРның Югары Советында депутат була. 2016 нчы елда вафат. Казан шәһәрендә җирләнгән. (Тулырак мәгълүмат газетабызның 2020 елгы 20 март санында бирелде).

    Нигъмәтуллин Илдус Нигъмәтулла улы. 12.1983-03.1990 елларда КПССның Саба райкомының I секретаре 1932 елның 22 декабрендә ТАССРның Балтач районы Чутай авылында туган. 1983-1990 елларда КПССның Саба районы партия комитеты I секретаре. 1990 елдан лаеклы ялга киткәнче, “Семеновод” фәнни-җитештерү берләшмәсе генераль директор урынбасары, “Ромашка” җәмгыятенең директоры булып эшли. Ул таләпчән, үз эшен яхшы белүче җитәкче иде. Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнә. 2017 елның 29 октябрендә вафат була. Балтач районы Чутай авылында җирләнә. (Тулырак мәгълүмат газетабызның 2020 елгы 20 март санында бирелде).

    Автордан. Партия комитетларының I секретарьлары 1990 елга кадәр, 60 ел дәверендә төбәгебез белән идарә итәләр. Әйтергә кирәк, 1962 елның декабрендә һәм 1965 елның башына кадәр алар өчен вәзгыять бик четерекле була. КПСС Үзәк Комитеты секретаре Н.С.Хрущевның административ реформасы нәтиҗәсендә райкомнар тулысы белән колхоз-совхоз җитештерү идарәсенең парткомнары итеп үзгәртелә. Халык хуҗалыгы советлары (совнархоз) барлыкка килә. Шул чорларда районнар чынбарлыкта катлаулы вәзгыятьтә кала. Авыл хуҗалыгы идарәләре әллә ни уңышлы идарә итә алмыйлар. Икенче яктан элеккеге “первыйлар” баш та бирмиләр. Кризис 1965 елның башында хәл ителә һәм райкомнар яңадан торгызыла.

    Узган гасырның 90нчы еллары башында илебездә вәзгыять кабат үзгәрә. СССР таркала, илнең икътисады артка тәгәри, хосусыйлаштыру башлана, халыкка аңлашылмаган акцияләр барлыкка килә. Шушы шартларда КПССка һөҗүм башлана. Илдәге вәзгыятьне коткарып калу максатыннан, ә бәлки КПССның ролен саклап калу йөзеннән, районнарда “яңа должность” – халык депутатлары Советлары рәисләре вазифасы кертелә. Ул вазифа аңарчы да була, билгеле.район Советы сессияләре уздырганда сессия рәисләре, ягъни Совет рәисләре сайланып куела торган була. Безнең районда да мондый вазифа булдырыла һәм җәмәгать башлангычында, нигездә түләүсез I секретарь башкарырга тиеш була. Ләкин ул вакытта I секретарь Илдус Нигъмәтуллин эшеннән китә, ә яңасы – Мансур Газизов депутат булмый. Шул сәбәпле халык депутатлары Советы рәисе вазифалары Н.Үтәгәновка йөкләнә. Ул формаль рәвештә генә булса да, районның беренче “лицо”сына әйләнә. Соңрак Совет рәисе вазифасы М.Газизовка, ә партия эшчәнлеге туктатылгач һәм хакимиятләр оешкач, хакимият башлыкларына йөкләнә. Муниципалитетлар оешкач, район Советы рәисе вазифалары район башлыкларына кала.

    Үтәгәнов Надель Шамил улы. 20.03.1990-08.09.1990 елларда халык депутатларының Саба район Советы рәисе. 1957 елның 4 маенда Арча райо­ны Яңа Кенәр авылында туа. 1979 елда авыл хуҗалыгы инс­титутының механика факультетын тәмамлый. 1979-1981 елларда инженер, Саба райсельхозтехника ремонт мастерское мөдире булып эшли. 1981-1982 елларда Совет Армиясе сафларында була. Данлыклы Кантемир танк дивизиясендә инженер булып хезмәт итә. 1982-1986 елларда Саба сельхозтехникасында баш инженер, рәис урынбасары булып эшли. 1986-1998 елларда Саба сельхозтехникасының генераль директоры. Саба районы халык депутатлары Советының 1 сессиясендә (1990 ел, 20 март) 4нче Баландыш сайлау округыннан халык депутатлары Советы рәисе итеп сайлана. 1990 елның 8 сентябренда Саба районы халык депутатларының III сессиясендә Н.Үтәгәнов үз теләге белән әлеге вазифасыннан азат ителде. 1998-2000 елларда – Саба ПМК “Мелиорация” дә генераль директоры. Хәзерге вакытта ПМКда техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау инженеры булып эшли.

    Газизов Мансур Минзарип улы. 04.1990-07.1991 елларда КПССның Саба район партия комитеты I секретаре. 1946 елның 22 гыйнварында Балтач районы Чепья авылында туган. Хезмәт юлын 1965 елда Саба районының Теләче авылы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе буларак башлый. 1965-1968 елларда Совет Армия сафларында хезмәт итә. 1968 елда аны Теләче мәдәният йорты директоры итеп билгелиләр. 1971 елда - Саба районы партия комитеты пропаганда һәм агитация бүлеге инструкторы. 1972-1976 елларда - Горький югары партия мәктәбе тыңлаучысы. 1976-1990 елларда – “Җәлил” совхозында партком секретаре, “Ильич” исемендәге колхоз рәисе, “Ленин” исемендәге тәҗрибә хуҗалыгында директор булып эшли. 1990 елда КПССның Саба район (альтернатив нигездә) партия комитеты I секретаре итеп сайлана. 1990 елның 8 сентябреннән 1991 елның 30 мартына кадәр Саба районының халык депутатларының Саба район Советы рәисе булып тора. 1991 елның 28 ноябрендә Теләче районы оешканнан соң Теләче авылында эшли башлый. Хәзерге көндә Теләче районы ветераннар советын җитәкли.

    Расих Сабиров.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: