Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Яшә, Саба – йорт: район җитәкчеләре, шәхесләр һәм язмышлар

    Гыйльмиев Фәрит Гыйльметдин улы. (1986– 1992 елларда Саба районы башкарма комитеты рәисе. 1992-1997 елларда Саба районы хакимияте башлыгы. 1991-1997 елларда Халык депутатларының Саба районы Советы рәисе).

    1946 елның 2 августында Саба районы Казанчы Бигәнәй авылында туа. Хезмәт эшчәнлеген 1968 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, Саба районы “Икшермә” совхозында инженер булып башлый. 1992-1997 елларда Саба районы хакимияте башлыгы итеп сайлана. 2017 елның 21 ноябрендә вафат булды. Саба шәһәренең 3нче зиратында җирләнде. (Тулырак мәгълүмат газетабызның 2019 елгы 7 август санында бирелде).

    Хөсәенов Рәхимҗан Сабит улы. (07.1997 – 11.1999 елларда Саба районы хакимият башлыгы). 1953 елның 5 гыйнварында Балтач районы Түбән Кенә авылында дөньяга килгән. 1997 елның 2 июленнән 1999 елның 3 ноябренә кадәр – Саба районы хакимияте башлыгы. 1997-2012 елларда "Татсельхозтехника" ААҖнең генераль директоры урынбасары", "Татарстан сөте" ААҖнең агросәнәгать комплексы генераль директор урынбасары вазыйфасын башкара. 2012 елның июненнән башлап пенсиягә чыкканчы Питрәч районының Простор АПК" ААҖнең генераль директоры урынбасары булып эшли.1995 елда фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты исеменә лаек була. (Тулырак мәгълүмат газетаның быелгы 1 апрель санында бирелде).

    Миңнеханов Рәис Нургали улы. (Саба районы хакимияте башлыгы (3.11.1999 – 31.12.2005 еллар.2006 елның 1 гыйнварыннан Саба муниципаль районы башлыгы.1999 елның ноябреннән бүгенге көнгә кадәр Саба муниципаль районы Советы рәисе). 1961 елның 8 июнендә ТАССРның Саба районы Борчак­лы Яз авылында туган. 1983 елда «Урман хуҗалыгы» белгечлеге буенча Мари политехника институтын тәмам­лаган. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. “Россия Федерациясенең атказанган мәгариф хезмәткәре”, “Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты, “Татарстан Республикасының атказанган урманчысы”. 2000-2004 елларда – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (Тулырак мәгълүмат газетабызның 2020 ел 3 апрель санында бирелде).

    Автордан. Бөтенсоюз Үзәк башкарма комитеты карары нигезендә Саба районы 1930 елның 10 августында оештырыла. Аңа кадәр Саба районы биләмәсе Мамадыш һәм Арча кантоннарындагы Саба,, Мамалай, Әбде, Теләче, Чүриле волостьларын үз эченә алып, 113 авылны берләштерә. Мәйданы 1690 кв. километр була. Файдаланылган җирләр мәйданы 136675 гектар тәшкил итә. Сөрү җирләре – 65, урманнар 22 процент. 1935 елның 10 февралендә Теләче районы бүленеп чыга һәм мөстәкыйль рәвештә 1959 елның 12 октябренә кадәр гамәлдә була. Шушы датадан башлап 1991 елның 28 ноябренә кадәр ул кабат Саба районы составында йөри. Ниһаять, районнар парады җиле нәтиҗәсендә 1991 елның көзендә Теләче районы янәдән торгызыла. Чүриле районы 1944 елның 19 февралендә оештырыла. Аның территориясенә Олы Шыңар, Югары Утар, Эзмә, Керәнне, Мичәнбаш, Түбән Симет, Яңа Мичән һәм Олыяз авыл Советлары кертелә. Шәмәрдән Олыяз авыл Советына карый, поселок Советы исә соңрак, 1948 елның 12 маенда барлыкка килә. 1956 елның 17 маенда Чүриле районы бетерелеп, авыл Советлары кабат Сабага күчә. Үзгәртеп корулар узган гасырда да еш булып торган. 1962 елның декабрендә Саба, Кукмара һәм Тәкәнеш районнары халык депутатлары Советларының берләштерелгән сессиясендә Саба районы барлыкка килә. Нәтиҗәдә Кукмара районы тулысы белән һәм Тәкәнешнең берничә авыл Советы Саба районы составына керә. 1965 елның 27 февралендә узган район Советы сессиясе Саба ягы депутатларыннан гына тора. Нигездә Кукмара районы тулысы белән яңадан торгызыла. Иштуган бистәсе административ бүленештән соң Саба районы территориясендә кала.

    Хәзерге көндә 90 еллык тарихлы районыбыз тулы канлы тормыш алып бара. Социаль-көнкүреш объектлары, торак йортлар төзелә, хезмәткә, яшәргә һәм ял итәргә уңай мөмкинлекләр тудырыла. Халкы эшкә уңган, юк-бар гына кыенлыкларга бирешми, килеп туган проблемалар хәл ителә. Тормышыбыз гел шулай алга барсын, без Сабадан, дип горурланып яшәргә язсын. Амин.

    Расих Сабиров.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: