Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССР төзелүгә - 100 ел

Яз һәм хезмәт бәйрәмен каршылыйбыз

Өлкән буын яхшы хәтерлидер, Совет заманында 1 Майны соңгы еллардагы кебек бакчада түтәлдә казынып яки урман полосасында пикник оештырып түгел, шарлар, транспорантлар тотып, парадка чыгып үткәрә идек. Элегрәк аның исеме дә башкача-Хезмәтчәннәрнең халыкара теләктәшлек көне дип аталды, аннан соң ул Хезмәт һәм Яз бәйрәменә әйләнде

Әмма ничек аталуына карамастан, ул һәрвакыт илебездә иң зур бәйрәмнәрдән саналды. 1 май алдыннан илдә коммунистик өмәләр узды, зиратлар чистартылды, хуҗалык, йорт-тирәләре тәртипкә китерелде, хуҗабикәләр җиң сызганып өй юдылар. Җир яшәреп, дөнья ямьләнеп кала иде. (Хәер, бу җыештыру, ямьләндерү эшләре хәзер дә дәвам итә. Карантин булу сәбәпле генә быел аларны саграк, чикләнгән режимда башкарырга туры килде.) Хезмәт бәйрәмендә кызыл әләмнәр, кәгазьдән кисеп ясалган чәчәк бәйләмнәре, шарлар тотып, “ур-ра” кычкырып мәйдан буйлап узулар тарихка матур хатирә булып кереп калды. Парад төгәлләнгәч, халык район мәдәният йортына агыла иде (хәзер мәчет бинасы). Бала-чага  ипи кибете аша 5 тиенлек әтәч кәнфитләр кыстырып, тамаша залындагы иң алдагы рәтләргә барып утырырга ашыкты. Бәйрәм вакытында, гадәттә, илебездәге   матур тормыш тасвирланган Совет фильмнары күрсәтелде. Ул вакытта бер борчу-мәшәкатьсез тоелган, кызыклы  чаклар... Саба үзәкләштерелгән туган якны өйрәнү музее архивында сакланган әлеге фотосурәт тә безне әнә шул күңелле чорга  алып кайтты. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, бәлки сезнең дә  гаилә альбомнарыгызда шундый тарихи фотолар сакланадыр? Әй­дәгез, матур хатирәләрегезне без­нең белән дә уртаклашагыз. Рес­публикабызның, районыбызның олы юбилейлары якынлашканда бер­гәләп истәлекләрне барлыйк, үт­кәннәрне искә төшерик. Фотоларны sabatannar@rambler.ru адресы яки VK, инстаграм аша көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев