Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

12 апрель – космонавтика көне

1961 елның 12 апрелендә бөтен Җир шары Советлар Союзының орбитага Галәм корабы очыруына шаһит булды, аның бортында кеше булуын да ишетеп, "аһ" итте.

Кораб җиһанга күтәрелеп, ул вакытта күз алдына да китереп булмаслык тизлектә (сәгатенә 25 мең чакрым) Җирне урап чыкты. Ләкин беренче космонавт 1968 елның 27 мартында Владимир өлкәсендә "МиГ-15" машинасында күнекмә үткән вакытында һәлак тә булды.
Квалификациясен югалтмау, Галәмдәге үз урынын ныклы тотып тору өчен, Юрий Гагарин тагын да җиһанга очарга ниятли һәм... билгесез сәбәпләр аркасында шулай бөтенләй юкка чыга...
Урта һәм өлкән буын Гагаринны яхшы хәтерли. Безнең өчен, ягъни урта буын вәкилләренә ул - үрнәк, аның кебек булырга тырышу, омтылыш идеалы булса, өлкән буын беренче тапкыр космоска аяк баскан Юрий Гагаринны, 1961 елның 12 апрелен яңа эпоха, коммунизм башлануы итеп кабул иткән иде. Бу очу бөтен дөнья өчен зур сенсация була - СССР Американы узып китте! Галәмдәге тәүге кеше - СССРдан!
Гагариннан соң да космоска һәр очыш Совет илендә зур казаныш итеп кабул ителде. Әле хәтерлим: берәрсе орбитага чыкканнан соң, нәкъ менә шул космонавтны ишетүне, очыш турында сөйләүне көтеп, телевизор экраны каршына "Время" программасын карарга җыела идек. Бөтен Совет халкы шулай итте. Без, балалар, икенче көнне күрше авылдагы мәктәпкә тәпиләгәндә юлда, мәктәптә шул космонавтлар турында гына сөйләшәбез. Кем яшермичә, кем яшереп космонавт булырга хыяллана. Ул вакытта патриотизм тәрбияләү аерым затларны идеаллаштыру, Алла урынына күрү, идоллаштыру бик оста эшләнә иде шул. Гагаринга кадәр күпме уңышсыз очышлар, ялгышулар булганын әле бүген дә анык кына белеп бетермибез. Аннан соңгы уңышсызлыклар да халык теленнән яшерелде. Космоска очканнан соң берничә сәгать үткәч кенә, кайчагында икенче көнне генә орбитага кеше чыкканын белә идек. Барысы да уңышлы булырмы, шартламасмы, үлмәсләрме дип көтәләр. ЧП булса, хәбәр таралмый.
Инде менә шундый көчле, мәҗбүри, ясалма идеология машинасы эшләгән заманда Юрий Гагарин табыну объектына әйләнә. Кем ничектер, мин үзем, мәсәлән, шундый шартларда Юрий Гагаринның киләчәк язмышын күз алдына китерә алмыйм. Чөнки илдә Лениннан, Брежневтан да популяр шәхес булырга тиеш түгел иде, ә Гагарин, халыкның кумирына әйләнде, елмаюы белән бөтен дөньяны әсир итте. Моннан 40 ел элек 27 мартта Гагаринның һәлак булуы котылгысыз язмыш кебек тоела. Бу, чынлап та, бәхетсезлек очрагымы, әллә махсус планлаштырылган операцияме, бу хакта бәхәсләр бүгенгәчә дәвам итә. Төрле мифлар, имеш-мимешләр тарала. Хәер, ул имеш-мимешләр без кечкенә чакта ук инде колактан-колакка йөрде. Гагарин исән дигәннәре дә бар иде. Һәм шунысы гаҗәп: анык ышандырырлык расланган дәлилләр булмаганлыктан, бу имеш-мимешләргә ышанырга җирлек бар иде. Хәтта чит планета вәкилләре алып киткән дигән әллә нинди риваятьләргә кадәр ышандык.
Чынлыкта Юрий Гагарин галәмне айкап чыккач, аның хезмәтен җәмәгатьчелеккә җиткерү өчен, алдан ук өч вариантлы мәгълүмат әзерләнгән. Беренчесе - тантаналы, уңышлы. Икенчесе - орбитага чыга алмыйча, тайга яки океанга төшкән очрак өчен, анда хөкүмәттән космонавтны эзләүдә ярдәм сорау да теркәлгән. Ә инде өченчесе - космонавтның үлемен хәбәр итүче мәгълүмат булган. Бәхеткә, икенче, өченче вариантларны кулланырга туры килми.
ГАГАРИН КАЯ КИТКӘН?
Планетабызның беренче космонавты, Советлар Союзы Герое, полковник Юрий Гагарин һәм аның белән бергә очкан Советлар Союзы Герое, инженер-полковник Владимир Серегинның һәлакәте турындагы төрле версияләрне, имеш-мимешләрне бергә туплап фаразлап карыйк. Һәркайсы ышанырлык кебек. Мин аларны интернет чыганаклары аша җыйдым. Кем белә, якын киләчәктә без планетабызның беренче космонавтының ни рәвешле юкка чыкканлыгын белербез. Бәлкем, җиде кат йозак артына яшерелгән рәсми тикшерү нәтиҗәләре игълан да ителер, һәрхәлдә, ул КГБ архивларында бардыр, дип ышаныйк. Юрий Гагарин - сәяси машина корбанымы, әллә техник сәбәпләр аркасында һәлак булганмы? Бу сорауга әлегә анык җавап бирә алмыйбыз.
"УТИ МиГ-15" самолеты калдыкларын анализлау, экипажның очышка әзерлеге, очышларны оештыру һәм күзәтү нинди булган, очучыларның һавага күтәрелгәнче һәм очыш вакытындагы халәтләрен бәяләү, фаҗига заговор, терракт яки башка яман ниятләр белән махсус оештырылмаганмы - 1968 елның 28 мартында КПСС үзәк комитеты карары буенча төзелгән хөкүмәт комиссиясе әнә шундый сорауларга җавап табарга ниятләгән. Ләкин күпмедер вакыттан соң комиссия нәтиҗәләре яшерен сер артына бикләнә. Ә тиздән комиссия шыпырт кына бөтенләй эшләүдән туктый. Гагаринның һәм Серегинның һәлак булуы турында бердәнбер рәсми документ-некролог сөйли: "Тренировка очышын башкарган вакытта катастрофа нәтиҗәсендә...". КПСС Үзәк Комитеты политбюросы имзалаган некрологта әнә шундый мәгълүмат кына бар, пилотларның үлеменә китергән сәбәпләр турында ләм-мим.
Гадәттә, мондый фаҗигаләр урынында калдыкларның 40-60%ын гына табалар, ә Гагариннар очрагында самолетның 90% калдыгын тапканнар. Белгечләр экипажның парашютсыз булуын күреп шакката. Парашюттагы аэростат (бау) өзелмәгән, ә ипләп киселгән. Шул сәбәптән беренче версия барлыкка килә.
ТЕРРАКТ
Очучылар катапульцияләнү мөмкинлегенә ия булмасын өчен, кемдер бу аварияне махсус оештырган. Көнләшеп, ватык самолетка утыртучы коллегалары хакында сөйләүчеләр дә бар, машинага шартлаткыч салынган булган, дип тә фаразлыйлар.
Хәтта җырының җырланып бетүен сизгән Юрий Гагарин самолетка үзе шартлаткыч салган, дип уйлап чыгарудан да тартынмыйлар.
Хәтта кайберәүләр, парашютлар, ул чактагы КПСС Үзәк Комитеты Генераль Секретаре Л.И.Брежнев приказы буенча юкка чыккан, ул Гагаринның дан-шөһрәтенә көнләшкән, дип расламакчы. Янәсе, беренче космонавт артык популяр булып китеп, җитәкчелекнең җанын көйдерә, үзенә күп игътибар таләп итә һәм, хәзер инде артык кыйммәтле мәгълүматлардан идарә итүдән дә туктагач, СССРга кирәк булмый башлый.
Чынлыкта КГБ хезмәткәрләре югалган парашютны өч көннән соң гына якын тирәдәге бер авылдан табып ала. Фаҗига булган урынга тикшерүчеләр килеп камап алганчы, анда җирле халык булырга өлгерә. Нәкъ менә парашютны алар алып китә: яхшы тукыма, хуҗалыкта кирәге чыгар, янәсе. Шуңа да бауның кем тарафыннан киселүе җиде катлы шик астына алына.
КОШ
Комиссия фаҗига урынында үле күкшә кошын (сойка) таба. Гагарин самолеты кош белән бәрелешкән дигән фараз бар. Ләкин орнитолог-академиклар бу кошның карчыга аркасында җан-тәслим кылуын ачыклый.
ИСЕРЕКЛЕК
Соңгы очышка кадәр ике көн кала Серегин белән Гагарин икесе дә космонавтлар әзерләү үзәгендә замполит Крышкевич юбилеенда берникадәр эчкән, ләкин 26 мартта берсе дә спиртлы эчемлек янына якын килмәгән. Гомумән алганда, халык Гагаринны алкоголиклар сафына күптән язып куйган. Әйтергә кирәк, беренче космонавтның эчемлек белән дуслашырга мөмкинлекләре чиксез. 1961 елның 12 апреленнән соң партия хезмәткәрләре, хәрби начальниклар һәм чит илдән килгән югары кунаклар белән табыннар Гагарин катнашында күп узган.
ТЕХНИКАНЫҢ ТӨЗЕК БУЛМАВЫ
Самолет иске, метеохезмәтләр тренировка очышына һава торышының туры килүен тикшермәгән.
- "УТИ МиГ-15" самолетларына кара тартмаларны куймаганнар, бары тик тизлекне һәм очыш биеклеген язып баручы аппарат кына булган. Сәер хәл: ул көнне Гагарин самолетындагы бу аппаратка кәгазь куярга онытканнар. Сәер кимчелекләр моның белән генә бетми. Гадәттә, очышны ике радиолокатор алып бара: берсе хәрәкәт курсын, икенчесе биеклекне күзәтә. Бу бик мөһим, чөнки тренировкалар очышы үткән районда төрле биеклекләрдә 7 машина эшләгән. Ләкин бу көнне биеклекне тикшерүче локатор эшләмәгән. Ә курс, кагыйдә буенча, 30 секунд саен экранда төшерелмәгән. Комиссия өйрәнү истребитель очышына бу факторларның йогынтысы юк дип тапкан анысы, әмма экипаж белән нәрсә булганын ачыклаганда, нәкъ менә борттагы үзе яза торган җайланма һәм биеклек локаторы мәгълүматлары җитмәгән.
КЕШЕ ФАКТОРЫ
Фаҗигане тикшерүче бик авторитетлы кеше, генерал-лейтенант Сергей Михайлович Белоцерковский фаҗиганең икенче көнендә үк үз фаразына ышандырырга тырышты. Истребитель якында гына очып узган самолеттан бәрелгән куәтле давыл агымына эләккән һәм штопрдан, һава чоңгылыннан чыга алмыйча һәлак булган. Бу дәлилне икенче күренекле космонавт Алексей Леонов та яклый.
МЕТЕОЗОНД
Икенче номерлы космонавт Герман Титов фикеренчә, самолет метеозонд белән (һава торышы турында мәгълүмат алу өчен җибәрелгән газ белән тутырылган һава шары. Ул шарга приборлар белән шактый авыр җиһаз беркетелгән) бәрелгән. Ул чагында мондый шарларны күп очыра торган булганнар. Самолетның фонарена шул килеп бәрелгән һәм самолет герметик саклануын югалтып, бик тиз мәтәлеп төшкән.
Эзләүче солдатлар, чынлап та, фаҗига зонасында дистәләгән метеозонд тапкан, ләкин аларның барысы да иске булып чыккан. Моннан тыш, инженерлар самолет фонаре пыяла калдыкларының 90%ын таба алган. Калдыкларны бергә ябыштырганнар. Әгәр югары биеклектә фонарь нәрсәдер тарафыннан ватылса, пыяла калдыкларын болай җыеп булмас һәм алар бер чокырга коелмас та иде. Димәк, самолетның пыяласы һавада исән булган әле.
"Комсомольская правда" газетасы тикшерү комиссиясен акламакчы: ул чынлыкта самолетның мәтәлү, экипаж үлеме сәбәпләрен тикшереп тә, фаҗиганең асылын ачыклый алмаган. Илебезнең иң яхшы белгечләре планетаның беренче космонавты фаҗигасе сәбәпләрен билгеләп, анык нәтиҗә чыгармаган. Репутацияне төшермәс өчен, ил җитәкчелеге материалларны яшергән.
Шул ук вакытта Совет космонавтикасына нигез салучыларның берсе - академик Валентин Глушко фикеренчә, политбюрода дөреслекне табарга теләк тә булмаган. "Мин яхшы хәтерлим, 1987 елда әтиемнең сөйләгәне исемдә, - дип искә ала академикның улы Александр Глушко. - Ул 27 март вакыйгаларының, ягъни фаҗиганең буталчык булуында түгел, ә бәлки, аны анализларга маташмауда дигән иде".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X