Саба таңнары
  • Тат Лат
  • 14 март – Халыкара елгалар көне

    Ел саен 14 мартта Халыкара елгалар көне билгеләп үтелә. Ни өчен 14ендә? Чөнки 1998 елның шушы көнендә дөньяның байтак илләрендә елгаларның киләчәк язмышына битараф булмаган кешеләр демонстрациягә чыкканнар һәм сулыкларны чистарту өмәләрендә катнашканнар. Акция сизелерлек нәтиҗәләр биргән. Хәтерләсәк, туксанынчы елларда районыбыз елгалары да бик аяныч хәлдә иде. Алар чүплек ролен...

    Ел саен 14 мартта Халыкара елгалар көне билгеләп үтелә. Ни өчен 14ендә? Чөнки 1998 елның шушы көнендә дөньяның байтак илләрендә елгаларның киләчәк язмышына битараф булмаган кешеләр демонстрациягә чыкканнар һәм сулыкларны чистарту өмәләрендә катнашканнар. Акция сизелерлек нәтиҗәләр биргән. Хәтерләсәк, туксанынчы елларда районыбыз елгалары да бик аяныч хәлдә иде. Алар чүплек ролен үтәде. Район җитәкчеләре Сабинка елгасын һәм аның кушылдыкларын еллар дәвамында ташланган чүп-чардан, көнкүреш калдыкларыннан арындыру өчен оешма-предприятиеләргә метрлап бүлеп бирергә мәҗбүр булдылар. Өмәләрдә катнашкан кешеләр йортларыннан чүп чыгаручы кайберәүләрнең әйләнә-тирә мохитнең чисталыгына ни дәрәҗәдә битараф булганнарын әле дә хәйран калып искә ала.

    Битарафлыктан тыш, ахыргы нәтиҗәләрен уйламыйча башкарган ялгыш гамәлләребез дә елгаларга тискәре йогынты ясый. Әйтик, 14 март башта тикмәгә генә Плотиналарга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелмәгән. Нәкъ менә буалар һәм дамбалар елгаларның сусызлануына, саегуына китерә. Районыбыз сулыклары белән мактана алмый, елгалар челтәре тыгызлыгы буенча республикада 10-11нче урыннарда торабыз. Карап торган Мишәбезнең суы елдан-ел кими. Райондагы төп кушылдыклaры Кaзкaш, Кече Мишә елгaлaры һәм инешләр аны туендыра алмый. Монда корылыкны гына гаепли алмыйсың. Әйтик, культуралы көтүлекләрне сугарган елларда Мишәне Көек авылы яныннан буып кую нәтиҗәсендә су елга буйлап Иләбәргә кадәр күтәрелә иде. Яр кырыендагы чишмәләр су астында калды, сулышлары буылды. 1979 елда елганың максималь су чыгымы күләме секундка 1400 кубометр булса, соңгы 30 ел дәвамында кимү ягына үзгәрде. Хәзер ул тирәләрдә Мишә инешне хәтерләтә. Чишмәләр кибә. Мишәнең җир асты сулары белән туендырылуы бер квадрат километрга бары 1-3 литр/секунд кына тәшкил итә.

    Елга-инешләрне бууының аяныч нәтиҗәсе Эзмә авылының эчендә дә күзәтелә. Авыл уртасында җитмешенче елларда эшләнгән күпер алдына өч метр чамасы калынлыктагы ләм утырып, шул тирәдәге шәхси хуҗалыкларның идән астына су керә башлады, чишмәләр томаланды, урам җәй буе кипмәс хәлгә килде. Ә язгы ташу вакытында кар суы урамга җәелеп, берничә хуҗалык зыян күрде. Быел исә андый хәл кабатланмас диясе килә. Хәзер биредә Иләбәрдәге мелиорация оешмасы инешне тирәнәйтү эше алып бара.

    -Бу - шактый күләмле хезмәт, быелга 1,9 миллион сумлык эш башкару каралган,- ди күчмә колоннаның баш инженеры Фаяз Кәбиров.- Инешне тирәнәйтү-турайту киләсе елга да алып барылачак. Чөнки ике урында зур күпер салырга туры киләчәк. Шул ук вакытта Каз.Бигәнәйдә башланган эшне дәвам итәчәкбез. Иске Мичән авылы янындагы елганы турайту да планда бар.

    Оешма җитәкчесе Илдус Талиповның әйтүенчә, елгаларга, туфрак, җил эрозиясеннән тыш, кондызларның үрчүе дә йогынты ясый. Мелиораторларга тырышлыкны арттырырга туры килә. Алар Кызыл Мишә, Сатыш, Елыш, Яңа Мичән авыллары янында елга-инешләрдә тирәнәйтү-турайту эше алып барып, күптәннән яшәп килгән проблеманы хәл иттеләр инде.

    Елгалар көнен билгеләп үтүнең язгы ташу алдына туры килүе дә очраклы түгел. Кар сулары инешләрне туендыру чыганагы буларак җәйге яңгырларга кадәр хезмәт итә, рельефның формалашуына да йогынты ясый. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре кисәтүенә караганда, быел ташу һава торышының аномаль үзгәрүе шартларында узарга охшаган. Инде хәзердән үк елгаларда бозда йөрү гаять куркыныч икәнлеге турында хәбәр итәләр. Ә ташуның гадәттәгечә булуы фаразлана. Мишәбездә дә язын күтәрелгән су беркемгә зыян салмас, ә җәйге яңгырлар вакытында явып инешләрне кибүдән саклап калыр дигән ышанычта торыйк.

    Фәнил Мәүлетов.

    Нурхан Дәүләтов фотосы.


    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: