Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

25 октябрь - Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне

Шундый заман җитәр дип кем уйлаган: берсеннән-берсе кызурак йөргән автомобильләр җитештергән заводлар тизлекне чикләү системасы белән җиһазланган транспорт чаралары чыгара башлады. Җаваплыгы чикләнгән "Яшен" җәмгыятендәге "Дети" дип язылган микроавтобуслар да сәгатенә 60 километрдан артык бара алмый хәзер. "Газга күпме бассаң да, тизлек артмый. Тауга түбән дә нейтралкага чыгарырга ярамый. Сезнең...

Шундый заман җитәр дип кем уйлаган: берсеннән-берсе кызурак йөргән автомобильләр җитештергән заводлар тизлекне чикләү системасы белән җиһазланган транспорт чаралары чыгара башлады. Җаваплыгы чикләнгән "Яшен" җәмгыятендәге "Дети" дип язылган микроавтобуслар да сәгатенә 60 километрдан артык бара алмый хәзер. "Газга күпме бассаң да, тизлек артмый. Тауга түбән дә нейтралкага чыгарырга ярамый. Сезнең автобус нишли анда дип Казаннан да чыгачаклар",- ди Урта Сабадан гимназиягә балалар йөртүче Равил Солтанов. 1974 елдан бирле руль артындагы шоферга автотранспорттагы үзгәрешләрның асылы яхшы таныш. "Акрын йөрсәң, барып җитәрсең",- ди.

Мондый катгый таләпләр мәктәп укучыларының юлларда йөргәндә иминлеген тәэмин итү максатында гамәлгә ашырыла. Тизлек чикләгечләрдән тыш, "Яшен"дәге барлык автомобильләр тахографлар белән дә җиһазланган. Монысы да куркынычсызлык өчен. 2015 елның 1 июленнән балаларны оештырылган төркемнәр белән йөртү өчен җитештерелгәненә ун елдан да күп вакыт узмаган, конструкциясе белән пассажирлар йөртү таләпләренә туры килгән, тахограф, ГЛОНАСС /GPS спутник навигациясе аппаратурасы белән җиһазланган автобус кулланылырга тиеш. "Яшен" шушы таләпләргә җайлаша. "Тахографлар куюга гына да 700 мең сум акча тотылды. Безнең автобусларда йөрүче пассажирлар 469 мең сумга иминиятләштерелгән булып та санала",- ди баш бухгалтер Гөлсу Закирова.

Шулай да, техника ничек кенә камилләшмәсен, кешеләр, балалар иминлеге барыбер дә йөртүче кулында. "Яшен" һәм "Рамазан" җәмгыятьләрендә эшләүче шоферлар руль артына шушы хакыйкатьне яхшы аңлаган хәлдә утыра. Алар гаебе белән, кая гына барып чыкмасыннар, Казанмы, Санкт-Петербургмы, Псковмы, юлларда бәхетсезлек очракларының булганы юк. Автобуслар укучыларны мәктәпкә алып киләләр, кайтарып куялар, балаларны, мәгариф, мәдәният хезмәткәрләрен ярышларга, фестиваль-олимпиадаларга имин йөртәләр.

-Бездә шоферларның берсен алып берсен куя торган түгел,- диде Гөлсу Закирова, иң-иң дигәннәренең исемнәрен сорагач.- Күбесе айга 170 сәгать урынына 300 сәгать эшли. Ишек алдында машиналар булуына аптырамагыз, бездә икешәр техника белән йөртүчеләр дә бар. Берсен кертеп куялар, икенчесен алып чыгып китәләр, техниканы заявкага карап алыштыралар. Шуңа күрә йөздән артык шоферны язып та бетерә алмассыз.

Язманың дәвамын "Саба таңнары"ннан укый аласыз.

Фәнил Мәүлетов. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев