Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

90 яшен тутырган Мансур абый Әгъләмҗанов: "Картаясы килми бер дә"

Туксан, 95 һәм йөз яше тулган ветераннарга Россия Президентының шәхси Котлау хаты бирелә башлаганына елдан артса да, районыбызда моңарчы аны гел әби-апаларга гына тапшырып килделәр.

Ә шушы мөхтәрәм яшькә җиткән аксакалларыбыз юк иде. Ирләр болай да кыска гомерле, шуның өстенә 1910-1923 елларда туганнарның күбесен каһәр суккан сугыш йотты...

Ниһаять, моңа чик куелды: Язлы Арташ авылында яшәүче Мансур абый Әгъләмҗановка 90 яшь тулды. Сугыш ветеранын олы юбилее белән котларга Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗин, хуҗалык, авыл җирлеге җитәкчеләре килгән иде. Күпне күргән ветеранга теләкләрнең олысы әйтелде: тагын да озын гомерле булып, Җиңүнең 70, 75 еллыгын да аяк өсте каршыларга!

- Йөз еллыгын, диегез. Кар­таясы килми бер дә,- дип җавап кайтарды Мансур бабай.

Нәселләрендә озын гомерле­ләр булганын, әтисенең әнисе Миң­несафаның 105кә кадәр яшәгәнен яхшы белгән ветеран Әлмәндәр карттай оптимист булып чыкты. Ни кызганыч, сугыш вакытында ачлы-туклы яшәү әти-әнисенең генә гомерен кыскарткан, алар уллары фронтта чакта вафат булганнар.

- Мин сугышка киткәндә әти белән әни ашарга берни дә юк дип әйтерлек өйдә торып калдылар. Авыр иде тормышыбыз,- ди ул күз яшьләрен сөртеп.

Мансур Әгъләмҗанов Мәс­кәү өлкәсендә офицер-снайперлар әзерләү курсларында укый башлый. Әмма авырып, госпитальгә керә һәм өенә кайтарыла. Район хәрби комиссариаты аңа 1926-1928 елгы яшьләрне хәрби әзерлеккә өйрәтү бурычын йөкли. Егетләрнең җыелу пунктлары Өчнарат, Завод-Нырты авыллары янында урнашкан була, менә шунда утлы корал белән эш итәргә өйрәнәләр. 1943 елда Мансурга кабат сугышка чакырып повестка килә. Дөрес, аның бронь белән НКВД системасында эшкә калу мөмкинлеге дә була. Андый тәкъдимне бүлек начальнигы ясый.

-Юк инде, башта фашистларны җиңеп кайтыйк, аннары эшләрбез,- ди Шәмәрдән станциясенә менеп баручы егет. Аны фронтка барып җитүгә, алгы сызыкка җибәрәләр, илебез шәһәрләрен азат итүдә катнаша, берничә тапкыр яралана. Соңгысы аеруча каты була, бомбага тоту вакытында контузияләнеп туф­рак астына күмелеп калган солдатны санитаркалар өч тәүлектән соң гына табып алалар. Бик озак госпитальдә дәваланырга туры килә.

-Хәзерге көндә дә башның сызлаулары шул контузияләнү нәтиҗәсе,- дип авыр сулый ветеран. Шулай да зиһене яхшы әле аның. Җиңүдән соң Польшаның Познань шәһәрендә хезмәт иткәндә күргәннәрен дә, туган авылына кайткан көнен дә яхшы хәтерли. Бу 1945 елның 19 ноябре була. Шулай итеп, сүзендә тора: броньне түгел, ә җиңеп кайтуны сайлаган Мансур Әгъләмҗанов тыныч тормышта җиң сызганып хезмәткә алына. Башкармаган эше калмый. Бик тынгысыз була ул, хатыны Асия белән 6 бала үстергәндә тормыш арбасын җигелеп тартырга туры килә. Хәзер кыз-уллары әтиләренең озын гомерле булуын тик тормавыннан, хәрәкәтчәнлегеннән күрәләр.

- Олыгайгач та җәяү күп йөр­де ул, көнгә өчәр тапкыр урманга мунча себеркесенә менә, әле өч-дүрт ел элек кенә Ныртыга җәяүләп кенә төшеп китә иде. Гел ишек алдында кайнаша, әле тавыкларны да быел гына асрамады,- диләр кызлары Зөһрә белән Өммегөлсем апалар.

Аксакалның сәламәтлеген шәф­кать туташы Әнисә Каюмова кайгырта. "Янына көн саен менәм. Соңарсам, хәзер телефоннан шалтырата башлый. Авырулары бар, әмма яшенә күрә сәламәтлеге сөбханалла әле",- ди Әнисә ветеран турында.

Эх, җәмәгате Асия да исән булса... Аның турында сүз кузгатса, Мансур бабай күз яшьләре белән елый. "Иптәшем белән бик әйбәт тордык, 63 ел яшәдек, 85 яшендә вафат булды. Шөкер, балаларым бик әйбәтләр. Гел үзләренә чакыралар. Ләкин чыпчык та, үз илем, дип әйтә ди бит. Шуның шикелле гомер иткән нигездән бер дә китәсе килми шул",- ди ул тынычланырга тырышып. Аннары ирләргә 90да да елау килешмәгәнлеген аңлап: "Авылда яшәргә була ялкау түгелләргә. Сугышлар гына күрсәтмәсен, берүк",- дип куя.

Фәнил Мәүлетов язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев