Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ахунҗанныкылар туганлыкны онытмый

Нәсел агачыңны белү, тамырларынны эзләү - һәммәбезнен изге бурычы.

Менә шундый якты ниятләр белән Олы Шыңарның данлыклы сәүдәгәре - Ахунҗан оныклары 2 июньдә Шәҗәрә бәйрәме уткәрде. Бу нәселнен тамырлары - киң тармаклы һәм бик тирән юл алган. Аларның һәммәсен дә туган якка, туган җиргә булган мәхәббәт, хөрмәт, сагыну һәм җирсү хисләре берләштерде.

Тормыш ыгы зыгысыннан туктап,

Мәшәкатен ташла да,

Кайт син, туган, туган якка

Кая синең нәселен башлана.

Әлеге шигъри юлларның тарту коченә без бу коне мең кат инандык. «Саба дулкыннары» радиосы аша янгырап торган чакыру-белдеру барлык туганнарга да барып ирешкән. Ул хәтта Рәсәй буйлап таралганнарга да ишетелгән. Билгеләнгән сәгатьтә һәммәсе дә бердәм булып, Барый чишмәсе яныңа килеп җитте. Бу урынны шушы зур очрашу алдыннан гына Ахунҗанның оныгы Ришат авылдашлары белән бергә ял аланыңа әйләндерә. Ахунҗан белән Бибифатиханың 10 баласы язмышы, аларның үткәне, бүгенгесе барланып, махсус стендта урын алган иде. Кунаклар аның яныңа туктап, мәгълүматлар белән танышты, исемнәр арасыннан үзенекен эзләде. Монда 485 туганның исеме язылган иде.

Яшьләргә кем сон ул Ахунҗан дигән сорау тынгылык бирмәде. Ерак бабабызның тормышын, аның башыннан үткәннәрен, нәселебезнен чишмә башын белү кызык кына тугел, ә мәҗбүри гамәл бит Ахунҗан Әхмәтҗан улы Әхмәтҗанов 1868 елда туган. Алар хатыны Бибифатиха белән Олы Шынарда иген игеп, мал асрап көн курәләр. Ун бала - сигез малай, ике кыз устерәләр. Бабай кибет тота. Ат белән йөреп товар ташый. Аның иң саваплы гамәле, ул кешеләргә әҗәткә бирудән курыкмый. Менә шулай әле ул куп кенә авылдашларын ачлыктан да коткарып кала. Еллар болганып китеп, Ахунҗанга кулак ярлыгы тагыла, аны авылдан куалар Сәбәбе - сәүдәгәрлек иткән, имеш. Алар әбиебез белән төпчек ике улларын да алып, себер якларына барып урнашалар. Туганыбыз Әминә апаның архив материалларына нигезләнеп язылган истәлекләрендә Ахунҗанның 1933 елда тиф авыруыннан үлүе һәм Пермьнән ике километр ераклыктагы татар авылы зиратына җирләнүе мәгълүм.

Шәҗәрә бәйрәменә Ахунҗан белән Бибифатиханың ун баласының да балалары, оныклары, оныкчыклары җыйналды. Буыннар бәйләнеше, туганнар белән танышу мәйдан үзәгендә барды. Камал театры артисты Олег Фазылҗанов белән без бергәләп барлык кунакларның да күңелен күрергә тырыштык. Онык, оныкчыклар туганнар каршында үзләренең җыр, биюгә, нәфис сүзгә булган осталыкларын да курсәттеләр. Барлык туганнар, ягъни нәсел шәҗәрәбез белән танышканда шунысы ачыкланды: безнекеләр төрле һөнәр ияләре. Алар җитәкче дә, гади эшче дә. Арабызда Ахунҗан исемен чит илләрдә ишеттерүчеләр дә бар. Мәсәлән, оныкчык тиешле Айрат Мөхетдинов шушы коннәрдә генә Бразилиядән татарча көрәш буенча чемпион исемен яулап кайтты. Германиягә барып төпләнгән туганнарыбыз барлыгы турында да белдек. Кемерово якларыннан кайткан якыннарыбыз бездәге табигатьнен матурлыгына, кешеләрнен кунакчыллыгына һәм туганчыллыгына шаккатуларын әйттеләр. Бу аларның Саба җирләренә тәүге сәфәрләре иде.

Бәйрәмне башлау вазыйфасы Олы Шынар авылы мулласы Илдус хәзрәткә йөкләнде. Ул рәҗәп аенда шушылай итеп, туганнар очрашуын оештыруны изге гамәл дип, ассызыклап утте. Мәрхүм булган 7 буын әби-бабаларыбыз рухларына багышлап, фатиха, ясин сурәләрен укыды.

Очрашу-танышудан башланган Ахунҗан оныкларының Шәҗәрә бәйрәме сабантуй белән дәвам итте. Иң элек кунаклар арасында бирнә җыелды. Ул гармун моңнары белән, йоласына туры китереп башкарылды. Бу мизгелләр аеруча өлкәннәрне яшь чакларын исләренә тошереп җилкендерде, ә читтән кайтучыларны шаккаттырды. Ә аннары мәйдан түрендә уеннар башланып ките. Монда балалар көрәшеннән алып, барлык милли ярышлар да уздырылды. Аларда кечкенәләр дә, олкәннәр дә бик теләп көч алышты. Бүләкләр дә һәркемгә мулдан өләшенде. Җитезлеккә, өлгерлеккә сынашуга нигезләнгән бәйгеләр туганнарны тагын да якынайтты, берләштерде.

Очрашу тәәсиреннән тулган кунелләрдә бары бер генә теләк - Ахунҗан оныклары дигән горур исемгә тугрылыклы калып, әби- бабайларыбызның лаеклы алмашчысы булып, нәсел агачыбызда якты йолдыз кебек янып яшәүләр насыйп булсын иде. Нәсел агачыбызның тамырлары корымасын, анда оныкларның оныклары урын алсын, туганлык тукталмасын иде.

Райлә Галәвина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев