Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«АК БАРС-МЕД» БАРЫН ОНЫТМА

Кеше үзенең хокукларын белеп бетермәве аркасында иң зур байлыгы - сәламәтлеге өчен көрәшүдә уңыш­сызлыкларга юлыгырга мөмкин. Медицина учреждениеләрендә тикшерүләрне авырлыклар белән узасың. Без андый чакта хокукларыбызны яклаучы барлыгын онытып җибәрәбез. Шуның берсе - "АК БАРС-Мед" җаваплылыгы чик­ләнгән медицина иминият компаниясе. Иминиятләштерелгән гражданнарның хокукларын искә төшерү максатыннан компаниянең Саба районындагы вәкиллеге...

- Рәшидә Габдел­мәүлетовна, газета укучыларны мәҗ­бүри медицина иминиятләштерү системасында булган яңалыклар белән таныштырып китсәгез иде. Полислар бирүдә нинди үзгәрешләр көтелә?

- 2010 елның 29 ноябрендә Россия Президенты Д.Медведев "Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында"гы Федераль законны имзалаган иде һәм ул 2011 елның 1 гыйнварыннан көченә керде. Мәҗбүри медицина иминияте системасындагы үзгәрешләр сәламәтлек саклау өлкәсендә барган реформаларга кагылышлы буларак, медицина хезмәтенең сыйфатын күтәрүгә булышлык итәргә тиеш. Шул ук вакытта медицина ярдәме күрсәтүне яңа шартларга тыныч режимда күчерү турында сүз бара. Ягъни реформалар ыгы-зыгыларга китерергә, полисларны алыштыруда чиратлар тудырмаска тиеш. Яңа закон кабул ителгән көннән башлап, кулларында медицина полисы булган гражданнар иминиятләүче медицина оешмасын үзләре сайлый ала. Шулай ук законда иминиятләштерелгән гражданнарның хокукларын яклауга да зур урын бирелгән. Ягъни медицина ярдәме күрсәтүнең барлык этапларына контрольлек итү турында сүз бара. Хәзерге вакытта гомуми үрнәктәге кәгазь полислар бирелә. Аларны алыштыру зарури булган очракта, әйтик, фамилия үзгәргәндә яки андагы мәгълүматларда төгәлсезлекләр ачыкланган очракта үткәрелә. Алга таба полис универсаль электрон карта составына кертеләчәк. Үз чиратында пластик карточка шәкелендәге полис шәхесне раслаучы таныклыкны, дәүләт пенсиясе иминияте таныклыгын да һәм башка документларны да алыштырырга мөмкин.

- Иминиятләштерелгән гражданнар 2011 елда «АК БАРС-Мед» иминият компаниясенең Саба районындагы вәкиллегенә нинди шикаятьләр белән мөрәҗәгать иттеләр? Аларнын хокукларын яклау өчен нинди чаралар күрелде? Конкрет авыру тарихы мисалында күрсәтсәгез иде.

- Җаваплылыгы чиклән­гән «АК БАРС-Мед» медицина иминият компаниясенең Саба районындагы вәкиллегенә барлыгы 2207 кеше мөрәҗәгать итеп, полислар алмаштыру буенча консультация алды. Телдән әйтелгән гаризалар шунда ук хәл ителә. Күпчелек сорау анализлар тапшыру яки хастаханәдә яткан чорда сатып алырга мәҗбүр булган дарулар өчен акчаларын кире кайтару турында. Республика клиник хастаханәсендә дәваланган чорда операция ясау өчен фильтр һәм дәвалану өчен дарулар сатып алган акчаларны кире кайтаруда ярдәм итүне сорап язган бер гариза буенча экспертиза үткәрелеп, тиешле җавап бирелде. Әгәр "АК БАРС-Мед" иминият компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә үзен иминиятләштергән пациентка медицина ярдәме күрсәтүдән баш тартканнар, ул бушлай медицина хезмәте өчен түләргә мәҗбүр булган һәм дәвалау сыйфатыннан канәгать түгел икән, тәүлек буе эшләүче элемтә-үзәге телефонына (8 800 100 03 30) шалтыратырга киңәш итәбез. Шалтырату түләүсез.

- Сабадан бер хатын-кыз 2011 елның декабрендә республика клиник хастаханәсенә (РКБ) авыру диагнозын ачыклау өчен җибәрелә. Аны йөрәген нагрузкага тикшерү өчен 2012 елның апрель аена чиратка язалар. Шуннан соң ул, биш ай көтмәс өчен, 870 сумлык түләүле хезмәттән файдаланырга мәҗбүр була һәм тикшерү уза. Бу законлымы? Тик­шеренүгә чиратны авыру кеше шулай 5 ай буе көтәргә тиешме?

- Йөрәкне нагрузкага тикшертү кыйммәт булмаган процедура. ТР Министрлар Кабинетының 1063/1 санлы Карары (24.12.2011) белән расланган "2012 елда Татарстан Республикасында Россия Федерациясе гражданнарына түләүсез медицина ярдәменең дәүләт гарантияләре программасы" нигезендә планлы медицина яр­дәме күрсәткәндә лаборатор һәм инструменталь тикшерүләр үт­кә­рүне көтү вакыты бер айдан артмаган чират булуы ихтималы күздә тотылган. Тикшерүне 5 ай дәвамында көтү законга сыешлы түгел.

- Хәзер авыру үзе те­ләгән табибны сайлый ала диләр. Сабада яшәүче бернинди проблемасыз гына, әйтик, Кукмара табибына барып күренә аламы? Моның өчен нишләргә кирәк?

- Шул ук дәүләт га­рантияләре программасы нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә ам­булатор-клиник яр­дәм нигездә участок-территориаль принцип ни­гезендә күрсәтелә. Моңа махсуслаштырылган һәм консультация поликлиникалары, диспансерлар керми. Шул ук вакытта кешегә закон тарафыннан дәвалаучы табибны (аның ризалыгы белән) сайлап алу хокукы бирелә. Димәк, кеше мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча амбулатор-поликлиника ярдәме алуга беркетелү өчен Кукмара медицина оешмасы баш табибы исеменә гариза белән мөрәҗәгать итә ала.

- Саба районында ирекле медицина иминияте килешүе (ДМС) төзүчеләр бармы? Моның өчен хәзер ничә сум түләргә кирәк?

- Саба районында ирекле медицина иминияте килешүе төзүчеләр елына 1-2 кеше генә була. Ә иминият суммасы иминиятләштерү белән үзара килешү нигезендә страхованиенең бил­ге­ле шартларыннан:­ ирекле медицина­ ими­­нияте килешүе төзүченең сәламәтлек хәлен­нән, килешүдә карал­ган медицина учреждениеләрендә медицина ярдәме бәяләреннән чыгып билгеләнә.

-Рәшидә ханым, гражданнарга хокукларын аңлату максатында вәкиллек нинди эш алып бара?

- Медицина учрежде­ниеләрендә мәгълүмат стендлары урнаштырылган, аена бер тапкыр район үзәк хастаханәсендә анкеталаштыру уздырыла, предприятие-учреждениеләрдә йөрибез, памяткалар тарабыз, тәүлек буена элемтә-үзәге эшли. Кешеләр хастаханәләрдә "АК БАРС-мед-оешмасы (лицензия с№9433-16) барлыгын онытмасыннар гына.

Әңгәмәдәш - Ф.Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев