Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алтын булмаган урталык

Саба муниципаль районы башкарма комитеты бинасының кече залында коррупциягә каршы тору буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Миңнеханов рәислегендә узган утырышта барысы дүрт көн тәртибе каралды.

Комиссия сәркатибе А.Миңннекәев коррупциячел хокук бозуларга, ришвәтчелеккә китергән сәбәпләргә, шушы юнәлештә күрелә торган чараларның нәтиҗәлелегенә социаль-икътисадый мониторинг буенча республика комитеты тарафыннан 2011 елның беренче яртысына әзерләгән аналитик күзәтү белән таныштырды. Әлеге анализ җирле үзидарә органнарының коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашырудагы эшчәнлеген бәяләргә, ришвәтчелекнең чагылышы өлкәләрен, шулай ук ришвәтчелекнең югары дәрәҗәсе белән характерлана торган муниципаль районнарны билгеләргә мөмкинлек биргән. Халыктан сораштырулар күрсәткәнчә, коррупциячеллек күренешләре ЮХИДИ системасында, медицина учреждениеләрендә, югары уку йортларында, хәрби комиссариатларда киң таралган. Сораштыруда катнашучыларның 5,2 проценты хәтта мәктәп укытучылары арасында да коррупцияләнгән билгеләре булуын таныган. Халык фикеренчә, балаларны мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләренә урнаштыру уртача күләме 20 мең сум тәшкил иткән ришвәт бирү белән хәл ителә икән. Мондый вәзгыять республикада бакчаларда 100 урынга 110 бала туры килүе аркасында туа. Киңәшмәдә видеослайдка чыгарылган таблицадан күренгәнчә, мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләре сыйфатыннан канәгать булуын белдерүчеләр Саба районында 100 процент тәшкил иткән. Шулай ук сораштырулар медицина хезмәте күрсәтү дәрәҗәсе буенча да районыбызны тулысынча канәгать булучылар исемлегенә керткән. Әмма урталыкны алтын диясе килми. (Дәвамы "Саба таңнары"нда).

Ф.Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев