Авылдашлар очрашты
Сабай - тәрәзәләре кадакланган йортлары арта баручы торак пунктларның берсе.
1989 елда авылда 176 кеше яшәсә, 2000 елда 125кә калган. Хәзер авылда нигездә өлкәннәр гомер итә. Заманында Сабайның һәр гаиләдә уртача 5-6 бала үскән, гөрләп торган авыл булганлыгы хәзер бәйрәмнәрдә генә сизелә. Берәр чара буласын ишетсәләр, капка төпләрендә машиналар күбәя, әти-әнисе янына, әби-бабасы нигезенә балалар-оныклар кайта. Һәр гаиләдә үскән 5-6 баладан гына да чамалап карагыз. Кешеләрне картаеп баручы авылын саклап калу хасияте тудырган үзләре дә аңлап бетермәгән хис тә тарта, ахры. Шуңадырмы, Сабайда күптән түгел үткәрелгән авыл җыенына да яше-карты бердәм җыйналды. Бәйрәм буласы бер ай алдан билгеле иде. Дөресрәге, узган ел Сабай авылы асфальт юл белән тоташтырылганнан соң, бу истәлекле вакыйганы зурлап билгеләп үтү тәкъдиме белән Тимершык авыл җирлеге башлыгы Н.Вафина чыга. Тәкъдимне беренчеләрдән булып Дәүлиевлар, Гомәровлар нәселе хуплый. Оештыру эшенә мәдәният хезмәткәре Дания Хәкимова алына, "Туган җирнең якын туфрагы" дип исемләнгән авылдашлары очрашуының сценариен төзи.
Шулай итеп, Сабайда клуб артындагы яшел чирәмле урында авыл җыены үтте. Халык күбрәк шоуны хәтерләткән Миңгәр Сабантуендагы шикелле кайда нинди тамаша карарга белмичә йөрмәде, бер мәйдан уртасында барган бәйрәм программасын карады, иң мөһиме, уен-бәйгеләрдә һәркем катнаша алды. Арканны - Сабай хатын-кызлары белән киленнәре, ир-егетләре белән кияүләр тартышты. Сабирҗан бабайның Мәскәүдән кайткан оныкларының балалары, бер аваз татарча белмәсәләр дә, башкалар белән чүлмәк ватты, капчык киеп йөгерде. Сабай авылында туып, хәзер кайда укытучы, кайда бухгалтер булып эшләүчеләр үзләре язган шигырьләрен укыдылар. Талантлы авылдашларын җырлатканда хәзер Яр Чаллыда яшәүче Илнур Котдусовның баян телләрендәге бармакларына күз иярмәде (рәсемдә). Хәер, колагына аю басканнарның кулына микрофон алып җырлавын да беркем гаеп итмәде. Шуның өчен дә авылдашлары очрашуы, халык бәйрәме бит ул. Сәләтләрен күрсәтүчеләргә җыенны алып барган Д.Хәкимова белән З.Кашапова бүләкне мул өләштеләр. Призлар алырга сабайлылар үзләре дә булдыра алганча өлеш керткән иде. Әйтик, Дәүлиевлар, Гомәровлар унар мең сум биргәннәр, кыскасы, беркем дә буш кул белән килмәгән. Ә татарча көрәштә батыр калган Сабай кияве Э.Җәләлиев кичен казан асып, Сабай халкын бүләккә бирелгән тәкә ите белән сыйлады. Кыскасы, бәйрәм барып чыкты. "Башта оешырмы дигән уй күңелне борчыган иде. Әмма Сабай халкы бик бердәм. Төрле чараларда актив катнаша, шуңа да мондый чараны оештыруы да җиңелрәк. Бик күңелле бәйрәм булды. Халык алдагы елларда да шулай очрашырга сүз куешты",- диде җыенның башыннан ахырынача мәйданнан китмәгән Нуршат Вафина.
Мондый чаралар кечкенә авылларны сакларга да ярдәм итсен иде.
Ф.Мәүлетов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев