Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авылга - яңа ындыр табагы [+фоторепортаж]

Районның авыл хуҗалыгы тармагында барган яңалыклар артыннан хәтта өлгереп җитеп тә булмый. Җитештерүчәнлекне арттыру максатыннан терлекләрне ашатуда яңа технологияләр, рационга өстәмә азыклар кертү дисеңме, хезмәт шартларын механикалаштыру, сөт үткәргечләр урнаштыру... һ.б. һәркайсысы киләчәкне күздә тотып эшләнә. Кайсы гына хуҗалыкка барып чыксак та, бүген дә көзге кыр эшләре белән беррәттән төзү-төзекләндерү...

"Туган як" җәмгыятендә дә быелгы яз-җәй айлары шундый күңелле мәшәкатьләргә бай булган. Бервакыт әлеге хуҗалыкның бозау караучысы белән Саба урамында күрешкәч:

-Бозауларга яңа торак әзерләнә, күчергәч тә килерсез әле, - дигән иде шатлыгын уртаклашып. Хезмәт шартларының яхшыру сөенечен уртаклашкан терлекчеләр белән сөйләшү үзе бер күңелле.

Бардык, күрдек без ул торакны. Моңа кадәр яшәгән кечкенә бозауларны башка урынга күчереп торып, 80 баш яшь мал урнаштырганнар анда. Бозауларны ашату өчен "корма-мама" да куелган. Ә инде тудыру бүлегеннән чыккач 20 көнгә кадәрге кечкенә бозаулар өчен сыерлар торагына өстәп, янкорма төзи башлаганнар. Шушы көннәрдә күчерергә исәп­­ләре. Шулай ук, 100-120 баш бозауга исәпләнгән ангар тибындагы корылманың эше дә төгәлләнү алдында. 60x12 метрлы бу корылманың каркаслары чыршы агачыннан ясалган булуы белән үзенчәлекле.

Хуҗалыкта безне иң га­җәп­ләндергәне яңар­тыл­ган ындыр табагы булды. Сыйфат комиссиясе белән кырларда йөргәндә әлеге хуҗалыкта да булдык. Ул чакта иске амбарлар сүтелеп, аларның урыннары җир белән тигезләнгән иде.

-Быелгы ашлыкны салырга өлгертәсе инде, - дигән иде ху­җалык җитәкчесе Илфат Мөхәммәтов ул чакта. Чыннан да, өлгерткәннәр бит, ындыр табагын яңа ашлыкны кабул итәргә. Быел 520 метр озынлыктагы мәйдан тимер койма белән әйләндереп алынган, кырдан кайткан ашлыкны салыр өчен 48x86 метр җир асфальтланган. Яңа ындыр табагы умарта күчедәй гөрли. Чистарталар, җилгәрәләр, бушаталар, төйиләр, себерәләр...Ындыр табагын котлагандай, ашлык та бик мулдан кайткан иде ул көнне.

Тулырак язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев