Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Баеган саен чүп арта

    Соңгы чорда чүплекләр турында байтак язылды.

    Торак пунктлар, урманнар, елга буйлары чүпләнү, законсыз чүплекләр күбәю кемнең генә җанына тими икән? Элек, СССР заманында, кибетләрдән кәнфит-прәннекне кәгазьгә төреп алып кайтканнар да, кәгазен мичкә ут тергезү өчен тотканнар. Ә шешәләр бары пыяла һәм анысын да җыялар иде. Хәзер исә кечкенә кәнфит кисәге дә матур кәгазьләргә төрелеп сатыла, бер тапкыр гына кулланыла торган пластик савытлар, шешәләр турында әйткән дә юк. Шулай булгач, яшәү шартлары үзгәрү үзе үк калдыкларның күбәюенә китерә. Иң начары шул: бу калдыклар чүплектә әллә ничә ел ятып та ни эреми, ни череми. Әнә, шулай итеп, Россиядә елына 4 миллиард тоннага якын каты көнкүреш калдыклары җыела. Болар - кәгазь, полиэтилен, пластмасса, азык-төлек һәм үсемлек калдыклары, пыяла ватыклары, тукыма, агач, күн, резина, сөяк, тирес һәм башкалар.

    Ни кызганыч, әйләнә-тирә мохитнең җитештерү һәм көнкүреш калдыкларыннан пычратылуы турында нәкъ менә табигать ямьләнә, яшелләнә башлаган көннәрдә күбрәк сөйләнелә. Озын кыштан соң урамда озаграк торасы, кем әйтмешли, аркылы буйга алып саласы килә, су буйларына да күңел тартыла башлый. Әмма 25 апрельдә Эзмә авыл җирлегендәге Мишә буйларын карап йөргәннән соң, киресенчә, елыйсы килеп китте...

    (Дәвамын газетадан укый аласыз).

    Р.Билалов,

    ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы төньяк җирле

    үзидарәсенең Саба районы инспекторы.

    Ф.Мәүлетов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: