Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балалар иҗат үзәгендә "Серле каләм" бәйгесенең йомгаклау өлеше узды [фоторепортаж]

Районыбызда яшь иҗатчылары арасында уздырылучы "Серле каләм" конкурсына йомгак ясалды.

4 июнь көнне Балалар иҗат үзәгендә аның җиңүчеләрен чакырып тәбрикләделәр. Быел Саба муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан 6 нчы тапкырын уздырылучы конкурсның бәйрәм тантанасына гадәттәгечә, районыбызның, республиканың танылган журналистлары, дәрәҗәле кунаклар чакырылган иде.

Быелгы бәйрәмне оеш­ты­ру­чылар аның программасына бераз үзгә­лек керткәннәр: иҗат бәйрәме "Саба таңнары" газетасы редакциясеннән башланып китте.

Без, үз чиратыбызда, бу яңалыкны хупладык кына! Яшь каләм тибрәтүчеләр белән очрашып сөйләшү аларга ничек кызыклы булса, безнең өчен дә бик кирәкле һәм вакытлы иде. Редакциябезнең иҗат кухнясында бергә­ләп чираттагы санның ничек әзерләнүен кү­зәттек. Мөхәрриребез Рөс­тәм Исмәгыйлов, җавап­лы сәркатип Фәнил Мәүлетов шунда ук газета чыгару эшенең үзенчәлекләре белән таныштырдылар.

Бәйрәмнең икенче өле­ше иҗат үзәгендә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы белән дәвам итте. Конкурсның елдагыча зур кунагы - КФУның Массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институтының журналистика кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Васил Гарифуллин иде. Васил әфәндене яшь иҗатчылар ел да көтеп алалар, хәер, аның чыгышлары яшь каләмчеләргә генә түгел, без - ягъни үз эшендә шактый тәҗрибә тупларга өлгергән журналистлар өчен дә бик әһәмиятле. Язу эше белән, үзе әйтмешли, моннан 50 ел элек "чирләгән", бүгенге көндә 13 китап авторы булган язучы-публицист Тәлгат Нәҗмиев истәлек-хатирәләре дә яңгырады ул көнне. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китик, Тәлгат Самат улы бәйрәмгә ел саен берәр күчтәнәч әзерләп килә. Бу юлы янә гаҗәпләндерде остаз. Ул үз архивыннан булачак профессор - ул вакытта редакциядә практика узып йөргән Васил Гарифуллинның "Җиңү байрагы" газетасының 50 еллыгына багышлап кулдан иҗат иткән гәҗитне алып килгән. Кулъязма шунда көчле алкышлар астында авторга бүләк ителде. Саба егете, журналист, бүгенге көндә "Яңа гасыр" телевидениесендә эшләүче Айзат Шәймәр­данов үз эшенең кайбер нечкәлекләре белән таныштырса, "Саба дулкыннары" телерадиоком­па­ниясе мөхәррире Әл­­­фия Мөбарәкованың да яшь иҗатчыларга әйтер киңәшләре, матур теләкләре бар иде. Ә бәйгегә йомгакны аның төп оештыручысы - КФУның Массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институтының журналистика кафедрасы доценты, якташыбыз Рәсимә Галиева ясады. Аның әйтүенә караганда, быел конкурска барлыгы 58 иҗат эше кабул ителгән. Белгәнебезчә, 2013 ел Татарстан Респуб­ликасында "Экологик культура һәм әйләнә тирә мохитне саклау елы" дип билгеләнде, шуңа да "Серле каләм" иҗат бәйгесендә районыбызның экологик халәтен чагылдырган язмаларга өстенлек бирелгән. "Иҗат эшләре­гездән бик канәгать калдык. Сәләтле балаларны күреп чын күңелдән сөендек. Язу эшегезне туктатмагыз, дип әйтәсе килә. "Каләм изгегә тартыр" - диләр бит. Арагызда шигырь иҗат итүчеләрнең күп булуы, киләчәктә алар өчен бәлки аерым конкурс үткәрергә кирәктер дигән фикер дә уятты әле",- дип сөйләде ул.

Шулай итеп, төрле но­минацияләрдә 1 урынга - Саба гимназиясеннән Манижа Камолова, Ләйсән Мусина (рәсемдә), Завод Ныртыдан Фәнзилә Хафизова һәм "Минем гимназиям" гәҗите (Саба гимназиясе) лаек булды. Ә гран-при бу юлы Саба кадет интернат-мәктәбе газетасына бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев