Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Башлыклар хисап тота

Өченчекөн җирле үзидарә органнарының эшчәнлекләре белән танышу максатыннан авылларда халык белән очрашу - җыеннар башланып китте.

Беренче җыен Олы Шыңар мәдәният йортында үтте. Халык белән очрашуда Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Р.Гасыймов, район башлыгы урынбасары Р.Закирҗанов, прокуратура, газ, коммуналь хуҗалык җитәкчеләре катнашты.

Авыл җирлеге башлыгы Р.Заһидуллин Советның 2011 елдагы эшчәнлеген тулы анализлаган чыгышында әйткәнчә, хисап чорында 1100дән артык кешенең мәнфәгатьләрен күздә тоткан җирле әһәмияткә ия мәсьәләләр хәл ителгән. 2011 елда биләмәдә 5 тапкыр гражданнар җыеннары үткәрелеп, анда 7 мәсьәлә каралган. Совет утырышларына 25 мәсьәлә кертелеп, карарлар кабул ителгән. Гражданнар Советка язмача гаризалар белән былтыр күбрәк мөрәҗәгать иткән һәм аларның үтенечләре күпчелек очракта уңай хәл ителгән. Авыл җирлеге биләмәсендәге медицина, мәдәният, мәгариф учреждениеләр, кибетләр нормаль режимда эшләгән. Кызганычка каршы, Олы Шыңарда халык өчен эшләгән саклык кассасы филиалы ябылган. Шулай да авыл җирлеге башлыгын нык борчыганы - халык санының кими баруы мәсьәләсе иде. "2011 елда демографик вәзгыятьтә уңай үзгәрешләр күзәтелмәде,- диде Р.Заһидуллин.- 2010 ел күрсәткече белән чагыштырганда яңа туган балалар саны 4кә кимеп, 8не генә тәшкил итте, 17 кеше үлде. Ел дәвамында бары өч кенә никах теркәлде. Шул ук вакытта авылларда 61 буйдак бар". Җирлек башлыгы бу мәсьәләдә уйландырырлык саннар китерде. Мәсәлән, 1953 елда 140 хуҗалыклы Олы Шыңар авылында 1300 кеше яшәгән булса, хәзер 430га гына калган. Чөнки 50 ел элек бер гаиләгә уртача 9 кеше туры килгән, хәзер 3кә дә тулмый. Моның кайбер сәбәпләре халык сорауларын тыңлау барышында ачыкланды. Чулпыч С.Гатауллина авылдашларының тәкъдимнәрен бер бит дәфтәргә язып алып килгән. Әйтик, егетләр булачак хатынына эш урыны юклыктан өйләнми. Кайберләренең өйләре тузган, килен төшерерлек хәлдә түгел. Гомумән, гаилә кору - үтә четерекле мәсьәлә. Шулай да яшь гаиләләрне тораклы программасына кайбер төзәтмәләр кертү зарурлыгы елан-ел үзен ныграк сиздерә. С.Гатауллина авылдашларының кышын чүп җыйнаучы машиналарны авылларга айга бер йөртү мәсьәләсен дә (чыгымнар кимер иде) күтәрде. "Мондый кешеләр һичшиксез, кирәк,- диде Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Р.Гасыймов җыенда гражданнарның активлыгына нәтиҗә ясап.- Сораулар булмау аз гына шикләндерә дә, халык битарафлык күрсәтә башламадымы икән дигән фикер туа. Икенче яктан, сораулар булмавы халыкны борчыган мәсьәләләрнең хәл ителүен аңлата. Әгәр финанс ягыннан килсәк, 2011 елда гына Олы Шыңар авыл җирлегендә мөһим әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүгә 11 миллион сумнан артык акча тотылуын (моңа әле юл төзелеше керми) күрәбез". Дәвамы ("Саба таңнары"нда).

Ф.Мәүлетов.

Н.Дәүләтов фотосурәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев