Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Беренче олау

Элеваторга ашлык илткән беренче көнне халык телендә элек-электән зурлап "Кызыл олау" дип атаганнар. Быел ул 2 август көнне оештырылды.

Тантананы Шәмәрдән ашлык кабул итү предприятиесе ачык акционерлык җәмгыяте директоры урынбасары Тәбрис Вәлиев ачты. Елдагыча Шәмәрдән бистәсе имам-хатыйбы Раиф Закирҗанов илгә-көнгә иминлек, Рамазан аенда сабырлык, күңелләргә сафлык, өстәлләргә бәрәкәтле муллык, игеннәрне югалтусыз җыйнап алуны теләде. Аксакалның хәер-фатихасыннан соң Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Таһир Шәрәфиев икмәк тапшыру тантанасында катнашучыларны район хуҗалыкларында урып-җыюның торышы белән таныштырды. "23700 гектар мәйдандагы бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның 34 процентының уңышы җыйналып алынды. Быел игенчелектә һава шартларының коры килүе уңышны киметте. Шулай да "Туган як", "Олыяз" җәмгыятьләрендә, "Тимершык", "Мичән" филиаларында, "Мөхәммәтшин" фермер хуҗалыгында елына карата уңыш әйбәт чыга. Менә бүген дә элеваторга егермедән артык "КамАЗ" автомашинасы ашлык китерде. Игеннәрнең булганын югалтусыз, хәвеф-хәтәрсез, юлларда имин йөреп башкарып чыгарга насыйп булсын",- диде ул.

Тантананың ел саен кабатлана торган истәлекле мизгеле - беренче олауны китерүче шоферларга ашлык кабул итү предприятиесе тарафыннан бүләкләр тапшырылды. Элеваторга иң беренче килгән шоферга бирелә торган махсус бүләккә быел "Кибәче" филиалы шоферы Тәлгат Хөсәенов лаек булды. Аннан һәр автомашина алып килгән олы байлыкның лаборатор анализлары алынгач, элеватор капкасыннан эчкә уздылар. Мәсәлән, "Сатыш" филиалыннан өч "КамАЗ" бодай китерде. "Кайтканда элеватордан фуражга салу өчен киптерергә китерелгән ашлыкны алып кайтабыз, буш йөрмибез",- диләр шоферлар.

Барлыгы 60 мең тонна ашлык сыйдырышлы предприятиенең матди-техник базасы елдан-ел күзгә күренеп ныгый. 2012 ел икмәген кабул итү өчен дә зур әзерлек эшләре башкарылган. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссия тикшерүен дә "бишле" билгесенә узганнар. Элеваторның тышкы капкаларының туган ягыбызның табигате төшерелгән картиналар белән бизәлеше үзе үк, ерактан игътибарны җәлеп итеп, Шәмәрдән бистәсенең социаль йөзен яктырта. Эчке ягының аллы-гөлле чәчәкләргә күмелүе дә, хезмәт кешеләренең рухын күтәрә. Ә инде административ бинаның ишек алдын сүрәтләп күрсәтү өчен шагыйрьләр теле кирәк. Кояш нуры астында челтерәтеп су сибеп утыручы фонтан, аккошлар, тирә-якка нур чәчеп торучы чәчәкләр балкышыннан күзләр камаша. "Яңа өйләнешкән парлар бирегә килеп истәлек фотосына төшәләр",- ди предприятиенең баш бухгалтеры Азат Галимҗанов.

Матурлык күктән иңми, кеше кулы белән тудырыла да, елдан-ел камилләштерелә. Фәнис Вәлиев җитәкчелегендәге җитмеш кешелек хезмәт кешесен туплаган предприятиедә тәүлек дәвамында эш кайный. 35 мең тонна ашлык сыйдырышлы элеваторда ил байлыгы зур тырышлык белән саклана. Икмәксез тормыш, яшәеш юк, шуңа күрә һәркем үз бурычын намус белән үтәргә тиешле хезмәт урыны бу. Яшәешебезне тәэмин итүче нигъмәткә башкача мөнәсәбәт була да алмый.

Сабалылар аягы җиңел булсын, элеваторга Теләче, Балтач районнарыннан да ашлык төялгән машиналар өзелеп тормасын дигән изге теләкләр җиткерелде. Предприятие күп еллардан бирле өч район белән игелекле хезмәттәшлек итә. Быел ашлыкның бөртеге дә исәптә, шуңа күрә бәясе дә кыйммәт. Быел икмәкнең тәме тагын да артачак.

Г.Галимуллина.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X