Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Бөтендөнья яман шеш авыруларына каршы көрәш көне

2014 ел ахырына Татарстанда яман шеш авырулы 85 мең кеше теркәлгән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 5 меңгә артыграк. Яман шеш белән Татарстанда яшәүче һәр 45нче кеше авырый.

Бөтендөнья яман шеш авыруларына каршы көрәш көне - бу Халыкара ракка каршы көрәш берлеге 2005 елдан башлап ел саен оештыра торган чара.

Аның максаты - җәмәгатьчелекнең игътибарын әлеге глобаль проблемага юнәлтү, хәзерге вакытта онкология чирләренең никадәр куркыныч булуын һәм киң таралуын искәртү.

Яман шешнең бөтен дөньяда үлемгә китерүче иң киң таралган сәбәп булуы берәүгә дә сер түгел, Россия дә искәрмә түгел. Статистика буенча, 2005 елда илебездә 2,3 миллион кеше онкология чирле дип саналган, бу 1995 ел белән чагыштырганда 1,75 миллион кешегә күбрәк. Ел саен 400-500 мең кешедә әлеге куркыныч чир ачыклана. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, рактан интегүче кешеләрнең 70 процентына нур терапиясе кирәк. Россиядә моңа мохтаҗ пациентларның нибары 30 проценты гына нур терапиясен ала.

2014 ел ахырына Татарстанда яман шеш авырулы 85 мең кеше теркәлгән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 5 меңгә артыграк. Әлеге саннарны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкологик диспансеры баш табибы, Идел буе федераль округы баш онкологы Рөстәм Хәсәнов китерде. Аның сүзләренә караганда, яман шеш белән Татарстанда яшәүче һәр 45нче кеше авырый.

"Бер яктан, әлбәттә, авыручыларның саны арту кызганыч күренеш. Әмма яман шешне күбрәк һәм башлангыч этапта вакытында ачыклау табибларга авыруларны тулысынча савыктыру мөмкинлеге бирә", - ди Рөстәм Хәсәнов. Ул, "яман шеш яшәрә" дигән фикерне инкарь итеп: "Онкологик авырулы ир-атларның уртача яше 65, хатын-кызларныкы 66га тигез", - дип белдерде. Идел буе федераль округы баш онкологы яман шеш авыруларының рейтингын да китерде. Беренче урында тире яман шеше булса, икенче урынны күкрәк бизе яман шеше, өченче урынны исә юан эчәк шеше алып тора. Гадәттә, бишенче урында булган мәни бизе (простата бизе) яман шеше - дүртенче урында. Әлеге яман шеш төрләре барлык онкологик авыруларының 61 проценттан артыграк өлешен тәшкил итә. Әмма, Рөстәм Хәсәнов билгеләвенчә, алар башлангыч этапта ачыклау, ягъни скрининг технологияләренә бирешүчән. Димәк, бу төр авыруларны башлангыч чорда ачыклау һәм дәвалау мөмкинлеге зуррак дигән сүз.

Мәгълүмат "Татар-Информ.ру" сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев