Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген "дальнобойщик"лар баш күтәрергә җыена

Ерак арага йөрүче йөк машиналарында йөрүчеләр бүген бөтен Россия буйлап акция уздырырга җыена. Алар федераль трассадан йөргән өчен 12 тоннадан авыр траспорт чараларыннан акча җыелу белән канәгать түгел.


Кисәтү акциясе илнең берничә төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да уздырылган иде инде. Бүген инде "дальнобойщик"лар Россия юлларын тулысынча ябу белән куркыта.

Исегезгә төшерәбез, федераль әһәмияткә ия юлдан җилдергән 12 тоннадан артык йөк машиналарыннан өстәмә җыем турындагы кагыйдәләр 15 ноябрьдән үз көченә керә. Һәр чакрым юл өчен транспорт компанияләре 3,73 сум акча түләргә тиеш була. Бу юл фонды казнасын 2016 елда 40 млрд. сумга арттырыга булышачак, дип фаразланыла.

Интертат.ру


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев