Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Бишек”тән белеп үсәләр

Район балалар иҗат үзәгендә 3-4 сыйныф укучылары һәм аларның укытучылары өчен "Минем укучым - минем горурлыгым" бәйгесендә чыгыш ясаган балаларга сокланып утырдык.

Конкурсның финал өлешенә II турда катнашкан барлык укучылар да чакырылды. Бәйге аларга Саба районы мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшыру белән башланды. Сәхнәдә финалга чыккан тугыз укучы көч сынаштканда өлкәннәрнең: "Хәзерге балалар бишектән үк белеп үсәләр" дигән сүзләре искә төште. Берсеннән-берсе сәләтле укучылар сәнгатьле сөйләмнәре, җырга-биюгә осталыклары белән укытучыларын һәм әти-әниләрен таң калдырдылар. Өч сәгатьтән артык дәвам иткән бәйгене җюри рәисе, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Ләйсән Билалова йомгаклап, һәр укучының чыгышына аерым тукталып бәяләде. Бәйгенең абсолют җиңүчесе Олы Шыңар урта мәктәбеннән Гөлсинә Мөхәммәтгалиеванын укучысы Рәдис Шәрифуллин булды. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Г.Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X