Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

БИЮЛӘР АША ДУСЛАШАБЫЗ

Бу көннәрдә башкалабызда яшьләрнең VI Халыкара фольклор фес­тивале бара.

Форумда катнашучылар арасында Малайзия, Тайвань, Төркия, Польша, Көньяк Корея, Финляндия, Аргентина, Мексика, Израиль, Һиндстан, Төньяк Кипр, Греция, Латвия, Венгрия, Бразилия, Колумбия, Сербия, Хорватия, Молдавия илләреннән биючеләр бар. Форум Казанда 2013 елда узачак Универсиадага багышлана, ТР Хөкүмәте һәм ТР Президенты, ТР Мәдәният министрлыгы һәм "Бәхетле балачак" хореография ансамбле теләктәшлегендә оештырыла.

Һәр халыкның да гаять бай мирасы, йолалары, гореф-гадәтләре бар. Аларның һәркайсы үзләренә хас мирасларын шундый фестивальләрдә танытса, аралашулар булып торса, һәр милләт үзен күрсәтә алачак. Шушы максатларны күздә тоткан фестиваль кысаларында Малайзия, Мексика, Канада, Көньяк Корея һәм башкалабызның "Бәхетле балачак" бию төркемнәре узган якшәмбедә Саба җиренә килде. Кунакларны иң элек район чигендә милли киемле татар кызлары, район җитәкчелеге һәм сәнгать мәктәбенең гармунчылар ансамбле каршы алды. Чит ил вәкилләре Лесхозның "Нарат" боз сараенда, бассейнда бик кызыксынып сәяхәт иттеләр. Аларга истәлек бүләкләре тапшырылды.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

З.Сәмигуллина.

Н.Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев