Саба таңнары

Бизнес мәйдан сорый

Өченчекөн Татарстан инвестиция үсеше агентлыгы районыбызда "Республикада муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданнары системасын алга таба үстерү" дигән темага семинар-киңәшмә уздырды.

Аның эшендә муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре, эшмәкәрлеккә булышлык итү инфраструктурасы оешмалары, эшмәкәрләрнең җәмәгать берләшмәләре һәм эшкуарлар үзләре вәкилләре катнашты.

Саба районы - соңгы елларда республикада урта һәм кече бизнес өчен сәнәгать мәйданнары булдыруда нәтиҗәле эшләүче муниципалетларның берсе. Семинарда катнашучылар Лесхоз бистәсендә, Шәмәрдәндә, Иләбәрдә җитештерү объектларында булганда моны үзләре дә күрделәр. Саба урман хуҗалыгының Үзәк урман пункты базасында урнашкан агач оны ясау цехының эшчәнлеге, мәсәлән, юкны бар итүгә нигезләнгән дисәң дә, арттыру булмас (рәсемдә). Биредә хәзер эшләп чыгару калдыгы - пычкы чүбеннән кыйммәтле продукция җитештергәндә кулланыла торган чимал ясыйлар. Инженер-технолог В.Рахинның цех белән танышучыларга аңлатуына караганда, 180нче фракцияле агач оны автомобильләрнең эчке ягын тышлау материаллары ясаганда кулланыла. Анысы Тольяттидагы заводка җибәрелә. Ә эрерәк фракциялесен (560нчы марка) декинг, ягъни агач-полимер терраса такталары ясаучылар сатып ала. Хәзер чыдамлы әлеге продукциянең популярлыгы арта бара. Лесхозда агач онын өч сменада чыгаралар, барысы 12 кеше эшли, рентабельлелек 10-20 процент тәшкил итә. Ә орлыкчылык-селекция үзәге төзелүе нәтиҗәсендә Лесхозда 15 кеше даими эшле булды. Районыбызга килүчеләр биредә тулысынча автоматлаштырылган линиядә күркәләрдән орлык алып, аларны кассеталарга күмдерү һәм теплицаларга күчерү барышын зур кызыксыну белән карадылар.

Шәмәрдәндә исә семинарда катнашучыларның игътибарын "СМиТ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең җитештерү цехы җәлеп итте. Казанда металлдан чүкеп ясалган әйберләр ясаучы җәмгыятьнең биредә ташландык хәлдәге складта филиал ачуы муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданнарын файдалануның ачык мисалы. "Шәмәрдәннең уңайлы географик урыны, эшче көчләр булуы һәм салым ташламалары игътибарны җәлеп итте",- диде җәмгыять җитәкчесе Эмиль Усманов һәм цехта 2013 елда Казанда узачак Универсиада өчен кәнәфиләр эшләнә башлануына да басым ясады. Складтагы гранулланган пычкы чүбе ягучы "Kostrzema" казаны да күпләрне кызыксындырды. Экономияле, файдалы эш коэффициенты 90 процентка җиткән казан зур складларда җылы тотуның иң отышлы варианты буларак тәкъдим ителде.

Иләбәрдәге җаваплылыгы чикләнгән "Сабылен" җәмгыяте цехына куелган 75 миллион сумлык чит ил җиһазлары да (Бельгия) шулай ук күпләр өчен зур яңалык булды. Җәмгыять җитәкчесе Расил Габдерахмановның аңлатуыннан күренгәнчә, җитенне тирән эшкәртә торган мондый линия республика түгел, Россиядә дә икәү генә. Берсе Вологда шәһәрендә булса, икенчесе - Иләбәрдә. Җәмгыять эшчеләре җитенне узган елның ноябрь аенда эшкәртә башлаганнар. Линиянең берсе төзелештә кулланыла торган сүс чыгарыла, икенчесендә текстиль сәнәгате өчен чимал чыгара. Сүскә сорау зур һәм алга таба льноватин дигән продукция чыгаруны да үзләштерү планлаштырыла. Җәмгыять хәзерге көндә җитен игү максатында 500 гектар җир арендалый, культураны җыйнап алу өчен махсус техника да сатып алырга туры килгән. Биредә хәзер 32 кеше эшли. "Заводның киләчәге алда. Без әле эшләргә өйрәнеп кенә киләбез",- диде Р.Габдерахманов.

Райондагы инвестиция мәйданчыклары семинарда катнашучылар булганнары белән генә чикләнми, билгеле. Семинардан соң инвестиция үсеше агентлыгының Сабада узган күчмә утырышында муниципаль район башкарма комитеты комитет җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов районга инвестицияләр һәм инвесторлар җәлеп итү юнәлешендә күрелгән чаралар, шулай ук кече бизнеска булышлык итү максатында оештырылган җаваплылыгы чикләнгән "Сабыинвест" җәмгыяте эшчәнлеге белән киң планда таныштырды.

Агентлык җитәкчесе Л.Якупов үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, сәнәгать мәйданчыклары кече һәм урта бизнес проектларын гамәлгә ашыру мәйданнары буларак каралырга тиеш. Эшмәкәрләр әлеге мәйданчыклар белән җитди кызыксынсын өчен күп факторларның кече бизнеска алынучылар күзлегеннән карап хәл ителгән булуы шарт. Ресурслар потенциалы, административ киртәләрнең минималь дәрәҗәгә кадәр киметелүе, ташламалар һәм ярдәм күрсәтү системасының булдырылуы зур әһәмияткә ия. "Эшмәкәрләрне өстеннән контрольлек урнаштырып кына калмаска, аларга ныклап булышлык итәргә кирәк",- диде Линар Якупов.

Агентлыкның эшмәкәрлекне үстерү идарәсе башлыгы А.Угаров семинарда катнашучыларга эшмәкәрлеккә булышлык итү буенча булдырылучы үзәкнең функцияләре турында сөйләде. Үзәк кече һәм урта бизнес вәкилләренә бушлай консультацияләр бирәчәк, мәгълүмати булышлык күрсәтәчәк, укыту программаларын, шул исәптән "Виртуаль эшмәкәрлек университеты" программасын гамәлгә ашыруга кураторлык итәчәк.

Күчмә утырышта республика муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров чыгыш ясады. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов йомгаклау сүзе белән чыкты.

Ф.Мәүлетов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: